Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Өлкәннәр көне 04.10.2018

1-10 октябрь аралыгында мәктәптә өлкәннәр ункөнлеге булып узачак. Шушы ункөнлек кысаларында 3нче октябрь көнне 5 класс укучылары белән “ Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне” дип аталган класс сәгате үткәрелде.
-
1 класслар кунакта 04.10.2018

Балаларда фәнгә карата кызыксыну уяту кечкенә класслардан ук алып барылырга тиеш. 4 нче октябрь көнне,1 класс укучылары,класс җитәкчеләре Диләрә апалары җитәкчелегендә география-биология кабинетында “кунакта” булдылар. Алар белән география укытучысы Илнар Шәйхенурович “ Тау токымнары һәм аларны куллану” дигән темага практик дәрес үткәрде. Балаларга тау токымнары коллекциясе күрсәтелде,аларның килеп чыгышы һәм кулланылышы турында сөйләнелде.
-
Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре 28.09.2018

Юлда бааларның юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 26 нчы сентябрь көнне 5 класс укучылары белән “ Юлда булсаң-бул өлгер!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчеләре Илнар Шәйхенурович балаларга юл йорү кагыйдәләре, аларны төгәл үтәргә кирәклеге турында аңлатты, укучылар белән фикерләште.
-
Бакчада эш 19.09.2018

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше булып тора. Бу көннәрдә укучылар мәктәп бакчасында көзге уңышны җыеп алу белән шөгыльләнәләр. Бәрәңге,суган,кишер һәм кызыл чөгендер культуралары җыйналып, саклауга төшерелде.
-
Терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында 04.09.2018

Сентябрь ае терроризмга каршы көрәш айлыгы.Шул уңайдан балалар арасында аңлату эшләре алып бару өчен, 3 нче сентябрь көнне, 5 класс укучылары белән “ Терроризм-җәмгыятькә куркыныч тудыручы” дип аталган класс сәгате үткәрелде
-
Экология көне 05.06.2018

Экология конендә балалар чишмәгә барып якын-тирә территориясен чистарттылар, чәчәклэр белән бизәделәр. Кичке якта чишмә янында алган тәэсирләрен альбом битенә төшерделәр.
-
Лагерь ачылу 02.06.2018

Лагерь ачылу тантанасында балалар узләренен һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2018

Чыгарылыш класслары өчен бүген мәктәп кыңгыравы соңгы мәртәбә чыңлады. Шатлыклы да, сагышлы да бу бәйрәмдә 9 һәм 11 класс укучылары белем алган мәктәпләренә рәхмәт хисләрен җиткерергә ашыктылар. Бу уку елында 20 укучы 9 классны, 2 укучы 11 классны тәмамлый. Алда аларны дәүләт имтиханнары көтә. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, кадерле укучыларыбыз!
-
Ташлардан төрле эшләнмәләр конкурсы 03.05.2018

27 нче апрель көнне геология фәне буенча үткәрелгән ташлардан төрле эшләнмәләр конкурсында 10 класс укучысы Фатихова Ләйлә “ Что в образе тебе моём” номинациясендә 2 нче урынны яулады.Аны чын күңелебездән котлыйбыз,киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
“Тукай безнең күңелләрдә” 26.04.2018

Бәйрәм хисе бүген күңелдә. 26 апрель - бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне, туган тел көне. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традициягә әйләнеп киткән шигырь бәйрәме безнең мәктәбебездә дә үткәрелде. 5,7 нче класс укучылар көче белән әзерләнгән “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә тантаналы төстә үтте.















