Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Район семинары 09.10.2024

Бүген Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбендә татар теле укытучыларының район семинары узды. Әлеге чарада мәктәпнең татар теле укытучысы Зарима Әзһәм кызы 7 нче класс укучылары белән, Диләрә Фидаел кызы башлангыч класс укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. “Ләйсән ”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар белән берлектә “Могҗизалы төн” исемле театр күрсәтелде. Кунаклар дәресләрне һәм сәхнә әсәрен югары бәяләде, киләчәктә дә коллективка уңышлар теләделәр. Әлеге чарада мәктәбебезнең татар теле укытучысы Галимуллина Фәния Хаҗип кызы катнашты.
-
5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне 05.10.2024

Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
Иң гүзәл кеше икәнсез.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң галим кеше икәнсез.Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң сабыр кеше икәнсез.Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез —
Сез иң гадел кеше икәнсез!Фәнис Яруллин.
-
Рәхмәт хаты 05.10.2024

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Пучы урта мәктәбе математика укытучысы Нургалиева Ландыш Сәяф кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатына ия булды. Котлыйбыз!
-
1нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2024

Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.
Бәйрәм белән!
Яшәгез сез, мәңге яшь булып
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек , ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
-
Ярминкә / Ярмарка 01.10.2024

Мәктәп коллективы ярминкәдә.
Коллектив школы на ярмарке.
-
"Өлкәннәр көне" 01.10.2024

"Көмеш кыңгырау" газетасының 38нче санында мәктәбебез укучыларының Азалия Закирова(9кл.), Исламия Галиәхмәтова(9 кл.), Ильвина Сабирова(10кл.) "Өлкәннәр көне" уңаеннан шигъри юллары басылып чыкты. Укытучылары Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы. Афәрин! Укучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Спорт яңалыклары 30.09.2024

Татарстан Республикасының беренче Президенты, РФ Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына узган 25 нче – юбилей, төбәкара милли көрәш турниры ахырына якынлашты.
Яшьләр арасында иң мәртәбәле турнирда 400гә якын көрәшче көч сынады. Тик нинди генә бәйге булмасын, җиңүчеләр санаулы була.
Финал өлештә көрәш аеруча кискен барды. Егетләр гадел көрәш алып барып, лаеклы урыннар яуладылар.Шәмсиев Ильяс ( 8 нче сыйныф) - 1 нче урын
Кашапов Айрат ( 9 нчы сыйныф) - 2 нче урын яуладылар.
Актаныш районы командасы 3 нче урында.
Котлыйбыз!!! -
«Дневник безопасности школьника»/ «Укучының иминлек көндәлеге» 30.09.2024

30 сентября 2024 года ученики 5 класса нашей школы получили «Дневник безопасности школьника».
2024 нче елның 30 нчы сентябре көнне мәктәбебезнең 5 класс укучыларына “Укучының иминлек көндәлекләре” тапшырылды.
-
"Көмеш кыңгырау" газетасында укучыларыбыз иҗаты 30.09.2024

"Көмеш кыңгырау" газетасының 38нче санында 7А класс укучысы Габделкәрим Хафаевның "Күңелдә калыр" шигыре басылып чыкты. Афәрин, Габделкәрим! Иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Пробный экзамен /Сынау имтиханы 26.09.2024

25 сентября в школе прошёл первый пробный экзамен по русскому языку. Пожелаем удачи выпускникам в их нелёгком испытании.
25 сентябрьдә мәктәптә рус теленнән беренче сынау имтиханы үтте. Чыгарылыш сыйныф укучыларына авыр сынауларында уңышлар телик.







