Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Китапханәгә сәяхәт/Экскурсия в библиотеку 06.02.2025

Бүген, 6 нчы февраль көнне, 1б класс укучылары класс җитәкчеләре Камалова И. С. белән берлектә район үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Аларны китапханәдә бик җылы каршы алдылар. Илиза Фәйзулловна китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатты, "Три кота" мультфильмын күрсәтте, балалар белән фикер алышу үткәрде. 1нче мәктәптә балаларга 40 ел белем биргән, психолог Шәймәрданова Ф. З. белән аралашу балаларда бик яхшы тәэсирләр калдырды. Укучыларга "Укучы билеты" ( Читательский билет) тапшырылды. Соңыннан балалар белән уеннар оештырылды, китапларга күзәтү үткәрелде. Укучылар китапханәгә язылып, китаплар да алдылар. Экскурсия бик тә эчтәлекле, җанлы узды.
-
Әлифба бәйрәме/День азбуки 06.02.2025

Бүген, 6нчы февраль көнне, 1б сыйныф укучыларының "Әлифбам- тел ачкычым" дип исемләнгән Әлифба бәйрәме үткәрелде. Кичәгә әти-әниләр чакырылды. Кичәне класс җитәкчесе Камалова Илүзә Сәгыйт кызы ачып җибәрде, ул укучыларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады. Әлифба бәйрәме бик матур, эчтәлекле булды. Кичә азагында ата-аналар да укытучыга һәм балаларга изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Әҗәкүл башлангыч мәктәбе/Азякульская начальная школа 06.02.2025

Бүген, 6 февраль көнне Чөгәнә башлангыч мәктәп балалар бакчасында 1нче сыйныф укучыларының ӘЛИФБА белән саубуллашу кичәсе узды. Укучылар барысы да укырга, язарга, дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнгәннәрен төрле уеннар һәм биремнәр утәгәндә күрсәттеләр. Сыйныф җитәкчесе Хамматуллина Л. И.
-
Әйдә шаярт РТ 04.02.2025

4 нче февраль көнне ШТК "Әйдә шаярт" татар лигасына яшь катнашучылар сайлау унаеннан " Яшьлек" милли - мэдэни узэгендэ ШТК уеннары үтте. Безнең мәктәп укучылары Микаелян Мелсида, Хазиев Раил, Гараев Алмаз, Сафиуллин Алмаз , Харисов Тимерлан, Гаянова Айзилә бик матур итеп чыгыш ясап кайттылар.
Гран-при "Чикулялар"
1 место "Мич көле"
2 место "СПТУ"
Номинация "Лучшая шутка" "Рәшит абый агач кисә" - Мич көле
Номинация "Лучший актёр" Нуртдинов Айдар
Номинация "Лучшая актриса" Гиниятова Арина!
Муниципальный отборочный тур Татар лиги КВН "ӘйдәШаяРТ" 4 февраля 2025 г. -
Очрашу/Встреча 03.02.2025

Бүген мәктәбебездә мөһим чара узды. 2022 елны махсус хәрби операциягә алынып, 2024 елның гыйнварендә яраланып Актанышыбызга кайткан Шайхелмәрдәнов Әлфис Әзгам улы белән "Батырлык дәресе" кысаларында очрашу булды.
Әлфис Әзгам улы үзенең алдынгы чиктә булган вакытларын, яу кырында күргән вакыйгаларын сөйләп узды.
"Ватанны саклаучылар" фонды филиалының социаль координаторы Бариева Ландыш Фирдәвис кызы да районыбызда якыннары махсус хәрби операциядә булганнарга карата нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.
Очрашу бик тирәнтен мәгънәле һәм дулкынландыргыч узды. -
Сәламәт яшәү рәвеше/Здоровый образ жизни 01.02.2025

3а сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья дәресендә "Сәламәт яшәү рәвеше " дип аталган прект эшләделәр. Проектны төркемнәрдә эшләп, һәр төркем үзенең проектын яклады. Укучыларга бик кызыклы булды. Класс җитәкчесе: Шакурова Фәнисә Таһир кызы.
-
Химия иле/Мир химии 01.02.2025

Бүген 7Т сыйныф укучылары биология дәресендә "Икеөлешле, берөлешле үсемлекләрнең семьялыклары" темасы буенча белемнәрен гомумиләштереп минипроектлар якладылар.
-
Йолдызлык - 2025/Созвездие - 2025 31.01.2025

Бүген мәктәбебездә "Йолдызлык- 2025" конкурсының мәктәп этабы узды.
Бик матур чара тамаша кылдык.
Барлык катаншкан укучыларга зур рәхмәт! -
Ел укытучысы - 2025/Учитель года - 2025 31.01.2025

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Закирова Ләйсән Ринат кызы "Ел укытучысы- 2025" конкурсының республика этабында көч сынаша.
Уңышлар! -
Методик атна/Методическая неделя 30.01.2025

Методик атна кысаларында мәктәбебез укытучысы Солтанова Ирина Риф кызы кызы татар теле фәненнән ачык дәрес күрсәтте.










