Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары 19.12.2018

Бүген Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Белем сыйфатын күтәрүдә идарә итүнең эффектлылыгы” темасына районның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булып узды. Семинар барышында математика, рус әдәбияты, туган тел, география, музыка, физкультура фәннәреннән укытучылар ФДББС ларына туры килүче ачык дәресләр күрсәттеләр. Яңа ел уңаеннан укучылар һәм мәктәп укытучылары көче белән әзерләнгән концерт бик җылы тәэсирләр калдырды.
-
Шефлык 10.12.2018

Өлкәннәргә булышу, хезмәт тәрбиясе- балаларга кирәкле булган уңай сыйфатлар.Аларны булдыру класс җитәкчесенең төп бурычы. 5 класс укучылары 7 нче декабрь көнне, М.Җәлил урамында яшәүче Әнүдә апага шефлыкка бардылар, капка төбе, ишек алды кардан чистартып куелды.
-
Әни - иң кадерле кеше 05.12.2018

Дөньяда иң кадерле кешеләр- әниләр. Аларны көн дә яратып, кадерләп торырга кирәк. 4 нче декабрь көнне , 5 нче класс укучылары әниләрне чакырып кичә үткәрде. Кичәдә әниләргә концерт номерлары күрсәтелде,уеннар уйнатылды.Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.Әниләргә бәйрәм бик ошады.
-
Инвалидлар ункөнлеге 02.12.2018

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, 1 нче декабрь көнне, 5 нче класс укучылары белән “Яхшы тормышка -мин лаек!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Безнең дус класс 30.11.2018

22 нче ноябрь көнне, 5 класс укучылары, әти-әниләр,мәктәп укытучылары, класс җитәкчесе, оештыручы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары катнашында районда үткәрелгән “ Дус класс булу серләре” дип аталган республика конкурсының муниципаль этабында катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап кайтттылар.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 20.11.2018

19 нчы ноябрь көнне география фәне буенча үткәрелгән олимпиадада безнең мәктәп укучылары бик уңышлы чыгыш ясадылар: Салихов Фирзәр һәм Собханов Таңсылу-призер, Мифтахов Адель- җиңүче, Мирхайдаров Разил-3 урынны яуладылар. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Ачык ишекләр көне 18.11.2018

15 ноябрь көнне 7 нче сыйныфта “Ачык ишекләр көне “булып узды. Ата-аналар рус теленнән , алгебрадан дәрес тыңладылар.Соңыннан укучыларның дәрескә йөреше һәм укуга карашлары турында фикер алыштылар.
-
Ачык ишекләр көне 16.11.2018

16 нчы ноябрь көнне 2 класста “Ачык ишекләр “ көне узды. Ата-аналар математика, уку фәненнән дәрес тыңладылар. Яңадан ата-аналар җыелышы булды, укучыларның укулары,тәртипләре турында сүз алып барылды.
-
Русский медвеңонок 16.11.2018

15 ноября в нашей школе прошёл конкурс «Русский медвежонок-языкознание для всех», в котором приняли участие 26 учащихся.
-
"Боз өстендә сак бул!" 14.11.2018

Көзге,кышкы,язгы айларда укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 14 нче ноябрь көнне 5 класс укучылары белән “ Боз өстендә сак бул!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга боз өстендә үзеңне ничек тотарга, ничек ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында аңлатылды.















