Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 233учащихся |
У нас учат: | 25 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Башлангыч классларда "Әниләр бәйрәме"
22.11.2023
Бүген 2 нче һәм 4 нче класс укучылары һәм әниләре катнашында "Әниемнең җылы кочагы"дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Укучылар әниләргә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр,ә әниләр бик теләп уеннарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында укучылар кулдан ясалган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Рус теле атналыгы
21.11.2023
Мәктәптә рус теле атналыгына старт бирелде. Башлангыч классларда "Матур язу" бәйгесе үтте.
-
Мәктәп китапханәсе
20.11.2023
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 20 ноябрь көнне мәктәп китапханәсендә “Аналарга мәңгелек дан” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Рәхим итегез!
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезне чын күңелдән шушы җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбриклибез.
Күңелегездә сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә - яз яме.
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын әни бәйрәме!
-
Итоги олимпиады по русской литературе
17.11.2023
Поздравляем призёров муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по русской литературе:
Хабутдинова Зухра (7 класс), учитель Хоснетдинова Рузана Робертовна;
Сафина Айгуль (8А класс), учитель Хоснетдинова Рузана Робертовна;
Исламова Алина (11 класс), учитель Шарифуллина Ангелина Вячеславовна.
-
«Көмеш кыңгырау» да язалар
17.11.2023
«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының 2023 ел 14 октябрь көнне басылып чыккан 40 номерлы санында безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Ләйлә Нуриева турында мәкалә басылып чыкты. Афәрин,Ләйлә!
-
Профилактик чара
16.11.2023
Пучы мәктәбе укучылары бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу акциясенә кушылдылар.
-
Ярминкә
15.11.2023
«Көзге игелек атнасы — 2023" кысаларында Пучы урта мәктәбендэ «безнең кулларда яхшылык"дип аталган ярминкә уздырылды. «Көзге яхшылык атнасы» Бөтенроссия акциясе — игелекле һәм файдалы нәрсә эшләргә, яхшылык төшенчәсенең әһәмиятен арттырырга тагын бер искиткеч мөмкинлек. Укучылар, ата-аналар, мәктәп хезмәткәрләре дә читтә калмады . МХО да катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан хәйрия ярминкәсе оештырылды. Барлык сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре әлеге чарада зур теләк белән катнаштылар. Барлык укучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне житкерәбез!
-
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы
13.11.2023
11 ноябрь көнне «Иман» спорткомплексында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы уеннары узды. Бөтенроссия турнирының муниципаль этабында мәктәпнең кызлар һәм егетләр командасы көчләрен сынады.
Нәтиҗәләр буенча кызлар командасы 3, егетләр командасы 4 урынны яулады Котлыйбыз!
-
Спорт яңалыклары
11.11.2023
10 ноябрь көнне Азнакай шәһәрендә Солтанов Инсаф Сәет улы истәлегенә уздырылган Х Республикакүләм көрәш ярышында призлы урыннар яулаган укучылар :
Салихов Фаяз - 1 нче урын
Мухаметов Рәзил - 2
Шәмсиев Ильяс - 2
Хөснетдинов Рөстәм - 4
Шәйхетдинов Сәид - 4
Остазлары-Әнис Садри. Котлыйбыз,молодцы!!! -
Тарих фәненнән олимпиада нәтиҗәләре билгеле
11.11.2023
Бу атнада Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы башланды. 9 ноябрь көнне тарих фәненнән олимпиада узды, мәктәбебезнең 9 класс укучысы Закирова Эльвина призер булды. Укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!