• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алькеевский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25
Телефон: +79274240173
E-Mail: Alsu.Ds.alk@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино
Руководитель: Шаяхметова Раиля Асгатовна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 9 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 1 педагог

Балалар бакчасы тормышы

Чишмә янында

Опубликовано: 09.08.2024

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә.
Чишмәне халык изге урын дип исәпли.
Менә Югары Әлморза авылында да күптән юк кына авыл халкы элеккеге чишмәне һәм аның тирәсен яңартты. Инде халык арасында аны "Әтиләр чишмәсе" дип аталган исеме дә йөри. Мөгаен,тагын бер чишмә,"Әниләр чишмәсе булгангадыр инде!
Чит җирләрдә яшәүче авылдашлар, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.
Бер-бер артлы заманалар алышынып тора, табигать фасыллары үзгәрә, буыннар яңара, ләкин чишмәләр үзгәрми. Алар һаман элеккечә челтер-челтер агалар. Ләкин аларга игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк.
Авыл халкының шулай чишмәләрргә игътибарлы булуы, аларны яңартуы сокландыра.



К списку новостей