Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
МИФ атналыгы башланды 13.02.2017
13 февральдән 18 февральгә кадәр мәктәптә математика, информатика, физика атналыгы узачак. Атналыкта барлык укучыларның да актив катнашуларын көтеп калабыз!
-
“Мин яшәргә телим!” 09.02.2017
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучылар арасында наркоманиянең таралуын булдырмас өчен 8 нче класс укучылары белән “ Мин яшәргә телим!” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде/
-
Шефлык 09.02.2017
Мулланур Вахитов һәм 1 нче май урамнарын тоташтыручы агач басма ел саен кардан чистартылып торыла. 8 нче февраль көнне 8 класс укучылары Илнар абыйлары җитәкчелегендә авыл халкын сөендереп басманы кардан һәм боздан арындырып куйдылар. Бу игелекле эш киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйбыз.
-
Ленинград блокадасы 02.02.2017
Бөек Ватан сугышына багышланган тәрбия сәгатьләре укучыларда зур кызыксыну уята. 2 нче февраль көнне 8 нче класс укучылары белән “ Ленинград блокадасы”дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Балаларга герой-шәһәр Ленинград шәһәре, анда яшәүчеләрнең һәм совет сугышчыларының зур батырлыклары,язмышлары турында сөйләнелде һәм күрсәтелде.
-
Өлкәннәргә шефлык 02.02.2017
Хезмәт тәрбиясе укучыларны тәрбияләүнең бер ысулы булып тора. 31 нче январь көнне 8 нче класс егетләре Илнар абыйлары җитәкчелегендә шефлыкка бардылар. Әнүзә апаның капка төбе, ишек алды кардан арындырылды.
-
Сталинград блокадасына 74 ел 01.02.2017
Укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү класс җитәкчесенең төп бурычы булып тора. Шул уңайдан 8 нче класс укучылары белән 1 нче февраль көнне“ Сталинград оборонасына 74 ел” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 31.01.2017
Сәламәт яшәү образын пропагандалау максатыннан 31 нче январь көнне 8 нче класс укучыларына “ Электрон тәмәкенең зарары” дип аталган тәрбия сәгате үткәрелде.
-
Юлда йөрсәң бул өлгер! 21.01.2017
Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү- һәр кешенең бурычы булып тора. 21 нче январь көнне 8 нче класс укучылары белән “ Юлда булсаң-бул өлгер “ дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, аларны төгәл үтәргә тиешлеге турында аңлатылды.
-
Безнең беренче президентыбыз! 21.01.2017
М.Ш.Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан 3-4 сыйныф укучылары "Якташыбыз-горурлыгыбыз" дигән тема астында авыл библиотекасында кичә уздырдылар. Балалар башта М.Ш.Шәймиевкә багышланган китаплар белән, аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында таныштылар , презентация карадылар. "Безнең беренче президентыбыз!" темаларына класс сәгатьләре уздырылды.
-
Рус теле атналыгы 21.01.2017
Рус теле атналыгы кысаларында 3-4 сыйныф укучылары “Русские сказки” исеме астында викторина уздырдылар. Алар кызыклы табышмакларга җавап бирделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, слайдтан әкият геройларын ачыкладылар. Соңыннан яңа китаплар һәм китап күргәзмәләре белән таныштылар.