• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

“Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...” проекты / Прект “Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...”

Опубликовано: 01.03.2023

“Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...” проекты / Прект “Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...”

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кече яшьтән үк төрле һөнәрләр турында  башлангыч белем бирү, һөнәрләргә һәм һөнәр ияләренә  карата уңай мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән  иртә  профессиональ ориентацияне оештыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һөнәри күнекмәләрен үстерү максатыннан “Алтынчәч” балалар бакчасында максатчан эш алып барыла. Уку елы башында тәрбиячеләр еллык план яки проектлар  төзеп, шуның нигезендә ел дәвамында системалы эшчәнлек төрләре алып баралар. “Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...” Әлеге проект шул максаттан төзелде дә инде. Балаларның  әти- әниләре, якыннары һөнәри күнекмәләр бирүнең “тере” мисалы. Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әти яки әнинең башкарган хезмәте, һөнәре кызыклырак, чынрак. Ул һөнәр иясен нәкъ менә әти- әни образында тудыра. Үз әти-әниләренең дә кем булып эшләгәнен әйтә алмаган балалар күп, әлбәттә. Шул ук вакытта, яңа төрле һөнәр ияләрен белеп, тирә- юньдәге үзе очрашкан һөнәр белән кызыксынып торганнары да юк түгел. Балалар белән кызыклы, күп төрле интеллектуаль, сюжетлы- рольле  уеннар оештыру барышында ачыклана болар. Моннан тыш, төрле экскурсияләр вакытында балаларның кызыксынулары барлыкка килә. Ул гына түгел, балалар үзләре үк, репортер, журналист, телеоператор рольләренә кереп, һөнәр ияләреннән интервью алып, үзләрен кызыксындырганган сорауларга җаваплар ала алар. Бакчабызда балалар арасында һөнәрләрне таныту, кеше хезмәтенең социаль статусын күтәрү, туган яктагы  һөнәрләр белән танышу бурычын тормышка ашыру  юнәлешендә нәтиҗәле эшләп киләбез. Яңалык буларак әйтәсе килә, тематик даталарда һөнәр ияләрен котлап кайту эшен башлап җибәрдек. Бу да үз вакытында, һөнәр ияләрен таныту, балаларга башлангыч һөнәри белем бирүнең бер юнәлеше итеп карау дип кабул ителә. Ноябрь аенда бакчабызда Телеведение хезмәткәрләре көнен билгеләп үткән идек. Җанлы очрашу  вакытында, "Актаныш-информ" баш-мөхәррир-җитәкчесенең телевидение юнәлеше буенча урынбасары Регина Сәлахова “Бәхетле балачак” проектында катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итте. Шул көннән алып, без бу проектта катнашу уе белән яндык. Һәм менә, килде ул көн! Без студиягә чакырулы!!! Сәләтле балаларны барлап, билгеләнгән көндә без Актаныш телеведениесы  бинасына кузгалдык. Ачык йөз белән каршы алган "Актаныш-информ" җитәкчесе баш-мөхәррир Айнур Рәсим улы, Регина Рафаэль кызы, Альбина Ильфак кызы нәниләрне яңартылган телестудия бүлмәсе белән дә, үз һөнәрләре белән дә якыннан таныштырдылар. Аннары инде “иркенләп”  төшерүгә  керештек. Ике- өч минутлык тапшыру экраннарга чыкканчы никадәр көч сарыф ителүен сабыйлар да “үз җилкәләрендә татыды”. Түзде сабыйкайлар, аларның да җырга-моңга, нәфис сүз осталыгына  ия булуларын зәңгәр экраннар аша якыннарына күрсәтәсе килә ич! Шунысы да игътибарга лаек, сабыйлар үзләрен камералар алдында иркен тотты. "Бәхетле балачак" районыбыздагы һәр балага да бәхетле минутлар бүләк итсен, тапшыру озын гомерле булсын!

В  ДОУ №7 ведется систематическая и планомерная работа по ранней профориентации детей,  нацеленная  на  воспитание у детей  дошкольного возраста интереса и уважения к Человеку труда, формирование у них элементраных трудовых навыков, желания трудиться и приносить пользу обществу. “Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...” - проект разработанный воспитателем высшей квалифиикационный категории Адгамовой К.В., реализуемый в нашем ДОУ,     преследует решение целей и задач, перечисленных ранее. Родители-самые близкие  для ребенка “носители   профессии”. Профессия, обладателем которой является родитель, помогает  сформировать у ребенка наиболее полный и достоверный  образ  о ней. Проводимые в детском саду мероприятия, в частности целевые экскурсии, прогулки на места работы родителей,  на предприятия, учреждения нашего родного села позволяют детям на практике “окунуться” в мир профессии, попробовать свои силы в пофессиональной деятельности, приобрести простейшие навыки работы, необходимые в той иди иной профессии. В ноябре месяце в нашем ДОУ прошло тематическое мероприятие, посвященное Дню телевидения, в рамках которого дети поздравили работников районного телевидения,  вручили им памятные открытки, а сотрудники Актанышского телевидения: заместитель руководителя филиала АО" Татмедиа "Актаныш-Информ" по телевидению Салахова Регина Рафаэлевна и корреспондент телевидения  Солтанова Альбина Ильфаковна познакомили детей с тонкостями работы на телевидении, с проектами, реализуемым агентством “Актаныш-информ” и пригласили наших воспитанников  в студию телевидения на съемки телепередачи “Счастливое детство”. В обновленной студии детей встретили руководитель филиала АО "Татмедиа""Актаныш-информ" Гимадиев Айнур Расимович, Регина Рафаэлевна и Альбина Ильфаковна, которые познакомили детей с оборудованием используемым для телесъемок, с правилами поведения, техникой безопасности  при проведении съемок, разъяснили и показали сколько сил и времени требуется для съемки даже небольшого телеэпизода. В процессе съемки подготовленных концертных номеров,  дети на себе испытали насколько непрост  труд работников телевидения. Однако дети старались изо всех сил, ведь каждому хотелось, чтобы его показали на экранах телевизоров. Коллектив ДОУ приностит благодарность руководителям и коллективу    АО" Татмедиа "Актаныш-Информ" за возможность продемонстрировать  таланты детей перед широкой аудиторией и желает  дальнейших успехов в реализации таких замечательных проектов для детей.

  

 



К списку новостей