МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Әлифба бәйрәме / Праздник Азбуки 21.02.2023

21 нче февраль көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче класс укучылары өчен Әлифба бәйрәме үткәрелде. Чарада ата-аналар, мәктәп администрациясе, укучылар катнашты. Укучылар станцияләр буенча сәяхәт итте. Чара җырлар, шигырьләр, күңелле ял минутлары, сюрпризлар белән аралашып барды. Мәктәп җитәкчелеге тарафыннан балаларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды, әти-әниләр үз теләкләрен җиткерде.
21 февраля для первоклассников МБОУ “Такталачукская ООШ” был проведен праздник Азбуки. Первоклассники путешествовали по разным станциям. На мероприятие были приглашены родители. Дети рассказали стихи, пели, танцевали, получили дипломы и подарки.
-
"Ил белеме буенча Quiz-викторина"/ "Quiz-викторина по страноведению" 20.02.2023

Балалар иҗат үзәгендә инглиз теленнән "Ил белеме буенча Quiz-викторина" район конкурсы үтте. 17 команда арасында гуманитар гимназия-интернатның 5-6 сыйныф укучылар командасы гран-при яулады. Укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова.
В Центре детского творчества прошел районный конкурс по английскому языку "Quiz-викторина по страноведению". Команда учащихся 5-6 классов гуманитарной гимназии-интерната завоевала гран-при среди 17 команд. Учитель Сания Мударисовна Гимранова.
-
Яңа Әлем мәктәбендә Геройлар белән очрашу уздырылды / Новоалимовской школе встреча с героями 20.02.2023

Нәрсә ул батырлык? Батырлык ул - кыюлык, гайрәт, тәвәкәллек, кирәк булганда, үз-үзеңне аямау. "Геройлар белән аралашу" дип аталган россиякүләм проект кысаларында, Яңа Әлем мәктәбендә Геройлар белән очрашу уздырылды. Чечня сугышында катнашкан авылдашларыбыз Хасанов Тимерҗан, Галеев Фаяз, Актаныштан Вагыйз абый патриотик чарада катнаштылар. Үзләренең хезмәт иткән вакытларын искә төшереп, укучыларны сәламәтлекләрен сакларга, ныгытырга чакырдылар. Барыбызның да теләге бер - илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Ватанны саклаучы егетләребез, абыйларыбыз, әтиләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.
Что такое мужество? Мужество - это смелость, отвага, решительность, самоотверженность, когда это необходимо. В рамках всероссийского проекта "Общение с героями" в Новоалимовской школе состоялась встреча с героями. Наши односельчане - участники Чеченской войны Хасанов Тимерзян, Галеев Фаяз, Вагиз абый из Актаныша приняли участие в патриотическом мероприятии. Вспоминая время своей службы, учащихся призывали беречь и укреплять здоровье. Мы все хотим, чтобы у нас было спокойствие и ясное небо. Желаем, чтобы наши защитники Отечества, братья, отцы благополучно вернулись на Родину.
-
Медосмотр 20.02.2023

Эндокринолог, офтальмолог, невролог, ЛОР, стоматолог, педиатр гуманитар гимназия - интернатта укучыларга планлы медицина күзәтүе үткәрде. Күзәтүдә 200дән артык укучы катнашты.
Эндокринолог, офтальмолог, невролог, ЛОР, стоматолог, педиатр провели плановый медицинский осмотр учащихся гуманитарной гимназии - интерната. В осмотре приняли участие более 200 учащихся.
-
Туган (рус, татар, мари) тел укытучыларының муниципаль этап Бөтенроссия мастер-классы 20.02.2023

Бүген 20 февраль көнне Балалар иҗат үзәге базасында туган (рус, татар, мари) тел укытучыларының муниципаль этап Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе үткәрелде. Конкурста 8 педагог үз осталыкларын күрсәттеләр.
Сегодня 20 февраля на базе ЦДТ прошел муниципальный этап Всероссийского конкурса учителей родных языков и воскресных школ. В конкурсе приняли участие 8 пелагогов.
-
Мобилизацияләнгән авылдашларның гаиләләренә ярдәм / Помощь семьям мобилизованных 20.02.2023

Киров мәктәбенең Сирень Хаҗиев исемендәге юнармия отряды укучылары хәзерге вакытта Украинада булган авылдашларыбызның гаиләләрендә булды. Хәлләрен белеп, улларының исән-сау кайтуларын теләделәр.
Учащиеся отряда юнармии имени Сирена Хазиева Кировской школы посетили семьи мобилизованных граждан и оказали им посильную помощь.
-
Бөтенрәсәй "Геройлар белән әңгәмәләр" проекты / Всероссийский проект "Диалоги с героями" 20.02.2023

