Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Мәңгелек хәтер" 08.05.2024

9 класс укучылары белән Г.К. Муллагалиева "Мәңгелек хәтер" темасына класс сәгате үткәрде.
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы 07.05.2024

Бүген Актанышта яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы узды. Конкурста мәктәпнең «Бөркет» командасы җиңүче булды һәм кубок, велосипед белән бүләкләнде. Афәрин! Котлыйбыз! Команда Алабугада 21-24 май көннәрендә узачак республика конкурсында районыбыз данын яклаячак. Балаларга уңышлар теләп калабыз!
-
Спорт яңалыклары 06.05.2024

5 май көнне Баулы шәһәрендә Бөек Җиңунең 79 еллыгына багышланган республикакүләм көрәш ярышы узды. Көрәшче егетләребез әлеге турнирда призлы урыннар яулауга ирештеләр:
Рузибоев Умар - 2 урын;
Хөснетдинов Рөстәм - 2 урын;
Хаҗипов Зиннур - 3 урын.
Тренерлары - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы. Афәрин! Котлыйбыз! -
Китапханә яңалыклары 02.05.2024

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан китапханәдә "Батырлар даны мәңгелек" китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителә. Рәхим итегез!
-
XIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 27.04.2024

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган "Без - Тукайлы халык" XIII Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының "Якташыбыз - милләт горурлыгы" секциясендә актив катнашкан Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы класс укучылары: Имамова Энҗе һәм Гилмуллина Әдилә Дипломга лаек булдылар. Җитәкчеләре Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы.
-
Габдулла Тукай- безнең йөрәкләрдә. 27.04.2024

26 апрель көнне 8 а, 8 б, 9, 10 классларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева җитәкчелегендә Тукай туган көн уңаеннан шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викториналар үткәрелде. Фотода - җиңүче укучылар. Афәрин!
-
"Җиңү диктанты" акциясе 27.04.2024

Кичә, ягъни 26 апрель көнне, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 класс укучылары "Җиңү диктанты" акциясенә кушылдылар..
-
Актаныш радиосында турыдан-туры эфир 26.04.2024

25 нче апрель көнне туган тел укытучысы Гөлназ Муллагалиева һәм укучысы Ләйлә Нуриева Актаныш радиосында турыдан-туры эфирга чакырылып, 1 сәгать дәвамында аралашып кайттылар.
Әлеге тапшыру кабат радио дулкыннарында 29.04 көнне 19.00 сәгатьтә яңгыраячак. Тыңларга онытмагыз! -
Проект яклау 25.04.2024

Бүген 9 класс укучылары мәктәп дирекциясе тарафыннан төзелгән комиссия алдында проект яклады. Барлык укучылар да ныклы әзерлек белән килгән, жюри тарафыннан эшләр югары бәяләнде. Билгеләр өлгергәнлек аттестатына төшә.
-
«Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале 24.04.2024

23 апрель көнне мәктәпнең яшь артистлары районда узган «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә чыгыш ясап кайтты.







