Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Әниләр көне 26.11.2024

Ана! Нинди бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга?!
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке Ана булуда.
Ел саен, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, Әниләр көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан, кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар бүген кадерле әниләренә матур бәйрәм чарасы оештырды. Әниләр үзара җитезлектә көч сынаштылар,әкиятләрне ни дәрәҗәдә белүләрен исбатлап күрсәттеләр, үзләренең иң яхшы әни исеменә лаек икәнлекләрен расладылар.
Чара балалар тарафыннан башкарылган шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган тәбрикләү открыткалары тапшырдылар. Алда тагын очрашулар, күңелле мизгелләр күп булсын иде дигән теләктә калабыз. -
Мин әнине яратам! 25.11.2024

Кайберәүләр кояш бер генә ди,
Мин килешмим, икәү ул минем.
Аның берсе балкый күк йөзендә,
Икенчесе минем әнием!
Уртанчылар төркемендә "Мин әнине яратам!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Бәйрәмгә әниләр, дәү әниләр һәм әбиләр дә килгән иде. Кадерле
әниләренә багышлап балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Әниләр белән бергәләп күңелле уеннар да уйнадылар. Бәйрәм ахырында үзләре ясаган матур чәчәкләрне бүләк иттеләр. -
Туган көн бәйрәме 25.11.2024

Һәр кешенең елга бер килә торган шәхси бәйрәме ул-туган көн. Буген балалар бакчасында тәрбияләнүченең туган көне үткәрелде. "Ак калач" җырын җырлап, биеп, балалар иптәшенә матур теләкләр теләделәр. Туган көн балаларда уңай хисләр тәрбияли.
-
Спорт белән дус 22.11.2024

Бүген өлкән төркем балалары белән "Спорт белән дус" исеме астында ярышлар үткәрелде.Командаларга йөгерү, сикерү, туп, кегль һәм кыршау эстафеталары белән мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар.
Сегодня с детьми старшей группы провели соревнования "Дружим со спортом". Командам были предложены занимательные конкурсы с бегом, прыжками, эстафеты с мячами, кеглями и обручами, где они смогли проявить свои спортивные, умственные способности и навыки. -
Бездә республикакүләм семинар 20.11.2024

Бакчабызда "Балалар бакчасында милли-төбәк компонентын тормышка ашыру юллары" темасы астында республикакүләм семинар булып узды. Кукмара, Теләче, Әтнә районнарыннан килгән тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклаштылар. Әлеге семинарда мәгариф идарәсе методисты Иманаева Алина Радиковна һәм Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укытучысы Төхфәтуллина Әлфия Госмановна да катнашты. Балалар тарафыннан "Теремкәй" әкияте, "Күчтәнәчтә кунакта" эшчәнлеге, "Мендәр тутыру" һәм "Чәй эчү" йолалары, "Сабантуй" бәйрәмнәре күрсәтелде. Семинар күңелле уеннар, мастер-класслар, кунакларның кызыклы чыгышлары белән үрелеп барды.
-
Йорт хайваннарын танып-бел 15.11.2024

Бүген кечкенәләр төркемендә "Йорт хайваннарын танып-бел" дигән темага әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә барышында балаларның йорт хайваннары турында алган белемнәре баетылды.Алар хайваннарны танып,исемнәрен әйттеләр,сорауларга җавап бирделәр.Йорт хайваннары турында әкият,шигырь укыдылар.Темага туры китереп,күңелле ял минуты уздырдылар.
-
ГТО нормаларын тапшыруда... 13.11.2024

Бүген безнең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр Гайфуллин Данил һәм Сабирова Ильмира ГТО нормаларын тапшыруда катнаштылар.Алар бу мөһим чарада шатланып катнаштылар һәм 2 урынны алдылар! Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Танец с подушками 13.11.2024

Сегодня с детьми старшей группы № 1 был разучен "Танец с подушками". Детям очень нравится работать с предметами. Они учатся работать в группе, сотрудничать, слушать и следовать инструкциям. Во время исполнения такого танца в детях развивается уверенность в себе и повышается самооценка, когда дети видят свой прогресс и достижения. Девочки с удовольствием его исполнят для своих мамочек!
-
Фән сәгатьләре 12.11.2024

Арча педагогия көллияте студенты Гөлфинә Фаилевна уртанчылар төркеме балалары белән "Фән сәгатьләре" дигән темага кызыклы, мавыктыргыч әңгәмә үткәрде.Фән белән шөгыльләнүче галимнәр белән таныштылар, рәсемнәрен карадылар. Балалар шар белән тәҗрибә ясадылар. Кәгазь битен шарга якынайткач алар бер-берсенә тартылуын ачыкладылар. Балаларга тәҗрибәләр ясау бик ошый.
-
Әвәләү белән шөгыльләнү 11.11.2024

Әвәләү дөньяга карашны киңәйтә, әйләнә-тирә тормышка иҗади мөнәсәбәт һәм әхлакый мөнәсәбәтләр формалаштыруга ярдәм итә.
Әвәләү белән шөгыльләнү сәнгати зәвык, күзәтә белү, иң мөһимен, характерлысын аерып күрсәтү, карарга гына түгел, күрергә дә өйрәтә,Балага аларны табарга ярдәм итәргә генә кирәк.





