Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
| Телефон: | +79274240173 |
| E-Mail: | RA.Schajachmetova@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
| Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Татар шагыйре-Муса Җәлилең туган көне! 15.02.2025

"Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма ...”
М.Җәлил.
Бүген көчле рухлы,герой,яраткан патриот шагыйребез- Муса Җәлилнең туган көне.
Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.
Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.
Шагыйрь үзе үлсә дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.
Аның исемен татар халкы мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. -
7 нче февраль -Татарстан Республикасы гербы көне 07.02.2025

7 февраль көнне,-Татарстан Республикасы гербы көне билгеләп үтелә.
Республика Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 нче февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Гербның уртасында канатлы ак барс сүрәте.
Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. -
Сәламәтлек-зур байлык! 15.01.2025

«Сәламәтлек - зур байлык» темасына авыл фельдшеры белән әңгәмә үткәрелде.
-
Нәкый Исәнбәтнең туган көне! 10.01.2025

Татарстан Республикасының халык язучысы Нәкый Исәнбәт драматург, шагыйрь, халык авыз иҗатын өйрәнүче галим буларак билгеле.
10 январьда Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел уңаеннан ,Гөлфәридә Имамовна-авыл китапханәчесе ,балаларны "Мыраубай батыр" китабы белән таныштырды.
Бәрәзә авылында яшәүче гади генә бер Мыраубай исемле песинең даны ни өчен бөтен дөньяга таралган? Башка песиләрдән ул нәрсәсе белән аерылып тора соң? Зур батырлыклар кылырга дучар ителгән мәчегә ни өчен әлегә кадәр мәдхия җырлана икән? Бу шигъри роман дәрәҗәсендәге әлеге әсәр балаларны битараф калдырмас. -
Яңа ел белән!! 01.01.2025

Яңа ел белән! Яңа ел барыбызга да күп матур ,бәхетле мизгелләр алып килсен!
-
Яңа ел бәйрәме! 25.12.2024

Бусагада – яңа ел.
Без бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалту булган узган елны искә төшерәбез. Һәрберебезнең алар үзенеке...
Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!
Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачылсын.
һәрбер йортның ишек, тәрәзенә
Ак канаты белән кагылсын. -
Шайхутдинова А. гаиләсенең кул эшләнмәсе 24.12.2024

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Түрдә – 2025 нче ел , яшел агач Елан елы.
Шайхутдинова А.гаиләсеннән кул эшләнмәсе -
Аглямов А. гаиләсенең кул эшләнмәсе 20.12.2024

Яңа елның төп атрибуты-чыршы.
Аглямов А. гаиләсеннән кул эшләнмәсе -
Ахметова М. гаиләсенең кул эшләнмәсе 16.12.2024

Яңа ел бәйрәме ничек булсын инде , әкият геройларыннан башка?!
Ахметова М. гаиләсеннән кул эшләнмәсе -
Гарипов А. гаиләсенең кул эшләнмәсе 12.12.2024

Әкият герое-өй хуҗасы.Тынычлыкны һәм бәрәкәтне саклаучы.Гарипов А. гаиләсенең кул эшләнмәсе
















