МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
«Җиңүчеләрнең законнары: 100 балл югарылыгы серләре!» 07.02.2023
7 февральдә Актаныш муниципаль районында ТР АМР ДАГБУ «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» мәктәбендә «Җиңүчеләрнең законнары: 100 балл югарылыгы серләре!» региональ акциясе узды. Акциянең максаты: 2022-2023 уку елын тәмамлаучыларның имтиханнарга психологик әзерлек дәрәҗәсен арттыру. Акциядә Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Р.М., укыту-методик эш буенча директор урынбасары Имамразыева Г.Д, БДИ координаторы Галиева И.И., ППЭ җитәкчесе Амирова А.Ә., мәктәп җитәкчеләре, югары балл җыючыларны әзерләгән укытучылар, мәктәпне узган елны тәмамлаучы укучылар, 2023 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.
#образованиетатарстан #ГИА2023 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2023
-
9 нчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе 07.02.2023
2023 елның 8 февралендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга мөмкинлек алу өчен, йомгаклау әңгәмәсе үтәләр.
08 февраля 2023 года выпускники 9-х классов общеобразовательных организаций пройдут итоговое собеседование по русскому языку, которое является условием допуска к государственной итоговой аттестации по образовательным программам основного общего образования.
-
“Полилингваль белем бирү шартларында заманча цифрлы технологияләрне куллану” дигән семинар-уку/ Семинар-обучение "Применение современных цифровых технологий в условиях полилингвального образования" 06.02.2023
Гуманитар гимназия-интернатның гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Резеда Рифкать кызы Шәехова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмис Илгиз улы Хәсәнов, рус теле һәм әдәбияте укытучысы Изалия Изаиль кызы Гыйльфанова "АДЫМНАР-КАЗАН" полилингваль комплексында узучы “Полилингваль белем бирү шартларында заманча цифрлы технологияләрне куллану” дигән семинар-укуда катнашты.
Заместитель директора по общим вопросам гуманитарной гимназии-интерната Резеда Рифкатовна Шаехова, учитель истории и обществознания Хасанов Рамис Ильгизович, учитель русского языка и литературы Гильфанова Изалия Изаиловна приняли участие в семинаре-обучении "Применение современных цифровых технологий в условиях полилингвального образования", который проходил в полилингвальном комплексе “Адымнар-Казань”.
-
Актаныш районы хәрби комиссары белән очрашу/ Встреча с военным комиссаром Актанышского района 06.02.2023
Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Сәмигулла улы Әхмәтҗанов гуманитар гимназия-интернатта булып, 9-10-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Россия Оборона министрлыгының хәрби уку йортлары һәм укырга керү шартлары, куелган таләпләр белән таныштырды.
Военный комиссар Актанышского района Ленар Самигуллович Ахметзянов посетил гуманитарную гимназию-интернат и встретился с учащимися 9-10-11 классов. Ознакомил с военными учебными заведениями Минобороны России, условиями поступления и предъявляемыми требованиями.
-
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү 06.02.2023
Актаныш муниципаль районы «Мәгариф идарәсе» ата-аналарның мәктәпкә һәм уку процессына мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан, ата-аналар җәмәгатьчелегенә https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm җирле үзидар органнарының рәсми сайтында мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфаты турында фикер белдерү мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә.
С целью выявления отношения родителей к школе и процессу обучения МКУ «Управление образования» Актанышского муниципального района информирует родительскую общественность о том, что на официальном сайте органов местного самоуправления https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm предоставлена возможность пройти опрос о качестве оказания услуг в сфере образования.
-
“Солдатка хат” акциясе 06.02.2023
Яңа Әлем балалар бакчасы гражданлык -патриотик тәрбия айлыгы кысаларында район күләмендә узучы “Солдатка хат” акциясенә кушылып, балалар тәрбиячеләр белән берлектә мобилизацияләнгән егетләргә хат язып, рәсемнәр ясап гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырдылар.
