МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Мәктәп волейбол лигасы Чемпионаты 03.02.2023
Мәктәп волейбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабында, Актаныш муниципаль районының төп гомуми белем бирү мәктәп командалары арасында, Яңа Әлем мәктәбенең егетләр волейбол командасы барлык командаларны да 2:0 исәбе белән җиңеп, лаеклы 1 нче урынга ия булды. Команда составы: Исламхуҗин Айназ, Фаррахов Мөнир, Галеев Раяз, Мухамадиев Илназ, Биляков Илнар һәм Шәрипов Азамат. Егетләрне котлыйбыз, афәрин!
На муниципальном этапе чемпионата Школьной волейбольной лиги среди команд основных общеобразовательных школ Актанышского муниципального района, юношеская волейбольная команда Новоалимовской школы заняла достойное 1 место, победив все команды со счетом 2:0. Состав команды: Исламхузин Айназ, Фаррахов Мунир, Галеев Раяз, Мухамадиев Ильназ, Биляков Ильнар и Шарипов Азамат. Поздравляем ребят и желаем дальнейших успехов!
-
"Мәктәп волейбол лигасы" республика турнирының муниципаль этабы 03.02.2023
3 февральдә Актаныш муниципаль районының кызлар һәм егетләр командалары арасында "Мәктәп волейбол лигасы" республика турнирының муниципаль этабы узды. Катнаштылар: «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат», «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе», "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе», «Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе», «Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе», «Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе», «Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе».
3 февраля состоялся муниципальный этап республиканского Турнира «Школьная волейбольная лига» среди команд девушек и юношей общеобразовательных школ Актанышского муниципального района. Участие принимали: МБОУ «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов», МБОУ «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1», МБОУ «Поисевская СОШ», МБОУ «Кировская СОШ», ГАОУ «Гуманитарная гимназия – интернат для одаренных детей», МБОУ «Байсаровская ООШ, МБОУ «Бугадинская ООШ», МБОУ «Новоалимовская ООШ», МБОУ «Татарско – Ямалинская ООШ», МБОУ «Такталачукская ООШ», МБОУ «Уразаевская ООШ».
-
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында биология фәненнән нәтиҗәләр 03.02.2023
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында биология фәненнән гуманитар гимназия-интернатның 8 сыйныф укучысы Әмирова Азалия (укытучысы Исламова Зөлфия Әсгать кызы), Пучы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Вахитова Әдилә (укытучысы Вагизова Алсу Мирзаян кызы) призер булдылар. Укучыларны, укытучыларны, гимназия, Пучы мәктәбе коллективларын, гимназия җитәкчесе Венера Хәмәтнәсыйх кызын, Пучы мәктәбе җитәкчесе Алсу Рәшит кызын котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Сталинград сугышына багышланган дәресләр 02.02.2023
2 февралендә Югары Яхшый мәктәбендә Сталинград сугышына багышланган дәресләр узды. Максат: ватанпәрвәрлек, үз илебез, халкыбыз өчен горурлык хисе тәрбияләүне дәвам итү.
2 февраля В МБОУ – Верхнеяхшеевской ООШ прошли уроки, посвященные Сталинградской битве. Цель: продолжить воспитание чувства патриотизма, гордости за свою страну, свой народ.
-
"Парламент дәресләре-2023" 02.02.2023
Бүген башкалабызның Дәүләт Советында "Парламент дәресләре-2023" темасы астында мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм тарих, жәмгыять белеме фәннәре буенча район методик берләшмә житәкчеләре белән очрашу үткәрелде. Биредә мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митьян кызы һәм тарих, җэмгыять белеме фәннәре буенча район методик берләшмә җитәкчесе Сафиуллин Руслан Наил улы катнашты. Очрашу барышында "Парламент дәресләре"н үткәрүдә актуаль проблемалар, тәкъдимнәр турында сүз алып барылды.
