Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 224 учащихся |
У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Тукай иленә сәяхәт" 23.04.2024
Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Шул уңайдан китапханәдә "Тукай иленә сәяхәт" исеме астында китап күргәзмәсе эшли. Шулай ук 4нче класс укучылары белән китапханәче Гөлшат Хавил кызы "Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә" исеме астында китапханә дәресе уздырды. Укучылар шагыйрьнең күпсанлы китапларына күзәтү ясадылар, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Ике командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Китапханә дәресе "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
l Республикакүләм (ll төбәкара) фәнни-гамәли конференция 23.04.2024
Яр Чаллы шәһәре язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышланган l Республикакүләм (ll төбәкара) фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциядә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы 3 һәм 9 класс укучысы Нуриева Ләйлә катнашып, 1 урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Флешмоб 22.04.2024
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан китапханәче Гөлшат Хавил кызы атна дәвамында китап сөючеләр белән "Кулыма китап алам..." флешмобы уздыра. Китапханәгә рәхим итегез!
-
«Тотальный диктант»/ "Тоталь диктант" 22.04.2024
20 апреля наша школа присоединилась к Международной просветительской акции «Тотальный диктант».
20 апрель көнне безнең мәктәп “Тоталь диктант” халыкара мәгариф акциясенә кушылды.
-
Башлангыч сыйныф укытучыларының районара семинары 20.04.2024
19 нчы апрель көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының "Башлангыч сыйныфларда уку грамоталылыгын үстерү формалары" темасына районара семинар узды.
-
Шәүкәт Галиев премиясе 17.04.2024
Бүген Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче санлы гимназиясендә узган "Көмеш кыңгырау" дусларын җыя дип исемләнгән Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасында Пучы урта мәктәбенең 9 нчы класс укучылары Нуриева Ләйлә һәм Шәехова Алинә катнашып, кызыклы иҗатлары һәм "Көмеш кыңгырау" республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы белән даими хезмәттәшлекләре өчен Диплом һәм бүләкләргә лаек булдылар. Җитәкчеләре: Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы. Котлыйбыз!
-
Пятидневные сборы 16.04.2024
С 15 по 19 апреля в "Республиканском центре спортивно-патриотической и допризывной подготовки молодежи "Патриот" города Казани юноши 10 классов Актанышского района проходят пятидневные сборы.
На сборах юноши сдают нормативы ГТО, изучают тактическую подготовку, строевую подготовку и поедут на танковый полигон для учебных стрельб. -
"Школьная футбольная лига" 15.04.2024
Команда нашей школы заняла 2 место в муниципальном этапе соревнований по футболу "Школьная футбольная лига" среди команд общеобразовательных организаций. Поздравляем!
-
«Актаныш таңнары» газетасында язма 15.04.2024
«Актаныш таннары» газетасының 12 апрельдә чыккан 14 санында мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.К. Муллагалиеваның «Зур хөрмәткә ия мөгаллимә» дип аталган язмасы басылып чыкты.
-
Район башлыгы призына көрәш турниры 13.04.2024
Татарча көрәш буенча 12нче апрельдә Актаныш районы башлыгы призына көрәш турнирында Пучы мәктәбе командасы 2нче урын яулады. Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Хөснетдинов Рөстәм (4 сыйныф) - 1 урын
Шәмсиев Ильяс (7 сыйныф) - 1 урын
Мухаметов Рәзил (8 сыйныф) - 1 урын
Шәйхетдинов Сәид (5 сыйныф) - 2 урын
Вахитов Ислам (8 сыйныф) - 2 урын
Рузибоев Тимур (7 сыйныф) - 2 урын
Ахметов Илназ (10 сыйныф) - 2 урын
Амиров Самат (4 сыйныф) - 3 урын
Газизов Инсаф (8 сыйныф) - 3 урын
Кашапов Айрат (8 сыйныф) - 3 урын
Нурлыгаянов Радис (5 сыйныф) - махсус бүләккә ия булды. Котлыйбыз! Остазлары - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.