Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
Телефон: | +79274240173 |
E-Mail: | Alsu.Ds.alk@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 8 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Җиңү көне! 06.05.2023
Җиңү көне – халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас көн.
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү бүгенге җәмгыять иң төп бурычларның берсе булып тора. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе бала күңелендә Туган илебезнең табигатен ярату, халкының тарихы, үткәне белән горурлану хисләре уяту дигәнне аңлата.Җиңү бәйрәмендә һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Алар: сабырлык, кыюлык, ныклык, Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык.
Җиңү көне! Әлеге көн балаларда үз иленең каһарманнары белән горурлану, Туган иленең батырларына соклану хисе, үткән тарихыбыз, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән кызыксыну, аларны өйрәнү теләге уятыр дип ышанабыз. -
Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2023
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Ул үзенең барлыгы белән милләтебезнең байлыгын, тәрбиялелеген, укымышлылыгын, тырышлыгын дәлилли торган шәхес. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.
Бүген Габдулла Тукайның туган көне.
Авыл китапханәчесе Гөлфәридә Имамовна балаларга Габдулла Тукайның шигырьләрен,әкиятләрен укыды. -
Китапханәгә экскурсия 19.04.2023
Балалар авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар.Нәниләр китап дөньясында үзләрен бик иркен тоттылар Аларга, Гөлфәридә Имамовна иң кечкенәләр өчен нәни,матур китаплар хәзерләп куйган иде.Балаларга кызыклы әкиятләр укыды.Табышмакларга бергәләп җаваплар эзләдек.
-
12 нче апрель-космонавтика көне 12.04.2023
12 нче апрель-космонавтика көне.
Балалар космос темасына багышланган рәсемнәр ясадылар. -
Гөлләрне тәрбияләү 08.04.2023
Барыбыз да яшеллекне, чәчәкләрне яратабыз.Ләкин аларны тиешенчә карасаң гына, тирә-ягыбызны матурлап торалар.
Балалар гөлләрне тәрбияләү серләренә һәм аларның кеше тормышына никадәр әһәмиятле булуына төшенделәр. -
Язның бер мизгеле 03.04.2023
Яз - табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Язгы кояш елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна.
Сыерчыклар сайраша,кояш үз җылысын кызганмый,бар җиһан яшеллеккә күмелә...
Тузганаклар инде сары чәчәк ата да башлаганнар. -
Татар халкының милли бизәкләре 01.04.2023
2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булганлыктан,балаларны татар халкының мәдәнияте,гореф-гадәтләре белән таныштыру юнәлешендә эш алып барабыз.Бүген исә нәниләрне татар халкының милли бизәкләре белән таныштырдык.
-
Театр- яктылыкка,нурга илтә... 31.03.2023
Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию,сынлы сәнгатьне берләштерә.
Бүген тәрбияче Гөлсинә Тауфиковна балаларны театр сәнгатенең төрләре белән таныштырды.Балалар төрле әкиятләрне,шигырьләрне искә төшерделәр .Аннары рольләргә бүлеп уйнап карадылар. -
"Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз" 30.03.2023
һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар.
Бүген безнең балалар бакчасында "Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз" исеме астында экологик тәрбия сәгате үтте.Балалар безнең якта калучы һәм җылы якка китә торган кошлар турында белгәннәрен ныгыттылар.Гөлсинә Тауфиковна,бүгенге көндә җылы яктан кайткан сыерчыклар турында тагын да тирәнрәк сөйләде ,аларга оялар ясарга кирәклегенә дә басым ясады. -
Подписка на аккаунты МО и Н РТ 14.03.2023
В целях проведения скоординированной информационной политики, нацеленной на повышение информированности граждан и различных целевых групп о мероприятиях Года педагога и наставника в Республике Татарстан, направленных на повышение престижа профессии учителя, ключевых событиях, имеющих высокую социальную значимость, а также во избежание получения гражданами недостоверной информации в сторонних тематических аккаунтах, просим подписаться на официальные аккаунты Министерства образования и науки Республики Татарстан.
Ссылки на официальные аккаунты:
"Вконтакте" https://clck.ru/33mDS7
"Одноклассники!" https://clck.ru/33mDS8
"Телеграмм" https://t.me/moinrt