Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Бөтенроссия татар конгрессы делегатлары безнең балалар бакчасында булдылар 10.03.2017

Бөтендөнья татар авыллары җыены делегатлары Арча районы балалар бакчасында концерт карады
Казан, 10 март, "Татар-информ", Алмаз Биккол). VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары бүген Арча һәм Балтач районнары авыллары белән таныша. Алар Мөндеш авылының "Кояшкай" балалар бакчасында булдылар.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, авыл эшмәкәрләре җыенында 41 төбәктән 700 делегат катнаша.
Кунакларга Мөндеш авылында 2015 елда төзелгән яңа бинаны күрсәттеләр. Балалар эшмәкәрләргә концерт куйды.
"Ике төркемдә төрле яшьтәге 60 бала тәрбияләнә. Аларны милли рухта тәрбияләргә тырышабыз, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен өйрәтеп, ата-аналар белән бик тыгыз элемтәдә торабыз. Алар безгә бөтен яктан булышырга торалар", - дип сөйләде 29 ел балалар бакчасында эшләүче "Кояшкай" балалар бакчасы җитәкчесе Римма Мостафина.
-
Бэйрәм белән! 07.03.2017

Бүген безнең бакчабызда 8 март - халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар әниләрне, әбиләрне, апаларны котлап матур шигырьләрен, җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Үзләре ясаган открыткаларын тапшырдылар. Бәйрәмдә әниләр арасында бәйге дә үткәрелде. Алар тырышып көч сынаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Гаилә бәйрәме. 06.03.2017

1 нче кечкенәләр төркемендә 8 март - халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмдә 3 гаилә көч сынашты. Алар үзләренең җырга, биюгә, хезмәткә, тапкырлыкка осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм балаларның биюләре белән үрелеп барды. Әти-әниләр тарафыннан музыкаль бүләк тә яңгырады.
-
Бүләкләребез әзер. 03.03.2017

Тиздән язның матур бәйрәме - 8 март - халыкара хатын-кызлар көне килеп җитә. Шул уңайдан балалар үзләренең әниләренә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр.
-
Тәҗрибә үткәрәбез. 02.03.2017

Балалар белән бер савытка суганнар, ә сулы шешәләргә агач ботаклары утырттык. Хәзер без көн саен аларда булган үзгәрешләрне күзәтеп торабыз. Сулары бетсә, су сибәбез. Балалар суганнарның кыяк чыгарганын, агач ботакларының яфрак ярганын күзәтәчәкләр. Соңыннан тәҗрибәбезгә нәтиҗә ясала.
-
Чаңгы шудык. 01.03.2017

Чаңгыга басар алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде: чаңгыны дөрес кию; таяклары белән сак эш итү, һ.б. Балалар белән чаңгыда шууның төрле алымнарын эшләп карау (кушаяклап этелү, аякларны шудырып атлау алымы һ.б.). Максат: балаларның кече яшьтән үк чаңгыда йөри белүләренә ирешү; мөстәкыйльлекләрен үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту.
-
"Сөйкемле Шүрәле" бәйгесенә эшләнмәләр. 28.02.2017

-
Кыршау әйләндерәбез. 27.02.2017

Зурлар төркемендә физкультура шөгыле. Максат: кыршау әйләндерүне ныгыту. Кыршауны билгә дөрес куеп, озак итеп әйләндерергә өйрәнү. Һәр бала белән индивидуаль эшләү. Игътибарлылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү.
-
Бәйрәм белән кадерле әтиләребез! 22.02.2017

Балалар кулы белән ясалган бүләкләр әтиләрне сөендерсен. Кадерле әтиләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.
-
Бию өйрәнәбез 21.02.2017

1 нче кечкенәләр төркеме "Тамчылар" биюен өйрәнә.















