Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
15 февраль - әфганчыларны искә алу көне. 16.02.2021
Әфганчы райондашларыбыз белән очрашу күңелләребездә озак сакланыр.
Встреча с нашими земляками-афганцами надолго останется в наших сердцах.
-
Муса Җәлилнең тууына 115 ел! 16.02.2021
Бүген халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулган көн. Шул уңайдан мәктәбебездә шагыйрьнең торыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби викторина узды.
15 февраля 2021 года исполняется 115 лет со дня рождения татарского поэта-героя Мусы Джалиля. Советский татарский поэт и журналист, военный корреспондент. Герой Советского Союза (1956), Лауреат Ленинской премии (посмертно, 1957). Член ВКП(б) с 1929 года.
-
Туган тел айлыгы гөрли мәктәптә 16.02.2021
Күңелле квест уены Туган тел айлыгы кысаларында гөрләде мәктәптә. V-IX сыйныфы укучылары әдипләр тормышы, туган телебезгә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, җитезлек һәм зирәклекне кушып, беренчелек өчен тырыштылар.
Сегодня прошел квест в рамках месячника Родного языка среди учеников 5-9 класса.
-
Лыжня России -2021 15.02.2021
В рамках военно-патриотического месячника 13 февраля ученики нашей школы участвовали в соревнованиях Лыжня России-2021
Хәрби-патриотик айлык кысаларында безнең мәктәптә 13 февраль конне чаңгы ярышы узды
-
Әлифба бәйрәме 13.02.2021
Әлифба бәйрәме - беренче сыйныф укучыларының иң матур бәйрәмнәренең берсе. Рәхәтләнеп үзең теләгән китапны, әсәрне, телефонга килгән хәбәрне укый ала башлыйсың дигән сүз бит ул! Богады мәктәбендә 12 февраль көнне үткән Әлифба бәйрәмен беренчеләр көтеп алды. Бәйрәмгә килгән әти-әниләренә җырлап та, биеп тә, агач кашыкларда көй чыгарып та күрсәттеләр. Иң мөһиме - хәреф тануларын исбатлап, сүзләр төзеде, язу осталыкларын күрсәтте, мәсьәләләр чиштеләр. Укытучылары Лениза Динәвис кызы укучыларын һәрьяклап ачарга тырыша: "Йолдызлык" бәйгесендә алар сәхнә бизәге булдылар. мәктәптә тырышып белем алалар, "5" гә генә укырга тырышалар. Әти-әниләр сыйныф җитәкчесенә барысы өчен дә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Организация наблюдения родителями за качеством питания / Ата-аналарның туклану сыйфаты артыннан күзәтүен оештыррылды 12.02.2021
Күңел биреп, яратып пешергән ризык аеруча тәмле була. Богады мәктәбендәге ризык та өй тәгаме шикеле үк тел йотарлык була, пешекче апаларыбыз бар күңелләрен салып тырышканга күрәдер инде, укучылар бик яратып ашый-сыйланалар мәктәп ашханәсендә. Көнгә икешәр мәртәбә кайнар ризыктан авыз итәләр. Әти-әниләр дә канәгать. "Миңа калса, аларның ашаулары бик тәмле һәм файдалы. Балалар ризыкларын ашап бетереп киттеләр. Пешекчеләргә бик зур рәхмәт", - дип язган 10 февраль көнне мәктәптәге туклануны үз күзләре белән күрергә килгән әни.
-
Кызларыбыз Актаныш технология техникумында кунак булып кайттылар 12.02.2021
Мәктәбебезнең VII-IX сыйныф кызлары бүген Актаныш технология техникумында кунак булып кайттылар. Дөресрәге, техникумның "Яшь осталар" проектында катнашып, җиңел кулдан әллә ничә төрле баллы чәй тәм-томнары ясарга өйрәнделәр. Проект җитәкчесе, аш-су әзерләү буенча мастер Лилия Вәлиева җитәкчелегендә III курс студентлары укучыларга бер сәгать эчендә биш төрле десерт әзерләү серләрен төшендерделәр. Кызлар, шул рәвешле, әзерләп куелган продуктлардан үз "тәмлүшкәләрен" әзерләделәр. Бу десертларны укучыларның үзләренә үк күчтәнәч итеп биреп тә җибәрде техникумлылар. Кондитер һөнәренең бик тә кызык, иҗади, "тәмле" дә булуын үзләре күреп. үзләре татып карады кызлар. Киләчәктә, мөгаен, араларында шушы уку йортына килеп, тормышын шушы һөнәр белән бәйләргә теләүчеләр дә булыр әле.
Ученицы 7-9 классов были в гостях в Актанышском Технологическом Техникуме. Под руководством организаторам проекта Лилии Валиевой, ученицы научились готовить различные чайные сладости
-
05.02.2021
Мөслим районында Илһам Авзалов истәлегенә узган 2005 елгы һәм яшьрәк егетләр арасындагы районара бил көрәше бәйгесендә Богады мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Рәфил Корбангалин үз авырлык үлчәвендә 3 урынны яулап кайтты. Котлыйбыз!
В Муслюмовском районе прошел турнир по национальной татаро-башкирской, спортивной борьбе памяти Ильгама Авзалова. Под руководством тренера по национальной борьбе Анварова И.И. ученик 8 класса Курбангалин Рафил занял 3 место в своей весовой категории.
-
Созвездие-Йолдызлык — 2021 05.02.2021
Йолдызлык йолдызлар кабыза! 4 февраль көнне Богады мәктәбе укучылары сәхнә тотты. "Йолдылык" эстрада фестиваленең зона турын мәртәбәле жюри авылларга барып карады. Богады мәктәбе укучыларының иҗади чыгышларын югары бәяләде, әзерләгән укытучылар, әти-әниләргә рәхмәтен җиткерде.
4 февраля 2021 года прошел школьный этап Открытого телевизионного молодёжного фестиваля эстрадного искусства Республики Татарстан.
-
Дүрт юл булса да шигырь язып карамаган укучы юк ул
31.01.2021
Дүрт юл булса да шигырь язып карамаган укучы юк ул. Күңелендәге хисләрен саламы юлларга, дәрестә кушылган эшне эшлиме - анысы башка мәсьәлә. 30 гыйнвар көнне исә укучыларның шушы иҗат җимешләрен бергәләп уку, фикер алышу чарасы узды. “Яшь талантлар» бәйгесе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды.
Укучылар өчен Бөтенроссия "Зур тәнәфес" бәйгесенең "Шәфкатьле шимбә" акциясе бу чараны тагын да актуаль итте. Чөнки укучылар әлеге акция кысаларында коронавирустан вакцинация һәм мактауга лаек волонтерык эшчәнлеге, аның әһәмияте турында язган шигырь юлларын тәкъдим иттеләр. #БольшаяПеремена, #ДобраяСуббота, #ТугантелләрһәмХалыкларбердәмлегеелы