Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Мир, труд, май! 03.05.2022

Карга боткасы 1 майда Богады җирлегенең һәр авылында узды. Көннең бозылып китүе дә куркытмады халыкны - бәйрәм боткасы тышта пешсә, сыйлану, уен- җыр- биюләр соңрак клуб эчендә гөрләде.
-
Милли йолаларыбызны яңартабыз 29.04.2022

Карга боткасын, элек балалар авыл буенча йөреп, һәр йорттан ярма, йомырка, тоз, тәмле камыр ризыклары җыеп, күмәкләшеп пешерә һәм сыйлана торган булганнар. Милли йолаларыбызны яңартабыз: безнең укучылар да бүген шушы күңелле гадәтләрне өлкәннәрнең хәтеренә төшерде, үзләре өчен яңа кызык гадәт булдырды. Һәр йортта сөенеп каршы алдыолар үзләрен.
-
Такталачыкта Әтиләр советы утырышы 29.04.2022

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында бүген районкүләм Әтиләр советы утырышы узды. Анда Богады мәктәбе директоры В.М.Салихов һәм Әтиләр советы рәисе И.Ф.Гаянов та катнашты.
-
"Куркынычсыз көпчәк" 26.04.2022

"Куркынычсыз көпчәк" бәйгесенең 21 апрель көнне үткән муниципаль этабында мәктәбебездән Л.Шулбаева, З.Сафина, С.Хисамов һәм И.Сабиров составындагы яшь ЮИДчылар командасы көч сынашты.
-
Шимбә өмәсе 26.04.2022

Апрель кояшына бирешмичә, һаман эреми яткан кар өемнәрен шимбә өмәсендә таратып, тирә-якны ялт иттердек.
-
"Иртәнге чәй кирәкме?" 23.04.2022

"Иртәнге чәй кирәкме?" - 7 нче сыйныф укучысы Алия Галиева (җит. Т.Вәҗетдинова) 22 апрель көнне инглиз теленнән проект эшләре буенча бәйгедә шушы темага үз эшен яклап, район күләмендә 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
18.04.2022

"Батыр" спорт сараенда 17 апрель көнне район башлыгы призына милли көрәш турниры үтте. Анда мәктәбебездән дә 12 яшь көрәшче бил алышты. Келәмдә исә барысы 135 яшь спортчы 14 үлчәү авырлыгында көрәште.
Район башлыгы призына үткән милли көрәш турнирында Рәфил Корбангалин (9 кл) һәм Илнар Сафиуллин (7 кл) II урынны яуладылар. Афәрин, егетләр!
Тренерлары И.Әнвәров
-
"Без тарихта эзлебез" 16.04.2022

"Без тарихта эзлебез" республика шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабында Актаныш районы данын Богады авылыннан Гаяновлар гаиләсе яклады һәм 3нче урынны яулап кайттылар. Гаяновларның иң кече уллары Айтуган мәктәптә 2нче сыйныфта укый.
-
Халыкара Су көне 15.04.2022

Халыкара Су көнен мәктәптә зурлап, бәйрәм итеп үткәрдек. Һәр сыйныф гәзит чыгарды, яклады. Укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Табигатьне саклау - һәркайсыбызның бурычы. Чара шушы хакыйкатьне янә исебезгә төшерде.
-
12 апрель Космонавтика көне 12.04.2022

Космонавтика көненә багышлап, мәктәптә күп төрле чаралар үтте. Укучылар бу көнгә багышлап, рәсемнәр ясады. Галәмне ачу һәм өйрәнүгә кагылышлы викторинада көчләрен сынады, сыйныф сәгатьләрендә Россия космонавтлары турында мәгълүматларын арттырдылар.













