Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Методик атна/Методическая неделя 29.01.2025

Методик атна кысаларында мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Камалова Илүзә Сәгыйть кызы татар теле фәненнән ачык дәрес күрсәтте.
-
Методик атна/Методическая неделя 28.01.2025

Методик атна кысаларында мәктәбебез укытучысы Рахманова Гөлнара Фәлгат кызы татар теле фәненнән ачык дәрес күрсәтте.
-
Г.Тукай 28.01.2025

Тукайның: “Сабыр кирәк, килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле,” – дигән җөмләсе еш искә алына. Бөек шагыйрьнең үзенә карата да бу сүзләр чынга аша...
Җаек — сөекле шагыйребез Габдулла Тукай тормышында тирән эз калдырган кала.
Бүген 9,10 сыйныф укучылары белән Габдулла Тукай 12 ел гомерен үткәргән Җаек шәһәре һәм андагы Тукай музее белән таныштылар. -
Замечательный вожатый/Иң шәп әйдаман 28.01.2025

Бүген безнең мәктәбебезнең 9А сыйныфы укучысы Гараев Алмаз "Иң шәп әйдаман - 2025" конкурсының муниципаль этабында көч сынашып 1 урынны яулады!
Катнашкан барлык укучыларыбызга, директор киңәшчесе Аграпова Миләүшә Рәдис кызына, педагог организатор Хафизова Алсу Мирзамөхәммәт кызына олы рәхмәтләребезне белдерәбез!
Афәрин! Алда да зур уңышлар аларга! -
Әҗәкүл башлангыч мәктәбе/Азякульская начальная школа 27.01.2025

Әҗәкүл башлангыч мәктәбендә, 27 гыйнвар Ленинград чолганыштан чыккан көн уңаеннан, укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан класс сәгате үтте. Ленинград камалышы, ул чактагы йончыткыч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр турында сөйләштек. Презентация, видеолар аша да мәгълүматлар алдык. Ленинград өчен барган сугышларда 40 мең тирәсе татарстанлы яу кырында ятып калган. Мәңгелек дан һәм хөрмәт аларга!
Безнең барыбызның да бер теләк: дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде, барыбыз да сәламәт, кешелекле булсак иде. -
Уңышка юл/Путь к успеху 27.01.2025

Башлангыч сыйныфлар арасында УҢЫШКА ЮЛ проектында катнашып, узган атнада иң күп 5-ле билгесе алучы укучыларыбыз:
1а Ахметова Алиана
1б Гильфанова Алина
1в Солтанова Айсылу
2а Гимадиева Ясминә
2б Әхметдинова Мәрьям
2в Рахматуллин Вильдан
3а Хасанова Камилә
3б Загретдинова Азалия
4а Кашапова Зилә
4б Зиннурова Әминә
Афәрин, укучылар! -
Спорт 27.01.2025

Ф.З. Ахмадишин кубогына багышланган район чаңгы ярышында катнашып, икенче урын алучы Беренче Актаныш урта гомумибелем бирү мәктәбенең кечкенәләр төркеме! Котлыйбыз!
Афәрин, укучылар! -
Музейга сәяхәт/Путешествие в музей 27.01.2025

Бүген 6 нчы т сыйныфы Актаныш туган як музеенда Ленинград блокадасы тәмамлану көненә багышланган хәтер кичәсендә катнашты. Блокада ветераны. Баймуллин
Хэйдэрнең әбисе Нурҗихан апаны искә алып, истәлекләр яңартылды. -
Разговоры о важном/Мөһим темага сөйләшү 27.01.2025

2025 ел Ватанны саклаучылар елы буларак билгеләп үтелә.
Бүген барлык сыйныфларда Мөһим темага сөйләшү үтте.
10 һәм 2а сыйныфларында әлеге сөйләшүдә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова катнашты. -
Телемост/Телекүпер 25.01.2025

Инглиз теле атналыгын йомгаклап, бүген мәктәбебездә тагын бер матур чара узды. 9-11 сыйныф укучылары хәзерге вакытта Казанда яшәүче мисырлы Заки Тарек белән телекүпердә очраштылар. Тарек үзе һәм мисыр тормышы турында күп мәгълуматлар сөйләде һәм азакта укучылар аңа узлэрен кызыксындырган сорауларын биреп бик кызыклы җаваплар алдылар. Чара тулысы белән инглиз телендә зур югарылыкта узды. Атналыкны әзерләгән инглиз теле укытучыларына һәм катнашкан укучыларга зур рәхмәт!










