Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
Телефон: | +79274240173 |
E-Mail: | Alsu.Ds.alk@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 8 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
1 нче июнь- Балаларнын яклау көне! 01.06.2024
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне.
Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне -
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.
(Вәсимә Ураксина) -
Май ае -матурлык ае! 16.05.2024
Май ае – яңарыш, яшеллек һәм язның иң матур ае. Бөтен дөнья үзгәреш кичерә! Шомыртлар ,сиреньнәр шау чәчәккә күмелә.Лалә,нәркис,ирис һ.б. чәчәкләр бакчаларны ямьләндерә.
Тирә-якны, болын-кырларны,су буйларын бизәп утырган тузганак ,үзе генә дә , дөньяны тагын да яктыртып җибәрә сыман..
Аның файдалы үзенчәлекләре инде бик күптәннән билгеле. Ә сары чәчәкләреннән ясалган кайнатманың сәламәтлеккә файдасы әйтеп бетергесез! -
Җиңү бәйрәме белән! 09.05.2024
Бүген халкыбыз 9 нчы май- Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итә.
-
Г.Тукайның туган көне 26.04.2024
-
Өстәл уеннарын уйнау 11.04.2024
Өстәл уеннарын элек-электән яратып уйнаганнар.Алар үзләренең популярлыгын бүгенге компьтер заманында да югалтмыйлар.
-
Нәүрүз-2024! 21.03.2024
Көн белән төн тигезләшкән
Нәкъ менә бүген
Кабул булсын һәр теләкләр,
Бәхет китерсен бу көн ! (Ф.Зайнуллина)
21нче март-яз фасылының төн белән көн тигезләшкән көне.Иске календарь буенча Яңа ел бәйрәме.Һәрбер илдә бу бәйрәм төрлечә аталган.Аны японнар – “риссон”,кытайлар – “чуньцзе”, славяннар - “масленница”,төрки халыклар – “нәүрүз”,фарсылар – “яңа ел “дип атаганнар.
Бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре,йолалары буыннан – буынга күчеп,безнең заманнарга хәтле килеп җиткән.Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау -төп кагыйдәләрнең берсе булган.Бу- тормыш гел шулай баллы булсын,дигәнне аңлаткан.Тормыш гөлләр кебек күркәм булсын дип,чәчәкләр бүләк иткәннәр. Уңыш яхшы булсын дип,бер-берсенә су сибешеп уйнаганнар.Бу көнне буй-буй итеп,7 төрле кыяк үсемлек утыртканнар.Аларның ничек үсүенә карап,булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр.
Бүген мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме булып үтте. Балалар бик матур бәйрәм тамашасы карадылар,ананары "Карга боткасы" ннан авыз иттеләр.Балаларга бәйрәм ошады. -
8 нче март белән! 08.03.2024
-
23 нче февраль белән! 23.02.2024
-
Муса Җәлилнең туган көне! 15.02.2024
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була.
Татар халкында Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлелек кебек сүзләр тора. Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.
Ул балаларга бик күп шигырьләр язып калдырган.Балалар аның “Сәгать”,”Карак песи”,”Кызыл ромашка”,”Ишек төбендә”,”Күлмәк” һ.б.шигырьләрен яратып өйрәнәләр.
Язмыш Муса Җәлилгә һәм аның иптәшләренә иң зур батырлыкны Герман җирендә калып,бар дөньяны шаккаттыруны насыйп иткән булган. Алар фашистлар алдында сыгылып төшмәгәннәр,горур булып калганнар.”Татарлар елмаеп үлделәр” дип язган аннары гаҗәпләнгән немец.
Бүген Муса Җәлилнең туган көне.Авыл китапханәчесе балаларга аның шигырьләрен укыды.
-
Кошларга ярдәм итик! 08.02.2024