-
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында хокук фәненнән нәтиҗәләр 02.02.2023
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында хокук фәненнән гуманитар гимназия-интернатның 11 сыйныф укучылары Фәйзуллина Миләүшә һәм Габдуллина Алина (укытучысы Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы), Пучы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фазуллина Айзилә (укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы), Актанышның 2 нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Басыйров Нурсолтан (укытучысы Басыйрова Римма Рәшит кызы) призер булдылар. Укучыларны, укытучыларны, гимназия, Пучы, икенче мәктәп коллективларын, гимназия җитәкчесе Венера Хәммәтнәсыйх кызын, Пучы мәктәбе җитәкчесе Алсу Рәшит кызын, икенче мәктәп җитәкчесе Айзат Салихҗан улын котлыйбыз һәм һәвакыт югары үрләргә ирешергә язсын дигән теләктә калабыз!
-
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сталинград сугышына багышланган «Батырлык дәресе» 02.02.2023
2022 елның 02 февралендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сталинград сугышына багышланган «Батырлык дәресе» үткәрелде. Сыйныф сәгате барышында Сталинград сугышының төп моментлары турында видеофрагмент күрсәтелде. Батырлык дәресе дәвамында балалар солдатларыбызның батырлыгы, команда составы турында белделәр, шул бөек сугышның тарихи һәйкәлләре: Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар, Сталинград сугышының елъязмасын карадылар.
02 февраля 2022 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» был проведен урок мужества, посвященный Сталинградской битве «Мужество Сталинграда». В ходе классного часа был показан видеофрагмент о ключевых моментах Сталинградской битвы. В течение урока мужества ребята много узнали о героизме и мужестве наших солдат, о командном составе, познакомились с историческими памятниками той великой битвы: Мамаевым курганом, домом Павлова, изучили хронику Сталинградской битвы.
-
Балалар иҗат үзәгендә “2023 ел - Педагог һәм остаз елы” кысаларында тантаналы чара 01.02.2023
Россия Фередациясе Президенты Владимир Путинның Указы нигезендә 2023 ел Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану максат итеп куела. Балалар иҗат үзәгендә “2023 ел - Педагог һәм остаз елы” кысаларында тантаналы чара булып узды.50 еллык педагогик хезмәт юлы булган,Татарстанның атказанган укытучысы,өстәмә белем бирү педагогы Мөхәмәдиев Дилшат Сәгыйть улы белән очрашу үтте.Остаз белән очрашуга район мәгариф идарәсеннән,мәктәпләрдән хезмәттәшләре,күп еллар төрле мәртәбәле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларның ата-аналары,коллегалары,түгәрәктә шөгыльләнүче кыз-малайлары җыйналды.Тырыш,башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче,шул ук вакытта үҗәт тә,сабыр һәм юл куючан Дилшат Сәгыйть улы үзенең хезмәт юлы турында да сөйләп узды.
-
"Әкиятлэр иленә сәяхәт" класстан тыш чара 01.02.2023
2023 нче елның 01 февраль көнне, башлангыч класслар атналыгы кысаларында, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3-4 класс укучылары “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укытучылары Гарипова Э. Ф., Хисамова А. Ф.
01 февраля 2023 года в рамках недели начальных классов, учащиеся 3-4 классов МБОУ «Аккузовская ООШ» показали воспитанникам детского сада “Солнышко” сказку “Репка”. Учителя начальных классов Гарипова Э.Ф., Хисамова А.Ф.
-
Республикакүләм "Моң кайтавазы" нәфис сүз осталары бәйгесе нәтиҗәләре 31.01.2023
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Нәзлия Латыйпова Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган Республикакүләм "Моң кайтавазы" нәфис сүз осталары бәйгесендә Гран-при яулады! Нәзлияне һәм остазы Гөлназ Кашафовнаны зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!
Ученица 8 класса МБОУ «Поисевскя СОШ» Латыпова Назлия участвовала в Республиканском конкурсе чтецов, посвященной Эльвире Ибраһимовой и стала победителем Гран-при. Руководитель: Муллагалиева Гульназ Кашафовна.