Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Туган телем-татар телем" 21.02.2023 Ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган теленә, иленә ихтирам итү хисе тәрбияләү,милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; Татарстан Республикасы буенча белемнәрне тикшерү, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан кечкенәләр төркемендә "Туган телем-татар телем" исеме астында чара үтте. Балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрдек; шигырьләр, милли уеннар турында белдек, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләштек.
-
"Чираттагы уңышыбыз" 21.02.2023
Бакчабызда тәрбияләнүче Нуриева Ясминәбез Арча районы Шушмабаш мәдәният йорты оештырган "Олы мираслы телем" конкурсында катнашып Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен сөйләп 1 нче урынны алды. Бүген бакчабызга килеп бүләк тапшырдылар. Афәрин Ясминә, алга таба да уңышлар сиңа!
-
"Дәүләт символлары белән танышу" 20.02.2023 Февраль ае хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы булып тора. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгьнәне аңлта, ул балаланың күңелендә туган илнең табигатенә, халкына, халкының тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Бакчабызда балаларга дәүләт символларына, изге урыннарга хөрмәт белән карау, аның патриоты булып үсү өчен кече яшьтән үк тәрбия эше алып барыла.
-
Балтач районында семинарда 17.02.2023
Бүген бакчабыз мөдире Индира Талгатьевна, тәрбиячебез Гөлшат Накиповна Балтач районы "Катнаш төрдәге 5 нче балалар бакчасы"нда республикакүләм "Үзенчәлекле балалар- махсус караш" темасына семинар-практикумда булып кайттылар. Чара барышында бакчада эшләп килүче консультация үзәгенең белгечләре үз эшчәнлекләре, үзенчәлекле балалар белән эшләү алымнары, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
"Солдат киемнәре белән танышу" 16.02.2023 Балаларда армия, ватанны саклаучылар турында күзаллауны кинәйтү,хәрбиләр һөнәренә хөрмәт, патриотлык хисләре тәрбияләү,туган илне, аның тынычлыгын, иминлеген саклауның никадәр авыр, ләкин мактаулы хезмәт икәнлеген төшендерү максатыннан кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән солдат киемнәре белән таныштык.
-
“Гомерем минем моңлы бер җыр” 15.02.2023
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. 15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан бүген Апаз авылы китапханәчесе белән төркемнәребездә “Гомерем минем моңлы бер җыр” дип исемләнгән әдәби кичәдә үткәрдек. Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Карак песи”, “Куян”, “Бакчачы” кебек шигырьләрен Минҗанова Рамилә укыды. Шулай ук әлеге кичәдә Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе күрсәтелде.
-
"Җәлил исеме мәңгелек!" 14.02.2023 Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Герой-шагыйрь Муса Җәлил − татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан бакчабызда Муса Җәлил атналыгы үтте. Һәр төркемдә эшләүче тәрбиячеләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында балалар белән әңгәмәләр алып бардылар.
-
"Солдатларга сәлам хатлары" 13.02.2023 Сентябрь аенда илебез башлыгы В.В. Путин мобилизация игьлан иткәч, хәрби хезмәткә кораллы көчләр сафында хезмәт иткән ир-егетләребез алынды. Аларның сау-сәламәт килеш туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз. Шул уңайдан зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән,әти-әниләр белән берлектә солдатларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләр әйтеп рәсем ясадык, хатлар яздык.
-
"Нәниләребез белән суган утырттык" 10.02.2023 Балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, логик фикер йөртү күнекмәләре үстерү, суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру максатыннан кечкенәләр төркемендә суган утырттык.
-
"Китапханә серле дөнья!" 08.02.2023 Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе- андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Китапханә үзенең укучылары белән яши. Бездә үз чиратыбызда авылыбызның китапханәсенә кунакка бардык. Анда кызыклы журналлар, китаплар карадык, шигырьләр әкиятләр тыңладык. китаплар безгә матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә.