Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" 10.10.2022

"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе барышында гимназиябез китапханәсенә барысы 211 әдәби китап җыелды. Иң актив катнашучы сыйныфлар - 1а, 2в, 4а һәм 5а сыйныфлары. "Иң актив катнашучы" исеменә 6б сыйныф укучысы Гайнетдинов Илнур ия булды.
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" 10.10.2022

"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясендә 5В сыйныфы укучылары да актив катнашты.
-
Котлыйбыз! 10.10.2022

5А сыйныфы укучысы Адилә Харисова "Лето с книгой" төбәкара фотоконкурсында катнашып, III урын яулады. Сыйныф җитәкчесе - Рузилә Илдар кызы Гарипова. Молодец, Адилә!
-
Математика һәм информатика фәннәре атналыгы 10.10.2022

10-15 октябрь көннәрендә гимназиябездә математика һәм информатика фәннәре атналыгы үтә. Атна дәвамында төрле квест, бәйгеләр, уеннар үтәчәк.
-
"Just Dance Now" 08.10.2022

Гимназия-интернатта 10 сыйныф укучылары тарафыннан бик күңелле чара үткәрелде. "Just Dance Now" кушымтасына кушылып, укучылар үзләренең бию сәләтләрен ачтылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Җиңүчеләр: Дамир, Камилла, Азат, Булат, Раян, Раяна, Амалия. Тәрбиячеләре - Шәрифуллина Алия Вил кызы.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 08.10.2022

“Иң яхшы тормыш иминлеге нигезләре укытучысы” бөтенроссия бәйгесенең зона этабында районыбыз данын яклаган хезмәттәшебез - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы Актаныш район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 08.10.2022

Гимназиябездә директор урынбасары булып эшләгән Хәертдинова Глүзә Нурлыгаян кызы Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
-
Хәйрия акциясе 07.10.2022

6В сыйныф укучылары өлкәннәргә ярдәм - хәйрия акциясенә кушылды.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 07.10.2022

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында бүген "Авыл укытучысы - 2022" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Хезмәттәшебез Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова министр Илсур Гәрәй улы Һадиуллинның
Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. -
"Өлкәннәр ункөнлеге" 07.10.2022

2Б сыйныф укучылары кадерле дәү әти, дәү әниләрен котлап, рәсемнәр һәм кулдан төрле бизәк-открыткалар эшләделәр. Молодцы, балалар!
















