Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Инглизчә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз " 20.02.2022

"Инглизчә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз " муниципаль бәйгесендә мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучысы Ләйсән Шулбаеваның чыгышын (җит. Тәнзилә Вәҗетдинова) тамашачылар да, жюри да сокланып алкышлады. Бәйге нәтиҗәләре тиздән билгеле булыр дип көтәбез һәм Ләйсәнгә җиңү юрыйбыз)))
-
«Татарча видео» проекты 18.02.2022

Укучыларны it-технологияләргә тарту максатыннан республикада авыл районнары арасында беренчеләрдән булып, 18 февраль көнне Актанышта "Татар -хак" проекты тәкъдим ителде. Анда мәктәп командалары үзара ярышты. «Татарча видео» проекты белән туган телне саклау һәм мәгарифкә заманча караш проблемасын чишү юлларын күрсәткән Богады һәм Әлем мәктәпләре уртак командасы бәйгедә җиңү яулады. Мәктәбебездән Алмаз Габдуллин һәм Рәфил Корбангалин - команданың төп көче булдылар. Афәрин, егетләр!!! Җиңүчеләргә сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Казанда lV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе 17.02.2022

17 нче февраль конне Казанда lV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе Гала-концерт белән йомгакланды. Муса Җәлил иҗатын төрле телләрдә яңгыраткан Россия Федерациясенең 38 төбәге һәм 7 чит илдән килгән җиңүчеләр арасында безнең мәктәбебездән Хафизова Таңсылу да бар. Ул Муса Җәлилнең «Если тебя не будет» шигырен инглизчә укып («If you are not There”), 3 нче урынны яулады (җит. Г.Хөжжәтова, Т. Вәҗетдинова). Котлыйбыз!
-
33 года назад завершился вывод советских войск из Афганистана 15.02.2022

Бүген ерак Әфган җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатларны искә алып, мәктәбебездә кичә үткәрелде. Аяусыз сугышлар кабатланмасын!
-
«Какие основные правила безопасного поведения детей на улице?» 10.02.2022

Сегодня в 1 и 3 классе прошли занятия по теме: «Какие основные правила безопасного поведения детей на улице?»
-
Класстан тыш уку өчен бирелгән әдәбиятны сәнгатьле итеп уку бәйгесе 07.02.2022

3 нче чирек башыннан ук дәвам иткән бәйгегә, ниһаять, йомгак ясалды. Ул - класстан тыш уку өчен бирелгән әдәбиятны сәнгатьле итеп уку бәйгесе иде. Монда укучылар әсәрләрдән өзекләр укыды, мәртәбәле жюри аларның һәммәсен бәяләп барды. Җиңүчеләрне линейкада бүләкләячәкләр. Ә хәзергә игътибарыгызга шушы чарадан кайбер мизгелләр.
-
үзебезнең мәктәп яны хоккей мәйданчыгында тимераякларда шудык 07.02.2022

Төне буе ишеп яуган кардан чистарттык та, бүгенге сәламәтлек көнендә үзебезнең мәктәп яны хоккей мәйданчыгында тимераякларда шудык. Рәхәт булды да соң!!!!!!
-
"Әлифба бәйрәме" бик күңелле үтте 07.02.2022

1 нче сыйныф укучылары укытучылары Гөлзифа Роберт кызы белән ярты ел дәвамырда бик тырышып хәреф танырга, язарга өйрәнделәр. Ә 4 февраль көнне, тәүге уку китапларын тәмам итеп, «Әлифба бәйрәме» үтте мәктәбебездә. Укытучылары Гөлзифа апа Нуриева бик матур җырлар, биюләр өйрәткән. Бәйрәмдә кыз-малайлар сәхнә осталыгын да, табышмаклар чишеп, сүзләр укып, белемгә һәвәслекләрен дә күрсәттеләр. Әле математика һәм рус теленнән дә мәсьәләләр чиште, биремнәр эшләделәр. "Әлифба бәйрәме" бик күңелле үтте. Инде укучылар, зур эшне тәмамлагач, рәхәтләнеп бер атна ял итәчәкләр.
-
"Чехов сегодня и всегда" 03.02.2022

"Чехов сегодня и всегда". В нашей библиотеке состоялся литературный час "Чехов сегодня и всегда", посвящённый книге юбиляру 2022 года - 135 летию рассказа "Каштанка". Ребята познакомились с биографией писателя и его произведениями для детей, узнали, где и когда родился Антон Павлович, сколько братьев и сестёр было в семьи. Анализировали рассказ" Каштанка". Завершился литературный час викториной по рассказу писателя.
-
Холокост үлем лагере турында яшь буынга җиткерү 03.02.2022

Ерткыч сәясәт корбаннары һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне - Холокост үлем лагере турында яшь буынга җиткерү, аңлату чаралары мәктәптә сыйныф сәгатьләре, фильм карау һәм китапханәдә тәкъдим ителгән күргәзмә аша оештырылды.













