Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
Телефон: | +79274240173 |
E-Mail: | Alsu.Ds.alk@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 8 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Могҗизалы көзге бал 30.09.2023
Һәр ел фасылы үзенчә матур!Кыш салкын бураннары белән,яз тезелешеп кайткан кыр казлары белән,җәй исә аллы-гөлле матур чәчәкләре белән! Ә көз? Алтын көз! Исеме үк алтын бит!Тирәнрәк уйлап карасак,алтын сүзе төс буяуларны гына түгел, ә муллык,унышны да ассызыклый икән бит!!
Бүген балалар бакчасында "Могҗизалы көзге бал"бәйрәме булып үтте -
"Алтын көзнең сихри бизәкләре" 26.09.2023
"Алтын көзнең сихри бизәкләре"
Сентябрь ...Җирдә сары яфрак ,
көз килүнең билгесе.
Сары яфрак-көз чибәрнең
төшеп калган көзгесе.
Күңелләргә якты нур өләшеп,
шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә,
йомгак ясап, җәйге хезмәткә.
Көз гаҗәеп матур,үзенчәлекле фасыл. Көз- үзенең матурлыгы белән таң калдыра. Агачларның матурлыгы, төсләргә байлылыгы күз явын алырлык.
Тирә-юнь көзге алтынсу төсләргә керүгә карамастан,салкынга нык чыдам,түзем октябринкалар , шаулап чәчәк атып утыралар. -
Абдулла Алиш -балалар язучысы 18.09.2023
Абдулла Алишка,балалар язучысына,15 нче сентябрьдә тууына 115 ел булды.Ул балаларга бик күп кызыклы әкиятләр язып калдырган.
Әдипнең кайсы гына әкиятен алмыйк, аларны бала кызыксынып укый, аннан үзенә ниндидер яңалык, тәрбия ала дип әйтергә була. Әлеге әкиятләрнең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган. Автор бу ысулны юкка гына кулланмаган, чөнки табигать, хайваннар тормышы - балаларга иң якын өлкә,үзләштерү, хәтердә калдыру өчен дә җиңел. Бу төр әкиятләрдә аеруча күзгә ташланган нәрсә ул – язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе, матурлыкны башкаларга да җиткерү омтылышы һәм, гадилек.
Язучының шушы өлкәгә караган “Нечкәбил”, “Кем көчле?”, “Бал корты һәм шөпшә”, “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Каз белән аккош”, “Чукмар белән Тукмар”, Бик яхшы сабак алды ябалак”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, Бикбатыр белән Биккуркак”, “Песиләр һәм күселәр” дигән әкиятләре бар.
Гөлфәридә Имамовна ,авыл китапханәчесе, китапханәдән балаларга Абдулла Алишның кызыклы әкиятләрен алып керде.Балалар кызыксынып китапларны карадылар,,аның әкиятләрен тыңладылар. -
Көз,көз,әйт әле... 08.09.2023
- Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
- Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
- Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
- Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы-суык көннәр бар.
- Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
- Әбиемә, бабама
Күчтәнәчләр, бүләкләр.(Г.Гараева)
Төн генә түгел,көннәр дә салкыная башлады. Иң беренче үзгәрешләр, агачларның яфракларында күренә.Алар сары,кызыл төскә керә башладылар инде.
Балалар өрәңге яфракларын сары төскә буядылар. -
Әкиятләр иленә сәяхәт 31.08.2023
Бүген "Әкиятләр иленә сәяхәт" үткәрдек.
Балалар әкият китапларын бик кызыксынып карадылар. Нәниләр "Ике кыз", "Су анасы," "Кызыл калфак" әкиятләрен бик яратып тыңладылар. -
Су буена экскурсия 16.08.2023
Менә матур,кояшлы,чәчәкле,җылы җәй узып та бара..Инде август ае ахырына якынлаша.
Август (Д.Гарифуллин)
Җиләкләр беткән чаклар,
Шомыртлар кипкән чаклар.
Бәрәңге үскән чаклар,
Алмалар пешкән чаклар.
Миләшләргә бүрек-бүрек
Кызыл ут капкан чаклар.
Арыш башакларын уып,
Куаныч тапкан чаклар.
Өем-өем помидорлар
Кызарып яткан чаклар.
Җир җимереп болыннарда
Колыннар чапкан чаклар. -
Өстәл уеннары уйнау 16.08.2023
Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Бүген балалар өстәл уеннарын: парлы картиналар, лото, домино,пазллар җыеп уйнадылар. Парлары буенча картиналарны сайлау максатыннан балаларга башта иң гади биремнәр бирелде,мәсәлән, “Бертөрле шапканы тап” , “Бияләйләрнең парын тап”..
Балаларга бигрәк тә "Профессияләр" лотосы ошады. -
Табигать кочагында 21.06.2023
Бүген балалар белән табигать кочагына экскурсиягә бардык.Балаларга бигрәк тә елга өстеннән очкан кошларны күзәтү ошады.Балалар әлеге сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар.
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2023
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Балаларга, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, кечкенә "Сабантуй" бәйрәме оештырдык. -
Юл билгеләре иленә сәяхәт 19.05.2023
Юлларда балалар белән хәвеф-хәтәрләр булмасын өчен ,аларның юл билгеләрен белүләре шарт.Гөлсинә Тәүфиковна балалар белән тагын бер кат , юлда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклекне ,юл йөрү кагыйдәләрен кабатлады.