Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Салкын саф һава. 06.02.2017

Салкын саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң -
Битләр кызара.
-
Картиналар белән эш. 03.02.2017

1 нче кечкенәләр төркеме балалары белән картиналар карау. Картинадагы рәсемнәрне татарча һәм русча дөрес итеп әйтүләренә ирешү. Балаларга җөмләләр төзергә өйрәтү. Балаларның тел байлыкларын үстерү; күзәтүчәнлек, игътибарлылык тәрбияләү.Тәрбияче апаны тыңлап утыра белергә өйрәтү.
-
Күңелле эстафета. 02.02.2017

Спортзалда балалар белән күңелле эстафета оештыру. Балаларның җитезлеген, уңганлыгын, игътибарлылыгын тикшерү. Күңелле уеннар ярдәмендә аларның күңелләрен күтәрү. Бер-берләренә карата ярдәмләшү, булышу, дуслык мөнәсәбәтләре үстерү.
-
Табигать календаре белән эш. 01.02.2017

Максат: балаларны табигать календаре белән эшләргә өйрәтү. Көнне, ай исем, ел фасылын дөрес итеп атау. Һава торышын билгеләргә өйрәтү.
-
Татарстан - минем туган җирем. 31.01.2017

Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам.
Җан эретә торган әнкәм теле -
Татар телең өчен яратам.
-
Юыну бүлмәсендә. 30.01.2017

Балаларга кулларны юганда суны чәчрәтмичә, түкмичә генә юу; юганнан соң һәр бала үзенең сөлгесенә генә сөртергә тиешлеген һәрдаим искәртеп тору. Балаларны чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтү.
-
Пластилин әвәләдек. 27.01.2017

2 нче кечкенәләр төркемендә пластилиннан әвәләү шөгыле. Максат: балаларга пластилинны дөрес тәгәрәтергә өйрәтү. Ике кисәкне бергә тоташтыру элементын ныгыту. Төсләрне кабатлау. Балаларның мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерү.
-
Тылсымлы кошлар. 26.01.2017

Әкиятнең сихри бакчасында
Кошлар яши алтын читлектә,
Алтын каурыйларын җемелдәтеп,
Акрын гына җимне чемченә.
Койрыклары салават күпере кебек,
Карап торсаң, күзләр камаша.
Алтын алма ашый гүзәл кошлар -
Тылсым бакчасында тамаша.
-
Физкультурада. 25.01.2017

1 нче кечкенәләр төркеме. Балаларны гимнастик дорожкаларда, матада дөрес итеп йөрергә, шуышырга өйрәтү. Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
-
Кошларга ярдәм итик! 24.01.2017

- Килегез, кил, кошкайлар.
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
- Чыпчык, чыпчык-чык-чырык,
Җим сиптем, кил тиз очып!
- Песнәк, песнәк, кил тизрәк -
Җим сибәм сиңа әзрәк.
- Карга, карга, син кара,
Кабып кал азык барда!















