Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Информатикадан интеллектуль уен 26.01.2018

Атналык кысаларында 10-11 нче класс укучылары катнашында информатикадан «Морской бой» исемендәге интеллектуаль уен булып узды. Укучылар үзләренең информатика өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр, яңа белемнәр алдылар. Уен бик кызыклы үтте.
-
Математик КВН 25.01.2018

25 январь көнне 5 – 6 нчы класс укучылары катнашында математик КВН үткәрелде. Укучылар “ Кояшкай” һәм “ Йолдызлар” командаларына бүленеп математик биремнәр үтәделәр, кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Кичә 5 класс укучыларының җиңүе белән төгәлләнде.
-
Профориентация 25.01.2018

“Һөнәр сайлау-җаваплы эш “ дип юкка эйтмиләр. 25 нче январь көнне 9 класс укучылары профориентация юнәлеше буенча анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
Класс сәгатьләре 24.01.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы кысаларында һәм патриотлык хисе тәрбияләү өчен, 24 нче январь көнне 9 класс укучыларына “ Ленинград блокадасын өзү “ дип аталган класс сәгате үткәрелде. Укучыларга эчтәлекле видеофильм күрсәтелде, совет сугышчыларының һәм кешеләренең героик көрәше турында сөйләнде.
-
Неделя математики, информатики, физики 23.01.2018

В школе продолжается Неделя математики, физики и информатики. В рамках Недели проводятся интересные, познавательные мероприятия. Так, 23 января было проведено интегрированное мероприятие для учащихся 7-8 классов «Физика + математика».
-
Шефлык 23.01.2018

9 класс укучылары даими рәвештә өлкәннәргә булышып торалар. 23 нче январь көнне Илнар абыйлары җитәкчелегендә аръяк урамга чыгучы басманы һәм Муса Җәлил урамында яшәүче Әнүзә апаның капка төбен кардан чистартып, бозын ватып куйдылар.
-
"Ачык ишекләр" көне 23.01.2018

19 нчы январь көнне 9 класс укучылары Илнар абыйлары җитәкчелегендә Актаныш технология техникумы тарафыннан үткәрелгән “Ачык ишекләр” көнендә катнашып кайттылар. Техникумның укытучылары укучыларны уку йорты белән җентекләп таныштырдылар: аларга уку кабинетларын, тулай торакны күрсәттеләр һәм техникум турында сөйләделәр.
-
Класс сәгате 17.01.2018

Балаларны тәрбияләүдә әти-әниләрнең роле әйтеп бетергесез. Укучыларны киләчәк тормышка әзерләүдә класс җитәкчесенең дә роле зур. 17 нче январь көнне 9 нчы класслар белән “ Балаларга әхлак-әдәп тәрбиясе бирүдә әти-әниләрнең роле” дип исемләнгән класс сәгатен Илнар Шәйхенурович үткәрде.
-
"Ел укытучысы" конкурсы 15.01.2018

15 нче январь көнне безнең мәктәп базасында “ Ел укытучысы”-2018 конкурсының куст этабы булып узды. Богады, Меңнәр, Аккуз, Байсар, Киров һәм Сәфәр мәктәбе укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр. Аларның чыгышларын район мәгариф бүлеге методистлары бәяләде.
-
Экологик тәрбия 15.01.2018

Авыл мәктәбе табигатькә якын, һәм бу уңай фактор укучыларыбыз белән ел дәвамында экологик тәрбия өстендә эш алып барырга ярдәм итә. Башлангыч класс укучылары 10 январь көнне туган ягыбызда кышлаучы кошларга җимлекләр ясап элде. Аларга көн саен җим салып, күзәтүләр алып баруларын дәвам итәләр.














