Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
"Кышкы матурлык" 30.11.2022 Кыш табигатьнең ин матур ел фасылы.Бөтен дөньяда аклык, матурлык, сихри тынлык хакимлек итә. Кышкы табигатьне кем генә яратмый икән?... Җем-җем итеп яуган карларны карап тору күңелгә рәхәтлек бирә. Кышның салкыннары тәрәзәләребезгә матур бизәкләр төшерә, бураннары булса да-аның үз яме бар. Бакчабызга йөрүче нәниләребез белән дә яңа яуган, агачларга кунган ак карны күзәттек. Саф һавада төрле уеннар уйнадык.
-
"Җимлекләребез әзер" 28.11.2022 Урамда карлы, салкын кыш якынлаша. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының мәрхәмәтенә өметләнәләр. Кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итү максатыннан, балаларыбыз әти-әниләр белән берлектә өйләрендә җимлекләр ясап элделәр. Кошларга ярдәм итә алуларына балалар бик сөенеп, теләп башкардылар бу эшне.
-
"Янгын сүндерүчеләр турында белемнәрне арттырабыз" 25.11.2022 Янгын сүндерүчеләрнең эше турында элементар белемнәрен формалаштыру, балаларны янгын сүндерү машинасы белән таныштыру, машинаның өлешләрен танырга һәм табырга өйрәнү, балаларныә сөйләмен үстерү, сүзлекләрен янгын машинасы, су белән цистерна сүзләре белән баету максатыннан бакчабызга йөрүче балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштек. Янгын сүндерүчеләр турында белемнәребезне арттырдык.
-
"Бакчабыз музеенда кунакта" 23.11.2022 "Борынгысын белмәгәннең киләчәге юк"- ди халык. Тормышыбызның үткәне, тарихы бар... Халкыбызның милли йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшыруда музейлар зур роль уйныйлар. Шуны истә тотып, балаларыбызга таныштыру-аңлату максатыннан бакчабызда урнашкан музейда булдык.Балаларны борынгы татар халкының бизәкләре, элек кулланылышта булган балалар арбасы, бишек, кумер үтүге, чабата белән таныштырдык. Киләчәктә дә балаларга татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү-безнең бурычыбыз.
-
"Салават күпере" журналын карадык 21.11.2022 Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә кызыксыну тәрбияләү, балаларда сорауларга җавап бирү теләге, бер-берсенә карата уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан, балалар өчен нәшер ителүче "Салават күпере" журналы белән таныштык. Андагы шигырьләрне, әкиятләрне укыдык.
-
"Бүлмә гөлләрен тәрбиялибез" 18.11.2022 Балаларны бүлмә гөлләренең күплеге белән таныштыру, аларны тәрбияләү кагыйдәләрен һәм үзенчәлекләрен ачыклау. Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәтү, кеше өчен бүлмә гөлләренең әһәмиятен төшендерү, сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын активлаштыру, бүлмә гөлләренең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү, гөлләргә сакчыл караш тәрбияләү, эстетик зәвык тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркемендә бүлмә гөлләре белән таныштык. Аларга сулап сиптек, тузаннарын сөрттек.
-
"Уйный уйный үсәбез" 15.11.2022 Балаларның бай рухлы, сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Уен эшчәнлеге мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхес булып формалашуында мөһим урын алып тора. Бала уен вакытында төрле вакыйгаларны чагылдыра. Бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул. Бала мөстәкыйль һәм иптәшләре белән уйный белсен өчен, аңа кечкенәдән үк ярдәм итеп, дөрес юнәлеш бирергә кирәк.Бездә үз чиратыбызда саф һавада балалар белән мөстәкыйль рәвештә төрле уеннар уйнадык.Балалар әзләренең фантазияләре белән комда яфраклар, миләшләр ярдәмендә төрледән төрле бизәкләр ясадылар.
-
"Көз бәйрәме" 11.11.2022 Көзне сары төсе өчен генә түгел, ә көзге байлык, муллык өчен дә "Алтын көз" дип атыйлар. Табигать үзенчә матурая, тирә-яктагы яшеллек күзгә күренеп төсен сарыга үзгәртә. Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту,балаларда күңел күтәренкелеге булдыру максатыннан бакчабызда "Хуш киләсен алтын көзем!"дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Бу бәйрәмгә балалар бик тырышып әзерләнделәр: шигырьләр , биюләр, җырлар өйрәнделәр. Кичә барышында җырлы-биюле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр.Балаларның шат елмаюлары беркайчан да тынып тормасын иде.
-
"Сәламәт булыйк" 08.11.2022 Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, организмны чыныктыру, аның функцияләрен камилләштерү эшен дәвам итү, балаларның хәрәкәт эшчәнлеген оештыруның төрле формаларында хәрәкәтне төгәл, дөрес итеп башкару күнекмәләре булдыру максатыннан кечкенәләр төркеме нәниләре белән сәламәтлек сәгате уздырдык.
-
"4 ноябрь- Бердәмлек көне" 03.11.2022
4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр:бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Авылыбыз китапханәчебез Минзянова Рамилә бүген бакчабызда кунакта булды. Балаларыбызга элеге бәйрәм турында аңлатты, нәниләребез белән җырлы-биюле уеннар уйнады.