Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Салихов Ильнар Шайхенурович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
-
30.05.2027

-
«Әтием — минем ышанычым» 16.10.2026

Бүген мәктәбебездә «Әтием — минем ышанычым» дип исемләнгән искиткеч матур кичә узды. Әтиләр көне уңаеннан оештырылган бу чарада 11 пар - әтиләр һәм аларның уллары-кызлары - үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын һәм бердәмлекләрен сынады.
Бәйрәм җылы, дустанә атмосферада үтте. Һәрбер чыгыш - әти белән бала арасындагы ныклы ышаныч, мәхәббәт һәм горурлык билгесе иде. Балаларыгыз өчен сезнең кебек ышанычлы терәк, остаз һәм үрнәк булу - зур бәхет.
Кичәбезне оештыруда һәм анда актив катнашкан барлык әтиләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшегездә уңышлар телибез. Балаларыгызның йөзендәге елмаюын һәрвакыт күреп яшәгез!
Барлык катнашучы әтиләребезгә, вакытларын кызганмыйча килгәннәре өчен, зур рәхмәт! Сез - безнең горурлыгыбыз!
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 12.10.2026

Бүгенге мөһим сөйләшү “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” темасына багышланган иде.
Хәзерге заманда интернет тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ул белем алу, эш, аралашу һәм ял итү өчен гаҗәеп мөмкинлекләр ача. Әмма виртуаль дөньяның яктылыгы белән беррәттән, аның күләгәле яклары да бар: мошенниклык, шәхси мәгълүматны урлау, кибербуллинг һәм башка куркынычлар. Сөйләшү барышында үзебезне һәм шәхси мәгълүматларны, ялган мәгълүматтан һәм алдау схемаларынан саклану чараларын тагын бер тапкыр искә төшердек. Саклану чараларын белү — цифрлы дөньяда имин яшәүнең нигезе булуын ачыкладык.















