Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
Телефон: | +7(855)525-60-52 |
E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 67 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Атналык кысаларында 19.04.2017
Атналык кысаларында 18 апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары белән “Кызыклы грамматика” (татар теленнән), ә 6 нчы сыйныфта “Тапкырлар һәм зирәкләр” (тарих фәненнән) уен-бәйгеләре үткәрелде. Ике команда арасыннан “Яшь тарихчылар” командасы җиңү яулады. Татар телен иң яхшы белүче булып Марданова Илина танылды
-
“ Ветераннар безнең янәшәбездә” 18.04.2017
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында 17.04 көнне өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан һәр отряд шефлыкка барды.
-
Тарихи ватаныбызны саклыйк! 18.04.2017
“Язгы изгелек” атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары да актив катнаша. Бүген алар авылыбыз музеенда экскурсиядә булдылар.
-
“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” 17.04.2017
Халкыбызның гражданлык активлыгын үстерү максатыннан, 17 апрельдән 25 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе уздырыла. Бу уңайдан безнең мәктәптә дә бик күп чаралар планлаштырылган. Акциягә мәктәбебез укучылары бик теләп кушылды. 6нчы класс укучылары, класс җитәкчеләре Закирова Ландыш Җәүдәт кызы белән берлектә, өлкәннәргә ярдәм иттеләр.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы- изге эшләр эстафетасы" акциясе 17.04.2017
Юрий Гагарин исемендәге балалар оешмасы "Һәркөнне изгелек кыл!" девизы белән республикакүләм "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акциясенә кушылды. Планда сугыш һәм тыл ветераннарына, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итү, аларга хәйрия концертлары, авылыбыз музеена күзәтү, экологик экскурсияләр, өмәләрдә катнашу каралган.
-
"Дус класс серләре" конкурсы 15.04.2017
14 апрель көнне “Яшьлек” мәдәният үзәгендә ата-аналар комитетының “Дус класс серләре” республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Безнең мәктәптән 8 нче сыйныфның ата-аналар комитеты уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Космонавтика көне 13.04.2017
12 нче апрель-космонавтика көне. Шул уңайдан 8 нче класс укучылары белән “ Космосны буйсындыру” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович космосны үзләштерү тарихы, легендар космонавтлар турында сөйләде, кызыклы һәм мавыктыргыч видеоролик күрсәтте.
-
Балалар бакчасында 13.04.2017
12 нче апрель көнне 4 нче сыйныф укытучысы Гилмуллина Гөлфия Тимерхан кызы балалар бакчасында кунакта булды. Ул 1 сыйныфка керәсе балалар белән очрашты һәм математика дәресе тыңлады.
-
Проектлар яклау 08.04.2017
7 апрель көнне башлангыч класс укучылары проектларын яклауны дәвам иттеләр. Бу көнне 1, 2, 3 класс укучылары кошларга, гаиләләргә, сәламәтлеккә багышланган презентация чыгышларын якладылар.
-
"Иң чиста дәфтәр" конкурсы 08.04.2017
8 апрель көнне 2-4 нче сыйныф укучылары арасында иң чиста һәм иң пөхтә дәфтәр конкурсы булды. Җиңүчеләр дип 2 класстан - Закирова Язилә, 3 класстан – Габдуллина Зилия, 4 класстан –Насифуллина Луизалар танылды.