Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Asosh1.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 606 учащихся (из них иностранных граждан 3) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Китап бүләк итү көне/День дарения книги 14.02.2025

14 нче февраль "Китап бүләк итү көне! " уңаеннан, мәктәбебездә китапханәче - Хисамова Нурсия Муллануровна һәм "Рим Мостафин" исемендәге балалар оешмасы тарафыннан билгеләнеп үтте!
-
Каюм Насыйри- язучы һәм мәгърифәтче/Каюм Насыри - писатель и просветитель 14.02.2025

14 февраль - мәгърифәтче , тел белгече Каюм Насыйриның тууына 200 ел. Мәктәп китапханәсендә анын иҗатына багышланган "Каюм Насыйри- язучы һәм мәгърифәтче" исем астында китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Каюм Насыйриның иҗатын ача торган китаплар, матбугат басмалары урын алды.
-
Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә 36 ел/36 лет со дня вывода советских войск из Афганистана 14.02.2025

2025 елны Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә 36 ел. Бу вакыйга безнең ил тарихында зур урын алып тора, ә тарихны белү һәркем өчен кирәк. Чөнки үткәнен белмәгән кеше киләчәктә дә шул ук хаталарны кабатларга мөмкин. Сугыш күптән бетсә дә , ярасы мәңгелеккә йөрәктә калды. Шуңа күрә дә үзләренең тормышларын да аямыйча сугышчан бурычларын үтәгәннәрне без онытырга тиеш түгел. Батырларны искә алып, 14 февраль
көнне Кояшкай балалар бакчасына Әфган ветераннары килде. Бу очрашуда Әҗәкүл башлангыч мәктәбе коллективы да катнашты. Әлеге очрашу укучыларыбызда горурлык хисләре калдырды. -
Осрашу/Встреча 13.02.2025

Бүген 15 февраль Интернационалистлар сугышчыларын искә алу көне уңаеннан мәктәбебезгә Әфган һәм Чечен сугышы ветераннары килде.
Очрашуда алар үзләренең сугыш елларында куйган хезмәте, батырлыклары турында сөйләделәр.
Чара бик кызыклы һәм дулкынландыргыч узды.
2025 елны Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә 36 ел. -
Тарих олимпиада/Олимпиада по истории 11.02.2025

Тарих фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының регион этабында
11 сыйныф укучылары
Имамов Хәйдәр - призер,
Амирханов Ильнур - призер булдылар!
Укытучылары Руслан Наиль улы Сафиуллин!
КОТЛЫЙБЫЗ!
АЛДА ДА ЗУР УҢЫШЛАР ТЕЛИБЕЗ! -
Әлифба бәйрәме/Праздник Азбуки 08.02.2025

1В сыйныфында Әлифба бәйрәме үтте.
Җитәкчесе: Галиева Люция Глүс кызы.
Озынайтылган көн җитәкчесе: Ахметдинова Гөлнара Гранит кызы. -
Россия чаңгы юлы-2025/Лыжня России 08.02.2025

"Россия чаңгы юлы-2025" чангы ярышында, 9а сыйныф укучылары Гайнанов Ринат, Ильясова Азалия, Ибрагимова Чулпан - өчесе дә үз ераклыкларында беренчелекне яуладылар. Яшь чаңгычыларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез! Афәрин, укучылар!
-
Тату сыйныф серләре/Секреты дружного класса 07.02.2025

Бүген мәктәбебезнең 6Т сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчесе Хәбибуллина Зөһрә Баязит кызы "Тату сыйныф серләре- 2025" конкурсының муниципаль этабында катнашып ГРАН-ПРИ яуладылар!
Барлык катнашкан укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга зур рәхмәт!
Афәрин!!!
Алда да зур уңышлар! -
Әлифба бәйрәме/Праздник Азбуки 07.02.2025

Әҗәкүл башлангыч мәктәбендә Әлифба бәйрәме үтте. 1 сыйныф укучысы Лайпанов Зөлфәт өчен ул истәлекле һәм онытылмаслык бәйрәм булып калыр. Әлифба аны укырга, язарга, әдәпле, тәртипле булырга өйрәтте. Укучылар бәйрәм барышында төрле биремнәр үтәделәр, уеннар уйнадылар. Кызыл Калфакка гөмбә җыештылар, аңа кушылып җырладылар. Бәйрәмне "Туган тел" җыры белән тәмамладылар.
-
"Җан җылысы кирәк кешегә"/" Человеку нужно тепло души" 07.02.2025

Бүген 3 а классы укучылары белән "Җан җылысы кирәк кешегә"дип аталган китапханә дәресе үтте. Ул бөек шагыйрь ,язучы Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан оештырылды.Язучының " Сандугач оясы" әсәре буенча фикер алышу, китап күргәзмәлеге укучыларга бик кызыклы булды. Язучының тормышы турындагы сорауларга укучылар бик теләп җавап бирделәр.
Укытучылары: Шакурова Фәнисә Таһир кызы, китапханәче : Хисамова Нурсия Мулланур кызы










