Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Коcмонавтика көне 12.04.2018

“Язгы иртә” дип аталган шигырь конкурсы узды. Барлык укучылар да актив катнашты
Космонавтика көнен дә билгеләп уттек. Балар беренче космонавт Ю.А.Гагарин турында презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. -
"Кошлар кайта туган ягыма" 11.04.2018

11 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә сәяхәткә бардылар. “Кошлар кайта туган ягыма” дигән әдәби кичә үткәрелде. Балалар китап турында китаплар белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр.
-
Иншалар конкуры 11.04.2018

3-4 сыйныф укучылары арасында “Минем яраткан кошым” темасына сочинение .3 конкурсы уздырылды. Өченче сыйныфтан –Закирова Язилә, 4 сыйныфтан –Габдуллина Зилия җиңүче дип табылды.
-
Канатлы дусларыбыз 10.04.2018

Бүген, 10 апрель көнне, башлангыч класслар атналыгы кысаларында, “ Канатлы дусларыбыз” дип аталган рәсем конкурсы үтте һәм урыннар билгеләнде. Балалар кошлар турында сорауларга җавап бирделәр
-
Башлангыч класслар атналыгы башланды 09.04.2018

9 апрель көнне “Кошлар –безнең якын дусларыбыз” темасы астында башлангычлар атналыгы башланды. Ул “ Без кошлардан да җитезрәк” дип аталган күңелле спорт уеннары белән башланып китте. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар, нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
"Кошларны беләсезме?" 22.03.2018

Антналык кысаларында 5,6,7 класс укучылары белән “ Кошларны беләсезме?” дип аталган кызыклы викторина үткәрелде. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр, төрле кызыклы биремнәрне үтәделәр.
-
Сыерчык оялары конкурсы 22.03.2018

Кошларны каршылап мәктәп укучылары быел да сыерчык оялары ясап алып килделәр. 3кл-Миршәрипов Рәмис, 7кл-Фатыйхов Айназ,Валеев Динар,Мифтахов Адель,Нурлыгаянов Илгиз, 8 кл-Миникеев Вилдан, Мирхайдаров Разил, 9кл-Нурлыгаянов Мансур, 10кл-Гилмуллин Рушан, 11 кл-Гилмуллин Илназ. Барлыгы 8 яңа һәм 2 иске оя ремонтланып мәктәп каршындагы агачларга элеп куелдылар.
-
Стенгазеталар конкурсы 21.03.2018

География,биология һәм химия атналыгы кысаларында 5,6,7,8 класс укучылары төрле темаларга багышланган стенгазеталар чыгардылар: “ Лесные жители»-5 кл, « Весна»-7 клһ.б. Укучылар бу газеталарда үзләренә кирәкле кызыклы мәгълүматларны табарлар дип уйлыйбыз.
-
Сайлаулар турында 21.03.2018

18 март көнне Россия күләмендә президент сайлаулары булып узды. Шул уңайдан сайлауда җиңеп чыккан президентлыкка кандидат В.В.Путин турында 21 нче март көнне 9 класс укучылары белән “В.В.Путинның тормышы һәм эшчәнлеге” дип аталган класс сәгате үткәрелде.
-
Күргәзмә 21.03.2018

География.биология һәм химия атналыгы дәвам итә. Мәктәп китапханәсендә укучылар өчен кызыклы, фәнни китаплардан күргәзмә оештырылды.















