Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
#МойГеройМояСемья акциясе 09.05.2024

Пучы урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Кашапова Лилия (Җитәкчесе Муллагалиева Г.К.) #МойГеройМояСемья акциясенә кушыла.
Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик тирән һәм куркыныч. Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган гына, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Сугыш ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме балаларны ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш сүзен ишетүгә үк күз алдында янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.
Әтиемнең бабасы — Кашапов Әнвәр Кашап улы 1906 елда Усы авылында, гади крестьян гаиләсендә туып үсә. Үсеп җиткәч, шушы авылның Гыйләҗетдин кызы Гөлҗамал белән тормыш коралар. Сугышка кадәр ике кызлары туа. Алар колхозда эшлиләр. 1941 елда сугыш башлангач, Әнвәр бабамны сугышка алалар. Ул каты сугышларда катнашып, Курский дугасындагы сугышта каты яраланып, госпитальдә дәвалана. 1943 елда кире авылга кайта. Ул икенче группа сугыш инвалиды була. Сугыштан кайткач, тагын бер кызлары туа. Әби кыр эшләрендә эшли, бабам дәүләткә ат белән икмәк, йомырка ташый. 1950 елда уллары — минем бабам туа. 1972 елда әтием туганда бабам инде пенсиядә була. Ул әтиемне кечкенәдән үк эшкә өйрәтә. 1987 елда Усы авылында вафат була.
Хәзерге көндә дә куркыныч сугышлар бара. Безне саклаган солдатларыбызны без хөрмәт итергә тиешбез. Чөнки илебезне саклау һәрбер кеше өчен изге бурыч булып тора. -
#МойГеройМояСемья акциясе 08.05.2024

Пучы урта гомуми белем биру мәктәбенең 5нче Б классы укучысы Шәйхетдинов Сәид ( Җитәкчесе Шәрипова Г.Ә.) #МойГеройМояСемья акциясендә катнаша.
-
Митинг 08.05.2024

Бүген мәктәп укучылары Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап җирлектә оештырылган митингта катнаштылар.
Җиңү көне
Батыр солдат булып таш һәйкәлләр
Баскан бүген мәйдан түренә.
Җиңү көне килеп җиткән саен,
Күпме күз яшьләре түгелә.
Җиңү көне җиңел килмәде ул,
Ятып калды илнең уллары.
Алар хөрмәтенә байракларны
Күтәрәбез бүген югары.
Йөзләр, меңнәр, миллионнар булып,
Утка кергән Ватан солдаты.
Исемнәре җырга әйләнгән бит
Җиңү алып кайткан солдатның.
Ветераннар сафын барлый яшьләр,
Алмаш килә илне яратып.
Җиңү көнен каршы алабыз без,
Җиңү маршын горур яңгыратып
Гөлнур АЙЗАТ -
"Мәңгелек хәтер" 08.05.2024

9 класс укучылары белән Г.К. Муллагалиева "Мәңгелек хәтер" темасына класс сәгате үткәрде.
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы 07.05.2024

Бүген Актанышта яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы узды. Конкурста мәктәпнең «Бөркет» командасы җиңүче булды һәм кубок, велосипед белән бүләкләнде. Афәрин! Котлыйбыз! Команда Алабугада 21-24 май көннәрендә узачак республика конкурсында районыбыз данын яклаячак. Балаларга уңышлар теләп калабыз!
-
Спорт яңалыклары 06.05.2024

5 май көнне Баулы шәһәрендә Бөек Җиңунең 79 еллыгына багышланган республикакүләм көрәш ярышы узды. Көрәшче егетләребез әлеге турнирда призлы урыннар яулауга ирештеләр:
Рузибоев Умар - 2 урын;
Хөснетдинов Рөстәм - 2 урын;
Хаҗипов Зиннур - 3 урын.
Тренерлары - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. Афәрин! Котлыйбыз! -
Китапханә яңалыклары 02.05.2024

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан китапханәдә "Батырлар даны мәңгелек" китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителә. Рәхим итегез!
-
XIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 27.04.2024

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган "Без - Тукайлы халык" XIII Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының "Якташыбыз - милләт горурлыгы" секциясендә актив катнашкан Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы класс укучылары: Имамова Энҗе һәм Гилмуллина Әдилә Дипломга лаек булдылар. Җитәкчеләре Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы.
-
Габдулла Тукай- безнең йөрәкләрдә. 27.04.2024

26 апрель көнне 8 а, 8 б, 9, 10 классларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева җитәкчелегендә Тукай туган көн уңаеннан шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викториналар үткәрелде. Фотода - җиңүче укучылар. Афәрин!
-
"Җиңү диктанты" акциясе 27.04.2024

Кичә, ягъни 26 апрель көнне, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 класс укучылары "Җиңү диктанты" акциясенә кушылдылар..







