Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Нәүрүз бәйрәме/ Праздник Навруз 22.03.2025

Бүген Әҗәкүл авылы балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә үзара көч сынаштылар, китәсе килмәсә дә, Кыш бабайга үзенең урынын яз кызына бирергә туры килде. Нәүрүзбикә балаларга табышмаклар әйтте, язгы сынамышлар, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен сынады. Биремнәр күңелле җырлар һәм уеннар белән үрелеп барды. Имин язлар килсен, тынычлык алып килсен дигән теләктә калабыз.
-
Фәнни-тикшеренү конференциясе/Научно-исследовательская конференция 22.03.2025

Сарманда узган, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган районара фәнни-тикшеренү конференциясендә 3а сыйныф укучысы Миннахметов Нияз - Җиңүче булды! Укытучысы Фәнисә Таһир кызы Шәкүрова! Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!
-
Футбол 21.03.2025

Актаныш муниципаль районы 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында "Мәктәп футбол лигасы-2025" ярышларында Шәфкать Ильфат улы Анваров җитәкчелегендәге мәктәбебез командасы 1 урынга лаек булды! КОТЛЫЙБЫЗ! АФӘРИН!
-
Нәүрүз /Навруз 21.03.2025

Кәзкәй балалар бакчасында календарь бәйрәмнәр генә түгел, татар халкының йола бәйрәмнәрен өйранүгә дә зур игътибар бирелә. Чөнки халыкның йола бәйрәмнәре милли хисләр формалаштыруга, халыкның мәдәниятен өйрәнүгә, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итә, туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Бугенге күңел ачу чарасы Нәүрүз бәйрәменә багышланган иде. Балаларга Нәүрүз такмаклары әйтү, әбекәйнең табышмакларына җавап табу, Язсылу белән очрашу бик ошады. Кыш бабай белән Язсылу тартышканда чын күңелдән Язсылуга ярдәм иттеләр. Чара бик куңелле һәм фәһемле булды. Киләселәрен сөенеч белән каршыларга язсын. Нәүрүз мөбарәкбад!
-
"Илһам" 21.03.2025

Мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы Шакирова Зөләйха "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең 1нче тур җиңүчесе исеменә лаек булды. Афәрин! Остазы Галиева Ленара Рафаил кызы.
-
"Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театры/ Детско-юношеский театра "Сайяр" 20.03.2025

"Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театры республикакүләм конкурсының муниципаль турында катнашып, 1в сыйныф укучылары 2 урынга, 5-8 сыйныфларның "Очкыннар" төркеме 3 урынга лаек булдылар. Сыйныф җитәкчесе Люция Глүс кызы Галиева , озынайтылган көн группасы җитәкчесе Гөльнара Гранит кызы Әхметдинова, зурлар төркеме җитәкчеләре Миләүшә Рәдис кызы Аграпова һәм Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизова!Котлыйбыз! Алда да уңышлар телибез!
-
Профориентация 20.03.2025

В.М. Лебедев исемендәге Россия Федерациясе югары суды гадел хөкем университеты Казан филиалы вәкилләре бүген 9-11 сыйныф укучыларына һөнәри ориентация буенча очрашу уздырды. Чара бик кызыклы һәм файдалы үтте.
-
УҢЫШКА ЮЛ/Путь к успеху 19.03.2025

Башлангыч сыйныфлар арасында УҢЫШКА ЮЛ проектында катнашып, узган атнада иң күп 5-ле билгесе алучы укучыларыбыз: 1а Мортазин Әмин 1б Хисаев Ильвир 1в Мухаметдинов Камиль 2а Галиев Данир 2б Тимергалиева Азалия 2в Мансурова Рәмилә 3а Миннахметов Нияз, Амирьянов Әмин 3б Сабирова Лиана 4а Насыйрова Диләрә 4б Зиннурова Әминә, Гилязов Ильсаф Афәрин, укучылар!
-
Профориентация 18.03.2025

Россиянең яңа университеты вәкиле педагогия фәннәре кандидаты математик Фәхретдинов Роберт Заһри улы 9-11 сыйныф укучыларына Һөнәри ориентация буенча очрашу уздырды.
-
Кырымның Рәсәй белән берләшү көне/День воссоединения Крыма с Россией 18.03.2025

18 март - Кырымның Рәсәй белән берләшү көнен бәйрәм итү кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар үтте. "Мөһим темага сөйләшү" дәресләрендә 2б сыйныфы укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Нуриева Л. М., 1 а сыйныфы бөркетчекләре сыйныф җитәкчеләре Галлямова Л.В. һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Аграпова М Р. "Краски Крыма" акциясенә кушылып., "Кырымга сәяхәт" уен-дәрес уздырдылар. Өлкән сыйныфларда дәресләр әңгәмә формасында узды.










