Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Әкият укыйбыз 04.12.2024

Арча педагогия көллияте студенты Нәргизә Нәфис кызы уртанчылар төркеме балаларына әкият укыды. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, рәсемнәр карадылар, сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр. Физик күнегүләр ясап ял да итеп алдылар. Балалар әкиятләр аша дус, тату, бердәм, ярдәмчел булырга өйрәнәләр.
-
Фән сәгатьләре 03.12.2024

Бүген зурлар төркемендә "Фән сәгатьләре" дигән темага кызыклы, мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Балалар һава белән тәҗрибә ясадылар. Балалар һаваның урынын алып торуын һәм үзлекләренә ия булуын (күренми, җиңел, исе юк) күз алдына китерделәр. Балалар һаваның үзлекләре турындагы белемнәрен киңәйттеләр
-
День неизвестного солдата 03.12.2024

Сегодня в подготовительной к школе группе прошла беседа на тему «День неизвестного солдата». Воспитанники познакомились с историей возникновения праздника, который отмечается в нашей стране 3 декабря и посвящается он подвигу Неизвестного Солдата – защитника Отечества.
-
День Неизвестного солдата 03.12.2024

3 декабря - День Неизвестного солдата. Дети старшей группы провели беседу на эту тему. Они познакомились с историей этого праздника, посмотрели презентацию. В конце беседы почтили память погибших солдат минутой молчания.
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2024

Бүген икенче зурлар төркемендә әниләр бәйрәме булып узды. Бәйрәм гадәти булмаган формада - Сабантуй бәйрәме булып үткәрелде. Балалар матур шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Әниләр рәхәтләнеп балалары белән төрле конкурсларда катнашып күңел ачтылар. Бәйрәм күтәренке рухта барды, бик күңелле узды.
-
Энилэр коне 29.11.2024

Салкын кышларга кереп барганда , без ин жылы хэм якты бэйрэмнэрнен берсен – Энилэр конен билгелэп утэбез. Безгэ тормыш булэк иткэн, ботен йорэк жылысын биргэн, безнен очен тынгысыз коннэр, йокысыз тоннэр кичергэн газизлэребезгэ нинди генэ телэклэр телэсэк тэ аз булыр сыман.Тормышыбыз бизэге булган энилэребез матур да, батыр да, мэрхэмэтле дэ.
Буген 1-нче өлкәннәр төркеме әниләре, әниләр коненэ багышланган музыкаль кичэгэ жыелдылар. Бэйрэм конкурс формасында узды. Әниләргә дә балаларга да бәйрәм бик ошады. -
Әниләр көне 28.11.2024

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне.
Әнилэрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә!
Кояш кирәк жир йөзенә!
Әни кирәк - һәркемгә!
Бүген мэктэпкә әзерлек төркемендә әнилэр көненә багышланган бәйрәм кичэсе булып узды. Бэйрэмгэ хөрмәтле әнилэребез килгән иде. Кичә жырлар, шигырьлэр һәм уеннар белән үрелеп барды. Балалар Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган буләкләрен иң якын кешелэренә тапшырдылар. Килгән кунаклар да, катнашучы балалар да бик канэгать булып калдылар. -
Котлыйбыз, Ләйсән Ягъфаровна! 27.11.2024

27 нче ноябрь көнне Арчаның 5 нче балалар бакчасында район буенча тәрбиячеләр мастер-класс күрсәттеләр. Барлыгы 17 тәрбияче катнашты. Безнең балалар бакчасыннан Ибрагимова Ләйсән Ягъфаровна әлеге бәйгедә катнашып 3 нче урынга лаек булды. Ул мили бизәкле изү бизәү темасы белән чыгыш ясады. Ләйсән Ягъфаровнага киләчәктә тагын да зур уңышлар телибез.
-
Сабантуй бәйрәме 27.11.2024

Бүген икенче зурлар төркемендә әниләр бәйрәме булып узды. Бәйрәм гадәти булмаган формада - Сабантуй бәйрәме булып үткәрелде. Балалар матур шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Әниләр рәхәтләнеп балалары белән төрле конкурсларда катнашып күңел ачтылар. Бәйрәм күтәренке рухта барды, бик күңелле узды.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел! 27.11.2024

Бүген бакчабызның зурлар төркемендә "Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел! " исеме астында КВН ярышлары булып узды. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, юл билгеләреннән пазллар җыйдылар, самокатларда ярыштылар, сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм күтәренке рухта узды. Бәйрәмнең махсус кунагы Мухаметзянова Энҗе Газизовна ярышларга нәтиҗә ясап, балаларны алып килгән бүләкләре белән тәбрикләде.





