Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Йолдызлык" эстрада фестиваленең авыл мәктәпләре арасында иң-иңнәрен күрсәтү 06.03.2022

"Йолдызлык" эстрада фестиваленең авыл мәктәпләре арасында иң-иңнәрен күрсәтү, бүләкләү, хөрмәтләү бәйрәме узды бүген Актанышта. Мәктәбебездән нәфис сүз номинациясендә Таңсылу Хафизова - 2 нче дәрәҗә лауреат, җырчы егетебез Сәйдәш Хисамов, биючеләребез Әдилә Арсланова һәм Искәндәр Нурлыев, кашыкчылар ансамбле 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. "Йолдызлык" фестивале бик күп йолдызлар ача, сәләтләрен барларга этәрә, яктырак янарга ярдәм итә торган, шул ук вакытта, бик зур әзерлек һәм тырышлык таләп итүче бәйге, чара. Укучыларны бу бәйгегә әзерләгән мәктәбебез укытучыларына, остазларга зур рәхмәт!
-
Сережа Алешковның тормышын чагылдырган "Солдатик" фильмын тәкъдим иттеләр бүген безгә. 01.03.2022

Бөек Ватан сугышының иң нәни солдаты - нибары 6 яшьлек сабый, полк улы Сережа Алешковның тормышын чагылдырган "Солдатик" фильмын тәкъдим иттеләр бүген безгә. Искиткеч фильм! Батыр йөрәкле, тәвәккәл, зирәк, үзен нәкъ зурларча тота белүче яшь солдатка карап сокландык та, уйландык та. Киноны караганда көлдек тә, яшьләрне дә сөрттек. Патриотик айлыкны йомгаклап, шундый тәрбияви фильм күрсәткәннәре өчен Татаркино оешмасына зур рәхмәт!
-
Йолдызлык-2022 01.03.2022

Йолдызлык бәйгесендә җырладык та, биедек тә, сөйләдек тә. Безнең чыгышлардан жюри бик канәгать калды.
-
«В каких ситуациях надо всегда отвечать «НЕТ!» 28.02.2022

Сегодня в 7 классе прошло занятие по теме «В каких ситуациях надо всегда отвечать «НЕТ!»
-
Муса Җәлилнең тууына февраль аенда 116 ел тулды. 25.02.2022

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына февраль аенда 116 ел тулды. "Шагыйрь күңеле - шигырьләрендә" кичәсендә укучылар аның әсәрләрен сөйләделәр.
-
Халыкара туган тел көне 25.02.2022

Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган интеллектуаль спорт уены - квесттан күңелле мизгелләр.
-
23-февраль Ватанны саклаучылар көне 25.02.2022

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә уздырылган спорт бәйрәмендә укучылар һәртөрле яклап көч сынашты.
-
Габдулла Тукайның иҗатын, тормыш юлын ни дәрәҗәдә беләбез микән? 25.02.2022

Халыкара туган тел көнен мәктэбебездә зурлап үткәрдек. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗатын, тормыш юлын ни дәрәҗәдә беләбез микән? Тест сорауларына жавап биргән чакта бу ачык күренде.
-
Всероссийский проект «Киноуроки в школах России»/«Россия мәктәпләрендә кинодәресләр» Бөтенрәсәй проекты 21.02.2022

Проект реализуется в соответствии с целями, обозначенными в стратегических и нормативных документах Российской Федерации, ориентирован на решение задач Национальных проектов «Культура» и «Образование».
-
Бүген Гөлзифа Роберт кызы Нуриеваның матур гомер бәйрәме 20.02.2022

Бүген хөрмәтле мөгаллимә, башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлзифа Роберт кызы Нуриеваның матур гомер бәйрәме, түгәрәк юбилее. Гөлзифа апа, Сезне чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, бәхет телибез.