Новоалимовский детский сад присоединился к районной акции “Письмо солдату” с целью патриотического воспитания детей, дети совместно с воспитателями написали письма мобилизованным ребятам, нарисовали рисунки и передали их в пункт сбора гуманитарной помощи.
-
Әфган сугышы ветераны Авзалов Илфак Нәзим улына истәлек такта кую 04.02.2023
4 нче февраль көнне Татар Суыксу мәктәбендә батыр Әфган сугышы ветераны Авзалов Илфак Нәзим улына истәлек тактасы куелды. Илфак Авзалов истәлеге ул укыган мәктәптә мәңгеләштерелгән — фасадта мемориаль такта куелган, мәктәп музеенда фотосурәтләр, биографик очерклар һәм геройның шәхси әйберләре булган экспозиция күрсәтелгән. Бу чараларда район җитәкчелеге авыл халкы, районының Әфганчылар оешмасы ветераннары һәм башка җәмәгатьчелек катнашты.
4 февраля в Татарской Суксинской школе установили памятную доску ветерану афганской войны Авзалову Ильфаку Назимовичу. Память Ильфака Авзалова увековечена в школе, где он учился — на фасаде установлена мемориальная доска, в школьном музее представлена экспозиция с фотографиями, биографическими очерками и личными вещами героя. В этих мероприятиях приняли участие руководство района, жители села, ветераны районной организации воинов афганцев и другая общественность.
-
Тормыш иминлеге буенча олимпиадада районыбыз укучылары призёр булды 04.02.2023
Республика олимпиадасының йомгаклау этабында тормыш иминлеге фәненнән гуманитар гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Фәрдиев Рәүзәт (укытучысы Сибгәтуллин Ришат Тимершәех улы), Актанышның 1нче мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Хәкимова Илзирә (укытучысы Хаҗиев Равил Фагыйтьҗан улы) призер булдылар.
Укучыларны, укытучыларны, гимназия, 1 мәктәп коллективларын, гимназия җитәкчесе Венера Хәммәтнәсыйх кызын,
Актанышның 1нче мәктәп җитәкчесе Резеда Тимергази кызын котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз. -
4 нче санлы балалар бакчасында “Кышкы уен ачу” спорт бәйрәме 03.02.2023
Буген, ягъни 3 февраль көнне, 4 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары, ата-аналар белән берлектә, “Кышкы уен ачу” спорт бәйрәменә җыелдылар... Спорт уеннары, физик культура инструкторы, Салихова Регина Олег кызы җитәкчелегендә узды.Балалар бакчасының спорт мәйданчыгы балаларның күңелле тавышлары белән тулды, чөнки анда аларга гадәти булмаган сюрприз көтте: мульфильм персонажы Лунтик белән очрашу. Лунтик гадәти булмаган зарядка уздырды, кышкы спорт төрләре турында белемнәрен тикшерде.
Сегодня, 3 февраля, воспитанники старшей и подготовительной групп МБДОУ №4, вместе с родителями собрались на спортивный праздник “Зимние забавы”. Спортивные игры проходили под руководством инструктора физической культуры Салиховой Регины Олеговны. Спортивная площадка детского сада наполнилась веселыми детскими звуками, ведь там их ждал необычный сюрприз: встреча с персонажем мультфильма Лунтиком. Лунтик провел необычную зарядку, проверил их знания о зимних видах спорта.
-
Безнең армия көчле! 03.02.2023
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, "Актаныш катнаш төрдәге 6нчы санлы балалар бакчасы"ның мәктәпкә әзерлек логопед төркеме балалары белән "Безнең Армия көчле!" дигән темага презентация карадылар. Балалар Россия Кораллы Көчләренең гаскәр төрләре белән таныштылар. Презентация карау балаларда Ватаныбыз Армиясенең көче белән горурлану хисләре уятты.
В рамках месячника по патриотическому воспитанию дошкольников, в детском саду №6 с детьми подготовительной к школе логопедической группы поосмотрели презентацию на тему "Наша Армия сильна!" Дети познакомились с видами войск Вооруженных Сил России. Просмотр презентации вызвал у детей чувства гордости мощью Армии нашего Отечества.