Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Мин - мастер!" 15.03.2021
Актаныш технология техникумы базасында 12 март көнне узган "Мин - мастер!" бәйгесендә IX сыйныф укучысы Айзилә Арсланова - I, VII сыйныф укучысы Ильвина Сабирова - II урынны яуладылар. Кызларны һәм укытучы-остазлары Лениза Фәттахованы чын күңелдән котлыйбыз!
-
VI-IX сыйныф укучылары спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр 15.03.2021
Туган тел елына багышлап оештырылган театр атналыгы кысаларында 11 март көнне VI-IX сыйныф укучылары спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. VI сыйныф укучылары ГКамалның "Беренче театр" әсәрен сәхнәләштергән. VII сыйныф укучылары Г.Исхакыйның "Җан Баевич" әсәреннән өзек уйнадылар. Ф.Яруллинның "Кызларның кызганнары" комедиясен сәхнәләштергән VIII-IX сыйныф укучылары уенын да тамашачылар көлә-көлә алкышлады.
-
"Профдебют" 2021 08.03.2021
Актаныш технология техникумы оештырган "Профдебют" бәйгесендә катнашкан кыз-егетләр белән мәктәбебез директоры В.Салихов эшлекле сөйләшү үткәрде. Техникум, андагы уку шартлары, укытучылар турында тәэсирләре белән кызыксынды, киләчәккә планнары турында сорашты.
-
"Ягез әле, кызлар!" 08.03.2021
"Ягез әле, кызлар!" бәйгесе гөрләде бүген мәктәптә.. "Ромашкалар", "Гөлләр" һәм "Авыл кызлары" командаларына бүленеп рәхәтләнеп җырлады, биеделәр. Ашарга пешерү хикмәтләрен ачыклады, "оригами" белән дә шөгыльләнде - салфеткадан чәчәкләр ясадылар, шигырь яздылар - ут өерттеләр, кыскасы. Егетләр дә читтә калмады: сәдәф тә тактылар, ярма да чүпләделәр, котлауларын ирештереп күңелне күтәрделәр. Ахырда кем җиңде, дисезме? Әлбәттә, дуслык җиңде! Бәйрәмне оештырган Гөлзифа апа Нуриева һәм аның II сыйныф укучыларына зууур рәхмәт!
-
Иң кадерле, иң газиз, иң яраткан кешеләр - әниләргә изге теләкләр һәм матур җыр-биюләр кичәсе 08.03.2021
Иң кадерле, иң газиз, иң яраткан кешеләр - әниләргә изге теләкләр һәм матур җыр-биюләрен кич белән Богады авыл клубы сәхнәсеннән җиткерде бүген укучылар. Зал тутырып килгән тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмде. Әти-әниләр, сөенеп сәхнәдәге ул кызларын күзәтте. Бәйрәм бик матур узды.
-
Инглиз телендә театр бәйгесендә Богады мәктәбе укучылары 03.03.2021
Инглиз телендә театр бәйгесендә Богады мәктәбе укучылары Памела Траверсның "Мэри Поппинс. Дөнья тирәли сәяхәт" әсәрен сәхнәләштереп бүген жюрига тәкъдим иттеләр.
В англоязычном театральном конкурсе ученики Бугадинской школы показали театральную постановку Памелы Траверс "Мэри Поппинс. Кругосветное путешествие".
-
"Мин - булачак эшмәкәр..." 03.03.2021
"Мин - булачак эшмәкәр..." бәйгесе укучыларда киләчәктә үз һөнәрен сайлауга этәргеч бирү, бизнес-идеяләрен тормышка ашыруга ярдәм итү максатында оештырылды районыбызда. Бүген аның беренче этабы булып, укучылар үз проектларын тәкъдим иттеләр. Богады мәктәбеннән VIII сыйныф укучылары Э.Арсланова. Т.Хафизова һәм IX сыйныф укучысы Н.Галимов бу бәйгедә катнашып, эшләрен якладылар.
"Я-будущий предприниматель... конкурс был организован в целях стимулирования учащихся к дальнейшему выбору профессии, содействия реализации бизнес-идей. Сегодня состоялся первый этап конкурса, на котором учащиеся представили свои проекты. Ученица VIII класса Бугадинской школы Э. Арсланова. Т. Хафизова и ученик IX класса Н.Галимов приняли участие в этом конкурсе и защитили свои работы.
-
Конкурс Профессиональный дебют 03.03.2021
Актаныш технология техникумы базасында дүртенче ел рәтән үткәрелүче 9 сыйныф укучылары өчен “Һөнәри дебют” дип исемләнгән бәйгедә мәктәбебез укучылары белем һәм осталыкларын сыный.
2 март көнне IX сыйныф укучылары А.Арсланова пешекче һәм Д.Габдуллин эретеп ябыштыру эше компетенцияләре буенча осталыкларын күрсәтсә, бүген һөнәри дебют мәйданында И.Басыйров төзүчелек, VIII сыйныфтан Р.Корбангалин исә бухгалтер эше буенча катнаштылар. 4 мартта техникум авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм электромонтер компетенциясе буенча иң-иңнәрне ачыклаячак. -
Всероссийский открытый урок по ОБЖ, посвященный ко дню гражданской обороны. 02.03.2021
Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга? Утны ничек тиз сүндерергә? Янгын сүндерүче булу өчен кайда укырга, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? 1 март көнне Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитов белән очрашуда Богады мәктәбе укучылары әлеге сорауларга җавап тапты. Инспектор янгын сүндергеч белән ничек эшләргә икәнен күрсәтеп аңлатты, янгын хәвефе турында хәбәр бирүче автомат җайланма турында сөйләде, үз хезмәтеннән гыйбрәтле мисаллар китерде. Уку турында кызыксынучыларга тәфсилле җаваплар бирде. Тиздән яз - урам, бакчаларны чистарта башлый торган чор. Шул вакытта аеруча игътибарлы булырга, ут белән шаярмаска чакырды.
Всероссийский открытый урок по ОБЖ, посвященный ко дню гражданской обороны.
-
"Туган ил дә, туган тел дә була бер генә" 01.03.2021
"Туган ил дә, туган тел дә була бер генә" дип аталган әдәби-музыкаль кичәне 27 февраль көнне 6-7 сыйныф укучылары өчен авылыбыз китапханәчесе Рәзинә Мөнирова оештырды. Җыр-шигырьләр белән үрелеп барган кичәдә укучылар викторина сорауларына җавап бирде, телебезнең ни кадәр бай, матур, сыгылмалы икәнлегенә тагын бер кат ышанды, чарадан бик канәгать калдылар.