МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013, Республика Татарстан, Арский район, с. Качелино, ул. Сайдашева, д. 99А |
| Телефон: | +7(843)-665-23-35 |
| E-Mail: | dskatshelino.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Качелинский детский сад" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Нурися Нурмухаметовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42ребенка / 42бала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 2 педагога / 2 педагогик хезмэткзр |
МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Китапларга мәхәббәт тәрбиялибез. 02.10.2025

Балачакны әкиятләрдән һәм яраткан балалар китапларыннан башка күз алдына да китереп булмый ! Әкият кечкенә яшьтән үк бала тормышына керә һәм аның белән гомер буе яши.
Әмма иң мөһиме, әкиятләр күңел ачу өчен генә түгел, ә баланың сөйләмен үстерү һәм укыту өчен дә кирәк. Әкият аша бала бу дөньяда үз урынын таба, яхшылык һәм явызлык, дуслык һәм тугрылык, батырлык һәм куркаклык турында беренче күзаллаулар ала. Нәкъ менә әкиятләр балаларга аңлаешлы итеп нәрсәнең яхшы һәм начар булуын аңлаталар, әхлакый һәм социаль кыйммәтләргә нигез салалар. Әкиятләр уку-иң мөһим педагогик, тәрбияви моментларның берсе. Һәр әкият сабыйны нәрсәгә дә булса өйрәтә. Әкият баланы еларга, көлергә, борчылырга һәм өметләнергә, кыскасы, хис итәргә мәҗбүр итә. Ә бит нечкә хис итүче кеше үзе иҗатка сәләтле. Шуңа күрә әкиятләрне сабыйларга укырга гына түгел, ә аның белән бергә укыганнарын аңларга, анда билгеле бер сыйфатларны тәрбияләргә һәм үстерергә кирәк.
-
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз! 01.10.2025

Бүген өлкәннәр көне уңаеннан, бакчабыздан лаеклы ялга киткән хезмәттәшләребезне котладык. Аларга саулык-сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләп калабыз.
-
"Юл куркынычсызлыгы әлифбасы" 30.09.2025

Бүген 30 сентябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркемендә "Юл куркынычсызлыгы әлифбасы" дигән темага балалар һәм аларның әниләре белән КВН уздырдык.
Чараның максаты: 1.Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемен ныгыту. Юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү.
2.Светафор төсләрен аера белүләрен, аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү.
3.Әти-әниләрнең юлларда хөвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү.
КВНда өч команда катнашты.
Жюри ахырдан йомгак ясады.
Беренче урынга лаек булды сары төс командасы:
Бәдертдинова Лилия кызы Ясминә белән.
Галәветдинова Любовь улы Самат белән.
Строганова Анастасия кызы Людмила белән.
Икенче урынга лаек булды яшел төс командасы:
Корбанова Луиза улы Галимуллин Хәким белән.
Хайруллина Алия кызы Әминә белән.
Хабибуллина Илүзә улы Әмир белән.
Өченче урынга лаек булды кызыл төс командасы:
Мөхәммәтҗанова Илүзә кызы Динә белән.
Миннебаева Гөлназ улы Әмир белән.
Шайдуллина Ләйсән улы Камил белән.
Командалаларны котлыйбыз!
-
Көзге матурлыкны күзәтү. 29.09.2025

Без бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән көзге агачларны күзәттек. Чыршыларның матурлыгына сокландык, чөнки башка агачлар яфракларын коя. Кошлар җылы якка очып китә. Урамда салкын, шуның өчен кешеләр җылы киенә. Табигать көзге, матур төскә буяла.
-
Что такое дружба 26.09.2025

Дружба – одно из главных чувств, связывающих людей, а детская дружба – это мир, полный красок, секретов и радостей. О дружбе написаны книги, сложены песни, стихи. Эти прекрасные отношения сопровождали человечество с момента его зарождения.
В нашем детском саду проблеме формирования детских взаимоотношений, установлению и укреплению дружеских отношений между воспитанниками уделяется особое внимание. -
Мелкая моторика рук 25.09.2025

Мелкая моторика - это способность выполнять мелкие и точные движения кистями и пальцами рук, в результате скоординированных действий важнейших систем: нервной, мышечной и костной. Развитие мелкой моторики играет важную роль для общего развития ребенка. В настоящее время нетрадиционные формы и средства занятий с детьми привлекают все больше внимания.
-
Әкият геройлары белән танышабыз 24.09.2025

Кечкенәләр төркеме балалары әкият геройлары белән таныша башладылар. Әле яңа гына балалар бакчасы бусагасын атлап кергән нәниләребезгә бу бик тә кызыклы булды.
-
Шәхси гигиена 23.09.2025

Балаларда культура-гигиена күнекмәләре тәрбияләү - бик авыр мәсьәлә. Ул әти-әниләрдән һәм тәрбиячеләрдән зур тырышлык, түземлек таләп итә. Шәхси гигиена тәрбиясенә баланы кечкенәдән үк өйрәтә башларга кирәк. Бу күнекмәләрне үзләштерү бала сәламәтлеге өчен файдалы. Сабый чактан ук тәрбияләнгән тәртип һәм җыйнаклык аңа киләчәктә бик кирәк булачак.
-
Туп белән уеннар 22.09.2025

Самуил Яковлевич Маршакның күңелле туп турындагы шигыреннән кызык юлларны хәтерләмәгән кеше юктыр, мөгаен. Гаҗәп тә түгел, чөнки туп - ул сабый уйный башлаган уенчыкларның берсе. Балалар нинди яшьтә булуга карамастан туп белән уйнарга яраталар. Бүген кечкенәләр төркеме балалары да рәхәтләнеп туп белән уйнадылар. Алар бик теләп тупларны бер-берсенә тәгәрәттеләр, алга ыргыттылар, куып тоттылар, туп тотып сикерделәр. Шулай ук, "Әйләнәдә туп", "Тәгәрәт һәм тот" кебек уеннарны аеруча зур кызыксыну белән уйнадылар.Әлеге хәрәкәтле уеннар балаларның күңелләрен генә күтәреп калмый, ә аларның сәламәтлекләренә дә уңай йогынты ясый.
-
Контакты с незнакомыми людьми на улице. 19.09.2025

Тема: "Опасные ситуации"
Цель: Рассмотрение и обсуждение с детьми опасных ситуаций, которые могут возникнуть при контакте с незнакомыми людьми и предметами, закрепление правил поведения в данных ситуациях.
.






