Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
Телефон: | +79274240173 |
E-Mail: | Alsu.Ds.alk@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 8 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Балалар бакчасы тормышы
"Каз өмәсе" бәйрәме
Опубликовано: 28.02.2025Безнең балалар бакчасы Менделеевскида уза торган “Буыннар бәйләнеше өзелмәсен” исеме астындагы IV Республика конкурсында читтән торып катнаша. Без балаларны бу юлы татар халкының милли бәйрәме “ Каз өмәсе” белән таныштыруны максат итеп куйдык.
Чөнки Югары Әлморзада бүгенге көндә дә күпләп каз ( кайберләре йөз баштан да артып китә!) асраучылар бар. Шуңа күрә дә ,бу матур йоланы киләчәк буынга нечкәлекләре белән җиткерәсе килде.2024 нче ел ахырында , авылда гөрләп каз өмәләре узды гына әле. Каз өмәсендә тәмле итеп казның эч- башыннан бәлеш пешерү үзе бер традиция булып тора.Шулай ук ишек төпләренә икенче елга да казлар күп булсын дип, теләк тели-тели каз каурыйларын сибәләр.
Югары Әлморза авылында каз йоныннан ике мендәр кияүгә китә торган кызлары булган һәрбер өйдә бирнәгә хәстәрләп куела.Шулай ук һәрвакыт, никахка һәм туйга барганда, яшьләрнең парлы яшәүләрен теләп, ике як бер-берсенә матур итеп бизәлгән һәм киендерелгән ике каз күчтәнәчкә алып бара. Салкын тиеп йөткергәндә ,каз маен эретеп, аркага җылы килеш сөртсәң,шифасы булуын күпләр беләдер..
Каз өмәсе- халкыбызның бик үзенчәлекле йоласы. Татар халкының әллә никадәр рухи байлыгын үзенә туплаган иң матур бәйрәмнәрнең берсе ул каз өмәсе.
Каз өмәләре- татар кешесенең булдыклылыгын, эшсөярлеген, чиста-пөхтәлеген, җыр-моңга бай күңелен, аш-суга осталыгын, тагын әллә никадәр уңай сыйфатларын күрсәтә торган искиткеч матур йола.
Безнең балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханә белән берлектә “Каз өмәсе” бәйрәме үткәрде. Кечкенәләребезгә каз өмәсе бәйрәме турында тулысы белән җиткерергә тырыштык.Балалар биеделәр,җырлар җырладылар,уеннар уйнап,күңел ачтылар. Бәйрәмгә авылның талантлы шагыйрәсе Наилә апа Алимова килеп, тагын да ямь өстәде.
Димәк,каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә үзара халыкның аралашып , дус һәм бердәм булып, матур итеп яшәвен дә күрсәтә торган милли бәйрәм!
К списку новостей