Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
Телефон: | +79274240173 |
E-Mail: | Alsu.Ds.alk@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 8 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Николай Носовның тууына 115 ел 27.11.2023
Рус балалар язучысы - Николай Носовның тууына 115 ел булу уңаеннан ,балалар бакчасында ,әдәби сәгать булып узды.Балалар анын китаплары белән таныштылар.
-
Әкиятләр иленә сәяхәт 21.11.2023
Бүген авыл мәдәният хезмәткәрләре балалар бакчасында "Әкият иленә сәяхәт"дип аталган театральләштерелгән чара үткәрделәр.Балаларны әкият дөньясы,әкияти образлар белән таныштырдылар,бәләкәчләрне төрле образларга керттеләр.
-
Рус халкының "Йомры икмәк" әкияте белән танышу 17.11.2023
ала өчен әкиятне тыңлау бер эш булса, аны сәхнәләштерү, уйнау икенче зур, җаваплы эш булып тора. Бу эшчәнлеккә бала яратып бирелә. Ул үзен әкият герое итеп тоя башлый. Әкиятне сәхнәләштергән вакытта балада уз-узенә ышаныч арта, бала вакыйгаларның чынлыгына ышана, шатлана яки киресенчә борчыла. Бу нәни баланың эчке активлыгын, аның күңел көчләрен уңай якка юнәлтергә, аң һәм белем эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә. Ул дөрес интонация белән, төрле хәрәкәтләр, мимикаларны кулланырга, эмоциональ һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнә. Ягъни бу эшчәнлектә без балаларның иҗади сәләтләрен устерәбез һәм инде явызлыкны, усаллыкны гаепли, ә гаделлекне яклый, барлык кешеләргә карата да гадел, игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтәбез.
-
4 нче ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне! 03.11.2023
4 нче ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне! "Бердәмлек" төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
-
"Лего" конструкторлары һәм кубиклар белән уеннар 28.10.2023
Балалар конструктор һәм кубиклардан "Нәрсә үзгәрде?","Уйлап тап","Модельне җый"уеннарын уйнадылар.
-
Туган көн бездз! 24.10.2023
Бүген кояш иртә торган
Җилләр дә уянганнар.
Чәчәкләр дә ачылганнар
Кошлар да куанганнар.
Өзелеп –өзелеп сайрый былбыл,
Ни әйтмәкче була икән?
Күбәләкләр леп-леп итеп
Ник гөлләргә куна икән?
Нинди балкыш , нинди бәйрәм
Нинди шатлык бу таңда?
Олы шатлык, олы бәйрәм
Бүген туган көн бездә! -
Саннар илендә 18.10.2023
Балаларның саннарны күзаллауларын үстерү акыл тәрбиясе бирүдә әһәмиятле урын алып тора. Санарга өйрәтү, сан белән таныштыру балаларның логик фикер йөртүләрен үстерүгә ярдәм итә: балага саннар арасында гади бәйләнешләрне табарга, саннарны үзара чагыштырып карарга, шул турыда фикер йөртергә, нәтиҗә ясарга туры килә.
Санау балалар тормышында, балалар эшчәнлегенең төрле күренешләрендә киң файдаланыла. Мәсәлән, рәсем ясаганда, санаудан файдаланырга туры килә: хайваннарның рәсемен ясаганда, атның яки сыерның ничә аягы булуын, машина ясаганда, ничә тәгәрмәч булуын искә төшерергә, санап карарга кирәк була һ.б
Балалар бергәләп санлы карточкалар буенча санап карадылар. Уеннар аша санау күнекмәләре ныгытылды. -
Дуслык белән көчле без!! 09.10.2023
Дуслар җыелган җирдә һәрвакыт күңелле.
Балалар белән бүген дуслык темасына әңгәмә булып үтте.Нәниләр дуслык агачына үзләренен ясаган яфракларын элделәр.Гөлсинә Тауфиковна балаларга дус,тату булырга өндәде. -
Экскурсия 06.10.2023
Балалар су буена экскурсиягэ бардылар.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2023