Февраль - гражданлык һәм патриотик тәрбия ае. 2нче санлы Актаныш урта мәктәбендә Бөтенрәсәй "Геройлар белән әңгәмәләр" проекты кысаларында Чечен сугышында катнашучы Харисов Вазих Расилович һәм Әфган сугышы катнашучылары Галимов Марат Разифович, Әхмәтов Илшат Рашитовичлар белән очрашу булды. Чыгышларында алар хезмәт иткән еллары турында сөйләделәр, укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм сәламәтлекләрен яхшыртырга өндәделәр, бөтен дөньяда тынычлык теләделәр һәм Ватанны яклаучы көне белән котладылар.
Февраль является месяцем гражданско-патриотического воспитания. В рамках всероссийского проекта "Диалоги с героями" в МБОУ "Актанышская СОШ 2" состоялась встреча с участником Чечечной войны Харисовым Вазихом Расиловичем и участниками Афганской войны, Галимовым Маратом Разифовичем и Ахметовым Ильшатом Рашитовичем. В своих выступлениях они рассказали о своих годах службы, призывали учащихся вести здоровый образ жизни и укреплять свое здоровье, пожелали мира во всем мире и поздравили учащихся с наступающим Днем Защитника Отечества.
-
Рус әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләрее 19.02.2023

Рус әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында Гуманитар гимназия-интернат мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Хафизова Эвелина (укытучысы Нурыева Ирина Альбиновна), Авзалова Амелия, Шакирова Резеда (укытучылары Гильфанова Изалия Изаил кызы), 8 нче класс укучылары Закирова Розалия (укытучысы Нурыева Ирина Альбиновна), Сарварова Язиля (укытучысы Газизова Фэйрузэ Риф кызы), 10 сыйныф укучылары Гильметдинова Миләүшә, Зарипова Алина (укытучылары Нурыева Ирина Альбиновна), 11 сыйныф укучылары Тагирова Эльвина, Галимова Алина (укытучылары Гильфанова Изалия Изаил кызы), Актаныш 2 санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Гомәрова Ләйсән, Исхакова Тансылу (укытучылары Белоусова Мәулидә Идрис кызы), Галиева Сөмбел (укытучысы Ханипова Ләйсән Ильгиз кызы), 9 нчы сыйныф укучысы Мухаметдинова Айсылу (укытучысы Юзкаева Лилия Марс кызы), 11 нче сыйныф укучылары Акмалова Зәйнәп, Мусина Эльвина (укытучылары Белоусова Мәулидә Идрис кызы), Байсар мәктәбе укучысы Бадикова Арина (укытучысы Сафиуллина Лилия Хәмзә кызы) призер булдылар! Укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективларын, Гуманитар гимназия-мәктәбе җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын, 2нче санлы мәктәп җитәкчесе Айзат Салихҗан улын, Байсар мәктәбе җитәкчесе Рамил Замигнур улын котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз!!!
-
Мари теле һәм әдәбияты фәненнән регионара олимпиаданың йомгаклау этабы нәтиҗәләре 19.02.2023

Мари теле һәм әдәбияты фәненнән регионара олимпиаданың йомгаклау этабында Мари Суыксу мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Суарметов Павел җиңүче, Арсланова Аделина призёр булдылар, укытучылары Галиева Ирина Александровна. Укучыларны, Ирина Александровнаны, Мари Суыксу мәктәбе коллективын, мәктәп җитәкчесе Эдуард Амирҗановичны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!!!
-
Спартикиада нәтиҗәләре / Итоги спартакиады 18.02.2023

Район хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы кысаларында Актанышның 1 нчк мәктәп педагоглары командасы 2 нче урынны алды. Команда составына Р.Т. Маликова, М.И. Гимадиева, И.И. Закирова, З.И. Шарипянова, А.Р.Хазиева, Р.Ф. Хазиев, Р.Ф. Ялалов, И.М. Мөхәметов, А.Ш.Рахманов, Ш.И.Анваров, Д.З.Исламова керделәр. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
На Чемпионате района, в рамках зимней спартакиады трудящихся района среди учреждений, предприятий, организаций, команда педагогов АСОш №1 заняла 2 место. В состав команды вошли Р.Т. Маликова, М.И.Гимадиева, А.И.Закирова, З.И.Шарипянова, А.Р.Хазиева, Р.Ф. Хазиев, Р.Ф.Ялалаов, И.М. Мухаметов, А.Ш.Рахманов, Ш.И.Анваров, Д.З.Исламова. Поздравляем и желаем дальнейших успехов!











