Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Мәктәп директорларының район семинары 21.03.2024

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Укучыларның заманча компетенцияләрен формалаштыру ресурсы буларак «Үсеш ноктасы» үзәге» темасы астында мәктәп директорларының район семинары үтте.Мәктәп җитәкчеләре укучыларның проект эшчәнлекләре белән таныштылар, "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәге проекты кысаларында кайтарылган лабораторияләрне кулланып оештырылган биология, физика, химия фәннәре буенча ачык дәресләр, мастер-класслар карадылар.
-
Вебинар-практикум 20.03.2024

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева 2024 нче елның 19 мартында " Социаль-гуманитар белем бирү" үзәге тарафыннан оештырылган "Туган тел һәм әдәбиятны укытуга комплекслы якын килү" дип исемләнгән 4 сәгатьлек вебинар-практикумда катнашып, сертификатка ия булды.
-
Иҗади проектлар бәйгесе 20.03.2024

19 март көнне район күләмендә башлангыч сыйныф укучыларының иҗади проектлар бәйгесе үтте. 2-3 сыйныф укучылары үзләренең эзләнү эшләрен жюрига тәкъдим иттеләр. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 2 класс укучысы Айсылу Ибрагимова, 3 класс укучысы Сәйдә Нурлыгаянова катнаштылар. Укытучылары Айзирә Акмалова, Гөлия Кашапова.
-
"Туган телем-иркә гөлем" төбәкара фестиваль - конкурсы 16.03.2024

Мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлшат Әхмәтшәех кызы Шәрипова "Туган телем-иркә гөлем" төбәкара фестиваль - конкурсында катнашып дипломга ия булды. Котлыйбыз!
-
«Һөнәри дебют- 2024» район бәйгесе 14.03.2024

13 март көнне Актаныш технология техникумы базасында «Һөнәри дебют- 2024» район бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 9 класс укучылары Нуриева Ләйлә, Шәехова Алия, Миргаязов Марсель, Нуруллин Риналь, Хисматуллин Нургиз катнаштылар. Җитәкчеләре Вахитова З.Н., Тимеров И.М.
-
"Хәрби патриотик бию" бәйгесе 14.03.2024

Районда үткәрелгән "Хәрби патриотик бию" бәйгесендә мәктәпнең "Шатлык" бию ансамбле 1 урынга лаек булды. Җитәкчесе Шайхуллина Гөлсем Фәрит кызы. Котлыйбыз!
-
Татар теле укытучыларының район семинары 13.03.2024

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә узган татар теле укытучыларының район семинарында булып, осталык дәресләрендә катнашып кайтты.
-
«Минем гаилә: традицияләр һәм кыйммәтләр» районкүләм бәйге нәтиҗәсе 07.03.2024

Гаилә елы уңаеннан Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханәсе тарафыннан үткәрелгән «Минем гаилә: традицияләр һәм кыйммәтләр» дип аталган районкүләм әдәби викторина бәйгесендә Пучы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы катнашып I урын алды.Котлыйбыз!
-
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне! 07.03.2024

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затларны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!
Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,
Яшьлек кайта, җаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдә,
Кар астында чишмә уяна.
Ак бәхетләр теләп, кызыл талда
Елкылдыйлар көмеш бөреләр.
Котлы булсын матур язгы бәйрәм
Шатлык белән тулсын күңелләр! -
"Утыраек әле бүген кич" 06.03.2024

Кичә, ягъни 5 март көнне, 5-7нче класс җитәкчеләре әниләр белән "Утыраек әле бүген кич" исеме астында бик матур чара үткәрделәр. Уеннар бик кызыклы, ата-аналарны җәлеп итәрдәй оештырылган иде.







