Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
| Телефон: | +79274240173 |
| E-Mail: | RA.Schajachmetova@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
| Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 7 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
"Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз" 30.03.2023

һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар.
Бүген безнең балалар бакчасында "Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз" исеме астында экологик тәрбия сәгате үтте.Балалар безнең якта калучы һәм җылы якка китә торган кошлар турында белгәннәрен ныгыттылар.Гөлсинә Тауфиковна,бүгенге көндә җылы яктан кайткан сыерчыклар турында тагын да тирәнрәк сөйләде ,аларга оялар ясарга кирәклегенә дә басым ясады. -
Подписка на аккаунты МО и Н РТ 14.03.2023

В целях проведения скоординированной информационной политики, нацеленной на повышение информированности граждан и различных целевых групп о мероприятиях Года педагога и наставника в Республике Татарстан, направленных на повышение престижа профессии учителя, ключевых событиях, имеющих высокую социальную значимость, а также во избежание получения гражданами недостоверной информации в сторонних тематических аккаунтах, просим подписаться на официальные аккаунты Министерства образования и науки Республики Татарстан.
Ссылки на официальные аккаунты:
"Вконтакте" https://clck.ru/33mDS7
"Одноклассники!" https://clck.ru/33mDS8
"Телеграмм" https://t.me/moinrt -
8 нче март белән! 07.03.2023

Балалар бакчасында бүген 8 март- Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган матур бәйрәм иртәсе булып үтте. Балалар әниләренә, дәү әниләренә багышлап җырлар, биюләр башкардылар, котлау, тәбрикләү сүзләрен шигьри юллар аша җиткерделәр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.
-
Гомерем минем моңлы бер җыр иде... 15.02.2023

Бүген бөек,герой шагыйребез ,татар халкының горурлыгы булган,Муса Җәлилнең туган көне.
Муса Җәлил исемен ишетүгә, тәүге булып уйга батырлык сүзе килә.Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул.Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә, рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә, дошманга каршы көрәш алып бара. -
"Рус балалар фольклоры иленә сәяхәт" кичәсе 23.01.2023

Бүген авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлфәридә Имамовна белән берлектә "Рус балалар фольклоры иленә " сәяхәт үткәрдек. Балалар рус халкының мәкальләре,әйтемнәре,әкиятләре,табышмаклары ,санамышлары,тиз әйткечләре һ.б.лар белән таныштылар.Балалар зурлар белән берлектә табышмакларга җаваплар эзләделәр,мәкальләрне тулыландырдылар һәм тиз әйткечләрне әйтеп карадылар.Кичә балаларга бик ошады.
-
Шарль Перроның 395 еллыгына 14.01.2023

Бүген китапханәче Гөлфәридә Имамовна Шарль Перроның 395 еллыгына "Тылсымлы әкиятләр" исеме астында әдәби кичә үткәрде. Аның әкият китапларының күргәзмәсе оештырылды. Балалар Шарль Перроның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балаларга бигрәк тә аның "Кызыл калфак" әкияте ошады.
-
Яңа ел белән!! 01.01.2023

Хөрмәтле әти-әниләр,коллегалар,балалар!
Барыгызны да чын күңелдән ,Яңа ел белән тәбриклибез!
Яңа ел барыбызга да исәнлек-саулык,бәхетләр һәм бик күп шатлыклы мизгелләр алып килсен!
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2022

Бүген,ягъни 26 нчы декабрь көнне, балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булып үтте.Балалар кунакка килгән Кыш бабай белән Кар кызына өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр,чыршы тирәли Яңа ел турында җырлар җырладылар,биеделәр.Кыш бабай белән Кар кызы балаларга кызыклы уеннар оештырдылар.Бәйрәм күңелле узды.
-
Телефон доверия для детей,подростков и их родителей 16.12.2022

-
"Буыннар бәйләнеше өзелмәсен" 17.11.2022

Менделеевск шәһәрендә уза торган "Буыннар бәйләнеше өзелмәсен" исеме астындагы II Республика конкурсында катнашып,"Сабантуй" бәйрәме үткәреп ,фотолардан видеоролик ясадык.
















