МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
БДИга әзерлек 31.01.2023
2022-2023 уку елына Мәгариф идарәсенең «9 һәм 11 сыйныф укучыларына дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү һәм үткәрү» планы нигезендә 2023 елның 30-31 гыйнварында 11 сыйныф укучылары рус теле һәм математика фәннәреннән кабат тест форматында Белем Сыйфатын Мониторглау Республика Үзәге тарафыннан эшләнгән биремнәрне башкардылар. Тест биремнәрен үтәү - укучыларга үз белемнәренә тирәнтен анализ ясау өчен ярдәм булып тора.
В соответствии с планом Управления образования «Подготовка и проведение государственной (итоговой) аттестации учащихся 9 и 11 классов на 2022-2023 учебный год», 30-31 января 2023 года учащиеся 11 классов вновь выполнили задания, подготовленные Республиканским Центром Мониторинга Качества Образования, в формате тренировочного теста по русскому языку и математике. Выполнение тренировочных тестирований помогает учащимся в глубоком анализе своих знаний.
-
"Тату сыйныф серләре" бәйгесенең зона этабы/Зональный этап конкурса "Секреты дружного класса" 30.01.2023
Гуманитар гимназия-интернат коллективы "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең Минзәлә шәһәрендә узган зона этабында катнашып, 2 урын яулады. Минзәлә, Тукай, Мөслим, Сарман мәктәпләреннән килгән сыйныфлар белән көч сынашу җиңелдән булмады. Һәр сыйныф дус, тату, бердәм. Үз мәктәбенең, үз районының патриоты. Гимназиянең 10 сыйныфы укучылары, әти-әниләр, сыйныф җитәкчесе Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова, директор урынбасарлары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, Ленар Наил улы Хөсәенов гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева белән бер команда булып, гимназияне тәкъдим иттеләр.
Бәйгеләрдә катнашкан саен яңалыкка омтыласың, башкалардан да үрнәк аласың, камилләшәсең, үзеңә тагын да югарырак таләп куясың.28 января в РДК г.Мензелинск прошел зональный этап конкурса "Секреты дружного класса". Всего участие в конкурсе приняли 5 команд, из пяти районов, это: Актанышский, Муслюмовский, Сармановский, Мензелинский, Тукаевский район.
Команды выступили в четырёх этапах: визитка, презентация интернет -ресурса класса и творческий проект.
Мероприятие продолжалось около 7 часов, но это было совсем незаметно, потому что конкурс прошел как большой творческий праздник, объединивший родительский, ученический и учительский коллективы. Много музыки, позитива, радостных улыбок, аплодисментов.
Учащиеся 10 класса гуманитарной гимназии-интерната, родители, классный руководитель Чулпан Рамзилевна Шарипова, заместители директора Ленар Зуфакович Шавалеев, Ленар Наилевич Хусаинов в одной команде с директором гимназии Венерой Хаматнасыховной Хаевой представили гимназию и заняли 2 место. Команда будет представлять наш район в полуфинале. Желаем им дальнейших успехов! -
Семинар 30.01.2023
Гуманитар гимназия-интернатның методик һәм инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары Юлия Валентин кызы Әмирҗанова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Илиза Энгель кызы Ахунова, төрек һәм инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел бүген “Адымнар-Алабуга” полилингваль белем бирү комплексында узучы семинарда катнаша. Телләрне өйрәнүдә дәрестән тыш эшчәнлек буенча тәҗрибә уртаклаштылар, методик эшчәнлек буенча яңалыклар белән таныштылар.
Заместитель директора по методической и инновационной деятельности гуманитарной гимназии-интерната Юлия Валентиновна Амирзянова, учитель начальных классов Илиза Энгеловна Ахунова, учитель турецкого и английского языков Румия Данисовна Темел приняли участие в семинаре, который проходил в полилингвальном образовательном комплексе “Адымнар-Елабуга”. Обменивались опытом внеурочной деятельности в изучении языков, знакомились с нововведениями в методической деятельности.
-
«Авылым тарихы» дигән класстан тыш чара 30.01.2023
2023 елның 23 январь көнне, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә авыл клубы белән берлектә, «Авылым тарихы» дигән класстан тыш чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты булып укучыларга үз авылының тарихы белән таныштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү.
30 января 2023 г., в МБОУ “Аккузовская ООШ” совместно с сельским клубом было проведено внеклассное мероприятие «История моего села». Цель данного мероприятия: учащиеся должны знать историю своего села и формировать чувство патриотизма и гордости за свою родину.
-
Ватанны саклаучылар көненә әзерлек 30.01.2023
Тиздән Ватанны саклаучылар көне җитә. Шул уңайдан Актанышның 1 нче санлы мәктәбендә төрле чаралар үтә. 9-11 сыйныфы укучылары арасында АК-74М автоматын сүтеп җыю буенча ярыш үткәрелде. Иң җитез һәм төгәл укучылар билгеләнде.Егетләр арасында: 1 урын - Хузин Гумар (11 сыйныф), 2 урын - Микаелян Макс (9т сыйныфы), 3 урын - Назаров Султан (10 сыйныф). Кызлар арасында: 1 урын - Хусаенова Адилә (11 сыйныф), 2 урын - Галиева Сөмбел (9т сыйныфы), 3 урын - Марданова Илина (11 сыйныф). Котлыйбыз!
