Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
| Телефон: | +79274240173 |
| E-Mail: | RA.Schajachmetova@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
| Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
-
31.12.2026

-
Татар халкының бөек шагыйре - Муса Җәлил 16.02.2026

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып...
М.Җәлил.
Кичә,ягъни 15 нче февральдә ,татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулды.
Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.
Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.
Шагыйрь үзе үлсә дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.
Аның исемен татар халкы мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.
Бүген,авыл китапханәчесе Гөлфәридә Имамовна, балаларны М.Җәлилнең китаплары белән таныштырды. Аглямов А. "Кызыл ромашка" шигыреннән өзек сөйләде -
Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне 07.02.2026

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Ул ТР Югары Советы Карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган.
















