Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында 04.09.2018

Сентябрь ае терроризмга каршы көрәш айлыгы.Шул уңайдан балалар арасында аңлату эшләре алып бару өчен, 3 нче сентябрь көнне, 5 класс укучылары белән “ Терроризм-җәмгыятькә куркыныч тудыручы” дип аталган класс сәгате үткәрелде
-
Экология көне 05.06.2018

Экология конендә балалар чишмәгә барып якын-тирә территориясен чистарттылар, чәчәклэр белән бизәделәр. Кичке якта чишмә янында алган тәэсирләрен альбом битенә төшерделәр.
-
Лагерь ачылу 02.06.2018

Лагерь ачылу тантанасында балалар узләренен һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2018

Чыгарылыш класслары өчен бүген мәктәп кыңгыравы соңгы мәртәбә чыңлады. Шатлыклы да, сагышлы да бу бәйрәмдә 9 һәм 11 класс укучылары белем алган мәктәпләренә рәхмәт хисләрен җиткерергә ашыктылар. Бу уку елында 20 укучы 9 классны, 2 укучы 11 классны тәмамлый. Алда аларны дәүләт имтиханнары көтә. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, кадерле укучыларыбыз!
-
Ташлардан төрле эшләнмәләр конкурсы 03.05.2018

27 нче апрель көнне геология фәне буенча үткәрелгән ташлардан төрле эшләнмәләр конкурсында 10 класс укучысы Фатихова Ләйлә “ Что в образе тебе моём” номинациясендә 2 нче урынны яулады.Аны чын күңелебездән котлыйбыз,киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
“Тукай безнең күңелләрдә” 26.04.2018

Бәйрәм хисе бүген күңелдә. 26 апрель - бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне, туган тел көне. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традициягә әйләнеп киткән шигырь бәйрәме безнең мәктәбебездә дә үткәрелде. 5,7 нче класс укучылар көче белән әзерләнгән “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә тантаналы төстә үтте.
-
Рәсем конкурсы 25.04.2018

Г.Тукай әсәрләренә карата укучылар иллюстрацияләр ясадылар. Бу эшләр Актаныш үзәк китапханәсе оештырган конкурска да җибәреләчәк.
-
Стенгазеталар чыгару 24.04.2018

Атналык кысаларында 6, 8, 10-11 класс укучылары “Тукай һәм музыка”, “Тукай һәм табигать”, “Тукай мәхәббәте” темаларына стена газеталары чыгардылар.
-
“Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” 24.04.2018

Район мәгариф бүлеге планы нигезендә күпкырлы сәләтле, зыялы татар балаларын барлау, аларны үз яшьтәшләре арасында республикакүләм таныту, татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 23 нче апрель көнне “Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” бәйгесенең район этабы үткәрелде. Барлык чыгыш ясаган укучылар арасында Марданова Элина (6 нчы сыйныф) һәм Марданова Гүзәл (8 нче сыйныф) лаеклы 3 нче урынны яуладылар. Афәрин, кызлар! Киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә.
-
"Телен белгән - ил ача" 21.04.2018

20 апрель көнне 7 нче класс укучылары арасында “Телен белгән - ил ача” дип исемләнгән КВН үткәрелде. Ике команда: “Дуслык” һәм “Яшь Тукайчы” лар узара көч сынаштылар. Сораулар һәм биремнәр Габдулла Тукай иҗаты буенча төзелгән иде. Нәтиҗәдә ике команда дуслыгы җиңеп чыкты.














