Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Классный час на тему об отцовском воспитании, об уважении к отцам. 20.10.2021
Сыйныф сәгатендә бар укучылар өчен җирлекнең хөрмәтле остабикәсе, гомере буе шушы мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан Дәнифә апа Арсланова гаиләдә ата тәрбиясе, әтиләргә кадер-хөрмәт турында бик үтемле вәгазь сөйләде.
-
Технология дәресләре - укучылар өчен тормыш дәресләре ул 19.10.2021
Технология дәресләре - укучылар өчен тормыш дәресләре ул. Укытучылары Лениза Динәвис кызы белән 7 класс кызлары менә нинди тәмле һәм матур пироглар әзерләгән.
-
Сөмбелә бәйрәме гөрләде бүген мәктәптә. 15.10.2021
Сөмбелә бәйрәме гөрләде бүген мәктәптә. Көзге уңышны җыеп алгач, амбарларга, подвал-базларга урнаштыргач үткәрелә торган муллык бәйрәме ул. Бәйрәмдә ел фасыллары берсен берсе алыштырды, сәхнәдә уңыш җыюга багышланган әкиятләр куйды балалар, җырлады, биеде, уйнады, шаярды, көлделәр, бүләкләр алдылар! Бәйрәмне бик матур итеп Айгөл апалары белән бергәләп 5 нче сыйныф укучылары әзерләде һәм алып барды.
-
Әтиләр - тормыш тоткасы. 14.10.2021
Әтиләр - тормыш тоткасы. Әти тәрбиясе - тормыш мәктәбе. Әти мәхәббәтен тоеп үскән бала максатчан, нык холыклы шәхес булып җитлегә. Әтиләр советы утырышында бүген әтиләребез шушы хакыйкатьне искә төшерде. Чарада Богады мәктәбе әти-әниләр советы рәисе Илфак
-
Мәктәп ашханәсенә, балаларның ничек туклануын үз күзләре белән күрергә килгән әни 14.10.2021
Мәктәп ашханәсенә, балаларның ничек туклануын үз күзләре белән күрергә килгән әни - Илфира Гаянова улының ничек яратып ашаганын күргәч, сөенеп, пешекчеләргә рәхмәтләрен яудырды. Ризыкка күңел җылысын да салып пешерә шул безнең апалар! Балалар сау-сәламәт булсын, тырышып укып, яхшы билгеләр алсын, акыллы, иманлы, тәүфыйкълы балалар булып үссеннәр, дип, теләкләрен тели-тели иртә таңнан ук эш башлыйлар. Рәхмәт аларга!
-
Миләш җиләкләре бик ачы дип җырлыйлар. 13.10.2021
Миләш җиләкләре бик ачы дип җырлыйлар. Ачы, әмма бик файдалы. Мәктәбебез укучылары һәркайсы җыеп тапшырды аны.
Поют, что ягоды рябины очень горькие. Горько, но очень полезно. Каждый ученик нашей школы собрал рябину.
-
Жизнь без никотина, здоровый образ жизни. 13.10.2021
5-9 сыйныф укучылары класс сәгатендә никотинсыз тормыш, сәламәт яшәү рәвеше хакында сөйләштеләр.
Учащиеся 5-9 классов на классном часе обсудили жизнь без никотина, здоровый образ жизни.
-
Өлкәннәребезне сөендерүне дәвам итәбез. 13.10.2021
Өлкәннәребезне сөендерүне дәвам итәбез. 9нчы сыйныф укучылары мәктәбебезнең хөрмәтле мөгаллимәсе, инде лаеклы ялдагы Дәнифә апа Арсланованың хәлен белеп кайттылар. Бер җылы сүз дә - җанга шифа. Өлкәннәребезгә кайвакыт иркенләп сөйләшеп утыру да - олы бүләк.
-
Районный конкурс рисунков ко Дню учителя 11.10.2021
Укытучылар көненә багышлап үткәрелгән рәсем бәйгесендә катнашып, район күләмендә җиңү яулады бу укучылар: 2нче сыйныфтан Сөмбел Сабирова, 3нче сыйныфтан Рүзәл Арсланов, 4нче сыйныфтан Ралина Галиева (укытучылары Л. Фәттахова, Г. Нуриева, М. Әхмәдуллина) Котлыйбыз! Афәрин!
-
Богады мәктәбе укучылары авылдашлары белән бергә чыршы утырттылар. 11.10.2021
Кәрам Гарипов исемендәге ял паркы һәм Хәтер паркында бүген Богады мәктәбе укучылары авылдашлары белән бергә чыршы һәм миләш агачлары утырттылар.
Сегодня в парке отдыха имени Карима Гарипова и Парке Памяти учащиеся Бугадинской школы вместе с односельчанами посадили ели и рябины.