Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Саф һавада уеннар" 28.03.2023 Зурлар төркеме балалары белән кисеп ябыштыру шөгылендә кәгазьдән корабль ясадык. Саф һавага чыккач балалар корабльләрне суда йөздереп уйнадылар.Алар суда бик җиңел йөзделәр. Балаларга бу бик мавыктыргыч, кызыклы уен булды.
-
"Әти-әниләр белән әңгәмә" 27.03.2023 Хуш киләсең, ямьле яз! Туган ягыбызга ямьле яз килде. Кояш нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Көннәр җылытты. Яз җитүгә табигатьтә үзгәрешләр күбрәк күренә. Кешеләр дә кышкы киемнәрен салып, җиңелчәрәк киемнәргә күчеп баралар. Бездә бүген әти-ниләр белән балаларны сезонга карап киенүләре турында әңгәмә үткәрдек. Бу сөйләшү аларга файдалы булгандыр дип ышанабыз.
-
"Геометрик фигуралар белән танышу" 24.03.2023
Гомуми математик формаларны күзаллауны камилләштерүне дәвам итү,бирелгән үрнәк буенча геометрик фигураларны табу күнекмәләрен булдыру,логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен үстерү, сүзлек запасын активлаштыру һәм баету,өчпочмак белән таныштыруны дәвам итү максатыннан геометрик фигуралар белән пазллар төзедек.
-
"Юл йөрү билгеләрен искә төшерү" 23.03.2023
Балаларга тротуар булмаган очракта юл йөрү кагыйдәсен аңлату, светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләп торуын төшендерү,балаларны юл билгеләре белән таныштыру,аларны аера белергә өйрәтү. Юл йөрү кагыйдәләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту, тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү,игътибарлылык, бер-берсенә карата мәрхәмәтлелек,ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү максатыннан зурлар төркеменә йөрүче балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. Яңа терминнар турында мәгьлүмат бирелде, аңлату эшләре алып барылды. Балалар үзләре дә кызыксынып юл йөрү билгеләре белән таныштылар.
-
"Нәүрүз бәйрәме" 22.03.2023 "Нәүрүз" -төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Элек-электән бу көнне балалар өйдән өйгә кереп, Нәүрүз такмагы әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңыш теләгәннәр. Бездә үз чиратыбызда бакчабызда "Нәүруз" бәйрәмен үткәрдек. Уеннар уйнадык, җырлар дырладык, тәмле коймак белән чәй эчтек. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
"Русс теле дәфтәрендә эшне дәвам итәбез" 21.03.2023 Русс теле шөгыленнән тыш балалар эш дәфтәрләрендә эшләргә яраталар. Балаларыбыз андагы биремнәрне эшлиләр, рәсемнәрен буйыйлар, ябыштыралар, рәсемнәргә карап ңөмләләр төзиләр. Балалар шөгыльгә туры килгән биремнәрне эшләп баралар, аларга ул бик ошый.
-
"Кисеп ябыштыру шөгыле" 20.03.2023 Балаларны турыпочмаклыкның почмакларын, түгәрәкне дөрес итеп кисәргә өйрәтү,кайчыны дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, рәсемнең өлешләрен пөхтә итеп ябыштырырга өйрәтү, эшләренең нәтиҗәсен күрергә, бәя бирергә өйрәтү, күзаллау сәләтләрен үстерү максатыннан кечкенәләр төркемендә сыерчыкка оялар ясадык.
-
"Чираттагы уңышларыбыз" 17.03.2023
Бакчабызның тәрбиячеләре һәрдаим республикакүләм, районара конкурсларда катнашып торалар. Нәтиҗәләре дә сөенерлек.
-
"Внимание! Игьтибар!" 16.03.2023 Кышның салкыннарыннан соң, барыбыз да язны сагынып көтеп алабыз. Яз табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Яз җитүгә һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бу очракларны булдырамау йөзеннән, аларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында аңлатылды.
-
Хәй Вахитнең "Уңган сыерчык" шигырен уку. 15.03.2023 Балаларны шигырь белән таныштыру, сорауларга шигырь сүзләре белән җавап бирүләрен ныгыту, кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, балаларда туган якка мәхәббәт, җылы яктан кайткан кошларга карата кызыксыну, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркемендә Хәй Вахитнең "Уңган сыерчык" шигырен укыдык.