Скоро День защитника Отечества. В связи с этим в АСОШ №1 проводятся различные мероприятия. В конце прошлой недели состоялись соревнования среди учащихся 9-11 классов по разборке автомата АК-74М. По результатам выявлены самые быстрые и ловкие. Среди мальчиков: 1 место - Хузин Гумар (11 класс) 2 место - Микаелян Макс (9 класс) 3 место - Назаров Султан (10 класс). Среди девушек: 1 место - Хусаенова Адиля (11 класс) 2 место - Сумбель Галиева (9 класс) 3 место - Марданова Ильина (11 класс). Поздравляем!
-
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында физика фәне буенча нәтиҗәләр 30.01.2023
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында физика фәненнән Актанышның гуманитар гимназия-интернатынын 8 сыйныф укучысы Шәймарданов Әмирхан (укытучысы Баһаветдинова Римма Гранит кызы) призёр булды! Шәймәрданов Әмирханны, укытучысын, гимназия коллективын, гимназия директоры Венера Хәмәтнасыйх кызын котлыйбыз һәм һәрвакыт уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз!
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында Такталачук төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткән чаралар 30.01.2023
Хәрби-патриотик айлык кысаларында “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты”нда төрле чаралар утә. 8-9 сыйныф укучылары арасында автоматны сутеп җыю буенча ярыш утте. Егетләр арасында : 1 урын - Суфиянов Рафаил (9 сыйныф),
2 урын - Исмагилов Ислам (8 сыйныф), 3 урын - Галимов Илдус. Кызлар арасында: 1 урын - Асылбаева Ангелина, 2 урын - Камалова Рузилә. Физкультура укытучысы Тазиев Х. Х.В рамках военно-патриотического месячника в Такталачукской школе-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья проводятся различные мероприятия. 30 января состоялось соревнование среди учащихся 8-9 классов по разборке автомата. По результатам выявлены самые
быстрые и точные. Среди юношей: 1 место - Суфиянов Рафаил (9 класс); 2 место - Исмагилов Ислам (8 класс) ; 3 место - Галимов Ильдус (9 класс). Среди девушек: 1 место - Асылбаева Ангелина (9 класс); 2 место - Камалова Рузиля (9 класс). -
Яңа Әлем балалар бакчасында гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы старт алды 30.01.2023
Бүген, ягъни 30 нчы гыйнвар көнне Яңа Әлем балалар бакчасында гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы башланып китте. Айлык тантаналы рәвештә Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан республикасы гимннарын тыңлау белән ачылды. Балаларга туган илебезнең нинди зур, матур икәнлеге, анда халыкларның дус, тату яшәүләре турында мәгълумат бирелде, РФ һәм ТР байраклары белән таныштырып, балаларның белемнәре ныгытылды.
Сегодня, 30 января, в Новоалимовском детском саду начался месячник гражданско-патриотического воспитания. Месячник торжественно открылся прослушиванием гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан. Детям рассказали о том, какая большая, красивая наша родина, как дружно и мирно живут в ней народы.
-
Актаныш технология техникумы вәкилләре беләнТеләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә профориентация буенча очрашу 30.01.2023
Актаныш технология техникумы вәкилләре Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты. Балаларга һөнәрләр һәм үзенчәлекләр, тәкъдимнәр һәм кагыйдәләр, теоретик һәм практик белем һәм ял оештыру, стипендия системасы, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру турында тәфсилләп сөйләделәр. Өлкән сыйныф укучылары анкета сорауларына җавап бирделәр.
Представители Актанышского технологического техникума встретились со школьниками МБОУ «Тлякеевская ООШ».В ходе этой встречи подробно рассказали ребятам о профессиях и особенностях, предложениях и правилах поступления, организации теоретического и практического обучения и досуга студентов, о стипендиальной системе, трудоустройстве выпускников. Старшеклассники получили ответы на все свои вопросы.
-
Герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган "Поэт и музыка" әдәби бәйгесе нәтиҗәсе 30.01.2023
Тукай зонасына караган район укучыларының герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган "Поэт и музыка" әдәби бәйгесе булып узды. Актаныш районы Чуракай мәктәбе укучысы Салахова Таңсылу зур җиңүгә ирешеп, 29 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Органный залында чыгыш ясады. Ул "Татнефть" һимаячелегендә уздырылган әлеге концертта диплом, истәлек бүләкләре белән беррәттән Казан шәһәрендә үтәчәк бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Республика финалында Таңсылуга һәм укытучысы Рамил Җәмигънур улына уңышлар теләп калабыз!