Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Гуманитар ярдәм 23.11.2026

Безнең балалар бакчасы да махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен «Чак-чак для защитника» акциясендә катнаша. Аш пешерүчеләребез аны үз куллары белән, күңел җылысын салып әзерли. Без бөтен коллектив белән бу изге эшкә шатланып кушылабыз: һәр йомгак чәкчәктә — ярдәм, һәр телемдә — мәрхәмәт һәм хәтер. Гуманитар ярдәм — бу кешелеклелек күрсәтү, читтә калмау, бәладә булганнарга кул сузу. Сугышчыларыбызга терәк булу, аларга җылылык һәм өмет җибәрү безнең өчен зур горурлык. Чәкчәгебез аларга көч, ә безнең догаларыбыз тынычлык һәм җиңү алып килсен!



-
Иртәнге аш 20.11.2026

Балалар бакчасында иртәнге аш — баланың сәламәтлеге, кәефе һәм көн буе актив булуы өчен мөһим. Иртәнге аш ашаган бала дәресләрдә игътибарлырак була, уйный-өйрәнә, тиз арый дип әйтмибез.
Бакчабызда иртәнге аш көн тәртибенә кертелгән: балалар вакытында, бергәләп, файдалы ризыклар ашый. Ашамлыклар исемлеге балалар сәламәтлеге таләпләренә туры килә: боткалар, сөт ризыклары, җимеш-җиләк — барысы да бала организмы өчен кирәкле.
-
Уйный-уйный үсәбез 17.11.2026

Уйныйбыз-үсәбез!
Балалар бакчасы-ул «күзәтү» генә түгел, ә беренче ачышлар вакыты!

Безнең дәресләрдә без хәреф һәм саннарны гына өйрәтмибез. Без уйларга, чагыштырырга һәм фантазияләргә өйрәнәбез.
«Шөгыль»сүзе артында нәрсә тора?
Бу үсеш:
Мантыйк-башваткычлар һәм конструкторлар аша.
Сөйләмнәр-әңгәмәләр һәм әкиятләр уку аша.
Вак моторикада — ябыштыру һәм рәсем ясау аша.
Эмоциональ интеллекттан — дуслашырга һәм килешергә өйрәнәбез.Һәр шөгыль-мөстәкыйльлеккә һәм үз-үзеңә ышанычка таба кечкенә адым ул!
-
Халыклар бердәмлеге көне! 04.11.2026

Бүген, 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көне.

Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу катлаулы чорда, безнең яклаучылар Ватан мәнфәгатьләрен махсус хәрби операциясе фронтларында яклаган вакытта, без аеруча бердәм булырга һәм ярдәм күрсәтергә тиеш.Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Хөрмәтле райондашлар!
Районыбыз, илебез кебек үк, күпмилләтле. Һәрберегезне шушы матур мәгънәгә ия бәйрәм белән котлыйбыз! Килер көннәребез аяз, имин, тормышларыбыз мул булсын! -
Әтиләр көне 18.10.2026

Әти-бик кадерле сүз ул!

Кадерле әтиләребез! Бүген без сезгә нәрсәдер өчен түгел, ә сезнең булганыгыз өчен рәхмәт әйтергә телибез.
Шуарга уңайлы булган нык җилкәләрең өчен.
Күккә чөя торган көчле куллар өчен.
Ягымлы күзләрегез һәм елмаюыгыз өчен.Бала өчен әти-ул тулы бер дөнья: яклаучы, герой һәм иң яхшы дус. Бик мәшгуль булсагыз да, һәрвакыт яныбызда булуыгыз өчен рәхмәт. Бәйрәм белән, әтиләр!
-
Өлкәннәр көне 01.10.2026

Бакча йөрәге барысын да хәтерли ...
️Безнең бакчабызда кунакта аеруча кадерле ветераннарыбыз, кайчандыр безнең балалар бакчасына ямь һәм җылылык тудырган, ә хәзер лаеклы ялда булган кешеләр булды.
Безнең нәниләр өчен алар — әкияттәге тылсымчылар кебек, ә безнең өчен-остазлар һәм традицияләрне саклаучылар. Аларның елмаюларын күрү, тавышларын ишетү һәм заман бәйләнешенең өзелмәвен тою шундый шатлыклы иде.
Алтын кулларыгыз һәм игелекле йөрәкләрегез өчен рәхмәт сезгә. Без сезне яратабыз, хәтерлибез һәм һәрвакыт кунакка көтәбез!

-
Нәни экологлар
14.04.2026
Табигатьне саклау-һәрберебезнең изге бурычы. Бакчабызның тәрбия бирү юнәлешләренең берсе-туган җирне, туган як табигатен сакларга һәм яратырга өйрәтү. Һәм шул максатка ирешү өчен, төрле чаралар үткәрәбез. Бүген дә балалар бакчабызда Арчадан эколог абый-апалар кунакта булды, безнең матур чарабызны карап, безгә киңәшләрен биреп киттеләр.
-
Ярышларда актив катнашабыз
31.03.2026
Бакчабыз эшчеләре спорт ярышларында да актив катнашалар. Гөлназ Рәшит кызы һәм Зәлидә Камил кызы волейбол ярышында катнашып, зона ярышында беренче урын алдылар.
-
Бәйрәм белән, әнием!
08.03.2026
Бүген иң матур бәйрәмнәрнең берсе-Халыкара хатын-кызлар көне. Бәйрәмгә әниләребезне чакырдык. Бик күңелле, матур, эчтәлекле бәйрәм булды
-
Юл йөрү кагыйдәләрен үтә!
04.03.2026
Без һәрдаим нәниләребезгә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөхимлеген искәртеп торабыз













