Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Мой воспитатель-супер" рәсем конкурсы 15.03.2023 Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану максатыннан, 2023 елда Президентыбыз тарафыннан Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы итеп билгеләнде. Шуны исәптә тотып Апаз балалар бакчасында "Минем тәрбиячем- супер" исеме астында рәсем конкурсы үтте.
-
"Милли уеннар уйнадык" 14.03.2023 Көндәлек тормышта татар халкының җырлы-биюле уеннарының әһәмияте бик зур. Балалар рухи яктан бай, физик яктан сәламәт булып үссен өчен кече яшьтән алар белән уеннар уйныйбыз. Бүген кечкенәләр төркеме белән "Түбәтәй" һәм "Йөзек салыш" исемле уеннар уйнадык. Балаларга уен бик ошады.
-
"Суган үстерәбез" 13.03.2023 Кечкенәләр төркемендә йөрүче балаларыбыз белән утырткан суганнарыбызның үсүен тикшердек.
-
" Районара конкурста катнаштык" 13.03.2023 Районара уздырылган "Неопалимая купина" конкурсында катнаштык. Нәтиҗәләр көтәбез.
-
"Кисеп ябыштыру шөгыле" 10.03.2023 Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе булып тора. Аларның төсле матур кәгазьләргә карап күңелләре күтәрелә, шулай ук кисеп ябыштыру техникасы балаларның кызыксынучанлыкларын арттыра. Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның сөйләм үсеше белән дә бәйләнгән. Балаларның сүзлек запаслары арта.Бакчабызның кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар да кисеп ябыштыру шөгылен үз итәләр. Без бүген балалар белән корабль ясадык.
-
"Баланы хезмәткә өйрәтү" 09.03.2023 Хезмәт һәрвакытта да кеше тормышының нигезе булып тора. Хезмәткә әзерлек ул баланың хезмәт сыйфатларын тәрбияләү. "Хезмәте барның-хөрмәте бар"-ди халык.Ә хезмәт тәрбиясенә нигез бары тик гаиләдә салына. Гаиләдә нигез итеп салынган күнекмәләр балалар бакчасында үстерелә, камилләштерелә. Шушы максатка таянып, без балаларыбыз белән саф һавада кар көрәдек. Бу инде үз чиратында баланы кечкенәдән эш сөючән, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү булып тора.
-
"Әниемә бүләк" 07.03.2023 Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү максатыннан кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән иң кадерле кешеләребез-әниләребезгә бүләкләр әзерләдек.
-
"Әниләргә бүләк әзерләдек" 07.03.2023 8 март – үзенә күрә бер үзенчәлекле, матур бәйрәм инде ул. Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый.Бездә үз чиратыбызда кадерле кешеләребезгә бүләк әзерләдек. Сигезенче март –Әни бәйрәме. Бүләк итәрмен Чәчәк бәйләме.
-
"Бакчабызда бәйрәм иртәсе" 07.03.2023 Әни... Әби... Дәү әни... Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул. Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче,җылы хисләр агышы, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтүче самими нур агышы чагыла. Әйе, дөньяда иң гүзәл затларыбыз - хатын - кызлар булганда гына яңа тормыш ярала, кешелеккә җан өрүче хатын-кызларыбыз булганда гына кешелек дөньясы югалмаячак, һаман алга барачак.Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан без балалар бакчасында да бәйрәм уздырдык.
-
"Китаплар карадык" 06.03.2023
Китап уку элек-электән кеше кхңелендә иң җылы хисләрне тудыручы, матурлык, яхшылык, яктылык уятучы, доньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче булып тора. Баланың яшь үзенчәлегенә карап, аларга китапны дөрес итеп сайлап алу мөхим бурычларның берсе булып тора. Рәсемле китаплар карау баланың фантазиясен баета. Балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; сорауларга тулы җавап бирергә, сүзләрне ачык итеп әйтергә өйрәтү; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан бездә балалар белән китаплар карадык.