Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Сәламәтлекне ныгытабыз" 07.02.2023 Сәламәт яшәү рәвеше ул-кешенең ялын файдалы итеп уздыру. Галимнәр фикеренчә сәламәт яшәү рәвеше үз эченә: балачактан сәламәт яшәүне, физкультура белән шөгыльләнүне, начар гадәтләр булмауны сыйдыра. Зурлар төркемендә дә һәр иртә сәламәтлекне кайгыртудан башлана. Балалар белән физкультура ясыйбыз, сәламәтлекне ныгытабыз.
-
"Кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру шөгыле" 06.02.2023 Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе булып тора. Аларның төсле матур кәгазьләргә карап күңелләре күтәрелә, шулай ук кисеп ябыштыру техникасы балаларның кызыксынучанлыкларын арттыра. Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның сөйләм үсеше белән дә бәйләнгән. Балаларның сүзлек запаслары арта. Кече яшьтәге балалар төркемендә тәрбияләнүче балалар да кисеп ябыштыру шөгылен үз итәләр. Бүген без алар белән ваза ясадык.
-
"Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!" 03.02.2023 Россия Президенты В.В.Путин илебездә сентябрь аенда өлешчә мобилизация игьлан итте. Ил буенча һәм шул исәптән безнең авылыбыздан да ир-егетләребез махсус операция зонасына киттеләр. Батыр егетләребез белән балаларыбызны таныштыру максатыннан Апаз мәдәният йортында кунакта булдык. Китапханәче һәм мәдәният йорты директоры солдатларыбыз белән якыннан таныштырды. Без солдатларыбызны җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез, аларга ышанабыз. Авылыбызда шундый көчле игьтиярлы, батыр ир-егетләр булуы белән горурланабыз!
-
"Кечкенәләр төркемендә өстәл уеннары" 02.02.2023 Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Дидактик өстәл уеннары – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
-
"Саф һава тәнгә дәва" 01.02.2023 Саф һава тәнгә дәва дип тикмәгә генә әйтмиләр. Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный һәм хәрәкәт итә икән, алар җитезлектә һәм кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Шул уңайдан балалар белән урамда төрле уеннар уйнадык, тау шудык. Саф һавада ешрак булыйк!
-
"Әкиятләр иленә сәяхәт" 30.01.2023 Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә ныгыту, әкияткә карата кызыксыну уяту, эчтәлеген аңларга булышу, гади сорауларга гади җөмләләр белән җавап бирү сәләтләрен үстерү, әкиятне рольләргә кереп уйнарга өйрәтү, күтәренке кәеф булдыру максатыннан кечкенәләр төркемендә татар халык әкиятләре белән таныштык.
-
"Пластилиннан йомры икмәк әвәләү" 26.01.2023 Балаларны рус халык әкияте белән таныштыру, әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү, түгәрәк әвәләү күнекмәләрен ныгыту, бармак очлары белән йомшартып, түгәрәкләп тәгәрәтеп әвәләү ысулларын ныгыту, үстерү, әкият геройлары белән кызыксындыру, кабул итү сәләтен, игътибарны үстерү, чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү максатыннан кечкенәләр төркемендә пластилиннан йомры икмәк ясадык. Әвәләгән әзер эшләрен күреп балалар шатлану хисләре алдылар.
-
“Бүлмә гөлләрен тәрбияләү” 24.01.2023 Балаларны бүлмә гөлләре белән таныштыру, бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәтү, кеше өчен бүлмә гөлләренең әһәмиятен төшендерү, тиабигатькә хөрмәт, гөлләргә сакчыл караш тәрбияләү, эстетик зәвык тәрбияләү иптәшләренә карата игътибарлылык тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркемендә бүлмә гөлләре белән таныштык. Гөлләребезнең тузаннарын алып, төпләрен йомшартып, сулар сиптек.
-
"Күңелле стартлар" 20.01.2023 Сәламәтлек ул- спорт, физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Балаларны спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше тормышындагы әһәмиятен аңларга булышу, бердәмлелек хисен тәрбияләү максатыннан ярыш үткәрдек. Спорт уеннары барышында бер-береңә ярдәм итәргә, кыюлык, сабырлык, бердәмлек сыйфатларын арттырырга тырыштык. Уеннарыбыз балаларга бик ошады.
-
"Туган көннәр белән котлау" 18.01.2023 Бакчабызда балаларның туган көннәрен билгеләп үтү матур күренешкә әйләнеп бара. Балалар туган көн иясен котлап җырлыйлар, бииләр, күмәк туган көн уеннары уйныйлар, матур теләкләр телиләр. Бу чара балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсенә карата дуслык хисе тәрбияли. Бүгендә без Вәсимәне, Исламны туган көннәре белән котладык.